Бөтен кеше Айрат хәзрәт түгел шул

Бөтен кеше Айрат хәзрәт түгел шул

Гәҗитебезнең быелгы 19нчы октябрь санында («Б. Г». №42) Идрис хәзрәт Галәветдиновның «Айрат хәзрәткә ике әҗер» дип аталган язмасын укып, хәйран калдык. Күп кешеләрнең йортында Коръән юк, диелә анда. Чыннан да бу шулай. Без дә әйтәбез: «Һәр мөселманның йортында Коръән булырга тиеш һәм аның белән гамәл кылу өчен, тәфсире дә булсын», – дибез.

Язмада Коръәнне укырга һәм аның мәгънәсенә төшенергә бик күп мөмкинлекләр бар, диелә. Мин үзем авылда имам вазыйфасын башкарам. 230 хуҗалыклы авылдан 10 кеше мәчеткә йөри. Аларның да күпчелеге 80не үткән, заманында 3-4 класс укыган, социализмда яшәгән картлар. Алар ничек итеп гарәп әлифбасын өйрәнсен, мәгънәсенә төшенүне әйтәсе дә юк! Чыннан да, авылда, мин мөселман түгел, диюче бармы икән? Ә намаз укучылар санаулы. Гарәп әлифбасын белүчеләр бармак белән генә санарлык. Кайда соң ул Идрис хәзрәт әйткән мәдрәсәләр? Кайда соң ул укытучылар? Алар булса да бик аз. Аңа калса, кайда соң анда укырдай кешеләре? Бу бит бер безнең авылда гына түгел, кая барсаң да шушы хәл. Дөрес итеп уку өчен, гарәп телен өйрәнегез, диелә. Без монда халыкны ничек намазга тартырга белмибез. Намаз укымаган татарда нинди гарәп телен өйрәнү булсын! Безнең авылда гарәп телен белүче бер кеше дә юк! Бу нәсихәт мәдрәсә, институтта укучылар өчен тиешледер, бәлки. Халыкның 80 проценттан артыгы гомерендә тәҗвид сүзен дә ишетеп карамаган. Язмада үрнәк итеп Айрат хәзрәт китерелә. Килешәсездер, һәркем Айрат хәзрәт кебек чит илләргә барып белем ала алмый. Айрат хәзрәт көне-төне гыйлем өйрәнә, диелә. Шул ук вакытта Идрис хәзрәткә сыер-сарык асраучылар ошамаган. Көне-төне гыйлем өйрәнсә дә, Айрат хәзрәт тә, Идрис хәзрәт үзе дә сөт эчәргә, ипи ашарга вакыт табадыр бит. Аның өчен кемдер малын да карарга, икмәген дә үстерергә тиеш буладыр. «Коръәнне аңламыйча уку – аракы эчеп исергән кешеләрнең укуына тиң», – дигән. Мондый чагыштыру кирәк түгел иде инде. Айрат хәзрәт тә хаталы укый, диелгән сүзләр бар. Айрат хәзрәт булып, Айрат хәзрәт тә хаталы укыгач, безнең ише надан халык ничек дөрес итеп укысын?! Гарәп телен белмәгән кеше мөселман була алмый, кебегрәк килеп чыккан. Мәчеткә йөрүчеләрнең күбесе нәкъ шулай аңлады.

Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, Ул тыйганнардан тыелып, иншәаллаһ, Аллаһы Тәгалә безне ташламас, дип, өметләнеп яшәсәк иде.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Бөтен кеше Айрат хәзрәт түгел шул, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии