- 21.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Бу хәл Башкортстанда була. Бер авылда балалары, оныклары әниләренең ашын үткәрә. Шушы көн әбинең улының да туган көне белән туры килә. Яшьләрнең әтиләрен дә котлыйсы, матур сүзләр әйтәсе килә, ләкин Коръән укыган йортта аракылы мәҗлесләр оештырырга күңелләре тартмый. Табынны ишек алдына коралар. Өстәл өсте төрледән-төрле нигъмәтләр белән тула.
Без хәзер бөтен нәрсәне фотога төшерергә яратабыз бит, бер онык та ишек алдына әзерләнгән табынны фотога төшерә. Соңыннан фотоны караса, имәнепләр китә: фотода өстәл өстендә бернәрсә дә юк, ә бер читтә – койма кырыена ак яулыклы, өстенә намаз күлмәге кигән әбиләре басып тора. Онык кабат-кабат төшереп карый, гел шул бер сурәт чыга – өстәл өсте буш, бер кырыйда әби моңаеп тора. Онык үз күзләренә үзе ышанмыйча, бу фотоны шундагы барлык кешегә күрсәтеп чыга. Барысының да Аллаһы Тәгаләнең могҗизасына исләре китә. Әйтерсең әби: «Балалар, мин үлмәдем. Сез мине күрмәсәгез дә, мин сезне күрәм, сезнең нинди гамәл кылганыгыз да Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм. Белегез, дөньяда булганнарга да, ахирәттәгеләргә дә аракы кирәкми. Мине искә алган өчен рәхмәт. Монда намазлы булу кирәк. Ахирәттәгеләрне көн дә дога кылып искә алу бик саваплы», – ди.
Нәгыймә САДЫЙКОВА,
Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии