Дәверләрне тоташтыручы очрашу

Дәверләрне тоташтыручы очрашу

Менә икенче ел рәттән 12 октябрьдә Русия мөселманнары Татарстанның беренче Баш казые, танылган дин әһеле, исламият галиме хәзрәт Саматовның туган көне уңаеннан фәнни-гамәли конференциягә җыелды. Быел да ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында «Икенче Саматов укулары» дигән программа кысаларында үтте. Әлеге очрашу хәнәфи мәзһәбенең кыйммәтләре, совет чорыннан соң татарларда Исламның яңа тарихы, милләтебездә мөселман мәдәниятенең этник үзенчәлекләре кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрде, шушы хакта фикер алышу, фәнни нигезләүләр булды. Саматов укуларына килүчеләр быел да татар-мөселман дөньясында исеме яхшы таныш хәзрәтебезнең дини мирасы һәм халыкны дингә өндәү рәвеше, вәгазьләү алымнары, яшәү хаяте хакында бик җылы истәлек-хатирәләрен уртаклаштылар. Һәр чыгышта бүген дә хәзрәтнең эш-гамәлләре халык белән эшләүче дин әһелләренә үрнәк, яхшы өлге булып тора, дигән фикер кызыл җеп булып сузылды.

Узган ел киң җәмәгатьчелек хөрмәтле остазыбызның тууына 80 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. Бик матур, тарих өчен бик кирәкле традициягә нигез салынды. Юбилей уңаеннан, хәзрәтнең олы улы Таһир хәзрәт Саматов белән журналист «Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт» дигән тарихи-публицистик әзерләп чыгардылар. Гомере буе дин-исламны тараткан, милләтнең ислам дине тарихын берәмтекләп барлап, язып барган хәзрәт турындагы басманы тәкъдим итү булды. Моннан тыш, Г.Саматов исемендәге «Рухи мирас» бүләге булдырылып, ул Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинга тапшырылды. Дөрес, бүләкнең таныкламасы да, күкрәк билгесе, Дипломы да әзер түгел иде әле. Быел исә «Рухи мирас» медале – күкрәк билгесе һәм рәсми документы инде әзер: беренче бүләк иясе В.Яруллинга аларны мөфти Илдус хәзрәт Фәизов тапшырды. Быел исә бу мәртәбәле бүләккә остасы, балаларга мәктәпләрдә әдәп-әхлак нигезләрен укытуга башлап юл ярган, халыкны дингә тартуда бик күп алымнар уйлап тапкан Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев лаек булды.

Изображение удалено.

– Буыннар чылбыры өзеләм-өзеләм дип торганда Габделхак хәзрәт Саматов шушы чылбырны дәвам иттерүдә ифрат күп тырышлык куйды. Халыкны һидаятькә чакырды, бүлгәләнмәскә, фетнәләрдән ерак торырга өндәде, – диде залдагыларны сәламләгәннән соң Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов. – Аллаһы Тәгалә яңа бер форсат бирде. Без инде – сафлары бик сирәгәйгән, берән-сәрән генә калган хәзрәтләр белән очрашып, аларның вәгазьләрен тыңлаган, нәсихәтләрен алган буын. Дингә карата тискәре караш, атеизм чәчәк аткан шартларда да фикерле кешеләр хәзрәтнең гади генә мулла булмавын, дин гыйлемен тирәнтен белгән һәм аны бүгенге тормыш белән оста бәйләүче голамәләр затыннан булуын искәрттеләр.

Икенче Саматов укуларына ерак араларны якын итеп килгән Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовның, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир хәзрәт Кргановның, Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинның да чыгышлары үтемле, бүгенге вәзгыяткә кагылышлы фикерләргә бай булды.

Конференциядә «Имам Әбү Хәнифәнең илаһият мирасы. Дини экстремизмга каршы торуның актуальлеге», «Татар дин әһелләрендә милли үзенчәлекләр», «Татар халкында Ислам диненең һәм дин әһелләренең роле», «Курсави тәфсирендә татар дин тәгълиматы традицияләре» дигән темаларга докладлар тыңланды. Фәнни эзләнүләргә алынган яшь галимнәрнең быелгы чыгышлары да бергә тупланып, китап булып басылачак, тарихта калачак.

Беренче Саматов укуларында да чыгыш ясаучылар, хәзрәтнең рухи мирасын фәнни яктан өйрәнүчеләр күп иде. Аларның хезмәтләрен бергә туплап, быел нәзарәтнең уку-укыту һәм фән бүлеге «Иман» нәшриятында китап итеп бастырды һәм тәкъдим итте. Илаһият мирасы дип әйтерлек хезмәт дөнья күрде.

Гомере буе юлында булган һәм шуны тирә-ягындагыларга армый-талмый тараткан Габделхак хәзрәт Саматовның кулъязма мирасы тарихчылар, галимнәр тарафыннан җентекле өйрәнүне көтә. Кабатланмас шәхес буларак исламият тарихына кергән, бик күп вәгазьләр, китаплар язып калдырган Габделхак хәзрәтнең бөтен хезмәтләрен бергә туплаган китаплары дөнья күрергә тиеш. Моннан тыш, остазның хезмәтләреннән видео һәм аудио архив, кулъязмаларының электрон ресурсын булдыру проблемасы да өлгереп җитте. Дини уку йортларында да Г.Саматов мирасын өйрәнү максатыннан, уку-укыту программаларында диплом эшләре язу, фәнни хезмәтләр чыгару бик актуаль. Конференция резолюциясенә шушы теләк-тәкъдимнәр теркәлде.

Вәсилә РӘХИМОВА.

Дәверләрне тоташтыручы очрашу , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии