- 21.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Бездә кайберәүләр бер селтәнүдә халыкны динле итмәкче. Алай булмый ул. Соңгы 75 елдагы режим халыкның дингә ышануын юкка чыгарырга теләде. Кызганыч, ләкин ул үз масатына ирешә язды. Һәм халык бүгенге көндә динебезнең асылын бөтенләй аңламаслык дәрәҗәгә җитте. Ләкин үсеп килүче яңа буында ышаныч бар. Мәдрәсәләр, дини югары уку йортлары ачылды. Күпчелек кеше өчен Ислам, әби-бабайлардан калган изге йолалар, гореф-гадәтләр җыентыгы гына. Әлбәттә, ул дингә хөрмәт белән карый: бәйрәмнәрен билгеләп үтә, мәчетләргә кереп сәдака бирә, дога кылдыра, исем кушканда, никах вакытында коръән укыта, машиналарына, муеннарына бөтиләр асып йөри, ишек өсләренә шамаилләр элә. Менә шулар барысы бергә, аныңча Ислам инде. Аллаһы Тәгаләне дә белми түгел: «бисмилла»ны да әйтә, «Аллага тапшырып» юлга чыга, «Аллага шөкер» дип, сөенә, «Аллам сакласын» дип үзен кисәтә. Әмма болар әби-бабайлардан теленә кереп калган, ә күңел түренә барып җитә алмаган. Болар халык арасында тиешле эш алып барылмавы турында сөйли. Мөселман үзенең иманын гамәл вә гыйбадәте белән ныгытырга тиеш. Ислам – тормыш рәвешебез булырга тиеш. Аны өлешләп түгел, ә тулысынча, бөтен килеш кенә кабул итеп була.
Казан.
ИСЛАМ – ТОРМЫШ РӘВЕШЕ ,
Комментарии