- 21.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Кайткан саен әни бер сүзне тукый: – «Безнең мәчет турында яз әле, кызым», – ди. Алланың барлыгына һәм берлегенә чын күңелемнән ышанам, ләкин Ислам кануннары буенча яшәмәгәнлектән, дини темага язарга шүрләтә. Гафу итмәслек хата җибәрермен кебек. Ә менә бүген, бисмилламны әйтеп, компьютер каршына килеп утырдым.
Сүзне бераз тарихтан башлыйм әле. Балачакның бер хатирәсе – әтинең әнисе Гөлбану әби намаз укый. Аның Коръән китабын күргәнем бар. Әби төп йортта яши, безгә еш кына кунакка чыга иде (алар елганың аргы ягында, шуңа күрә, аргыякка чыгабыз дип сөйләшәләр). Ул чакта өебез бер яклы гына. Мич артындагы почмакта тимер карават тора. Әби чыккач, бу урын аңа бирелә. Мичнең аш пешерү, су җылыту өчен тимере дә бар. Әби шунда Коръәнен куйган да оныткан. Бер вакытны өйгә төтен чыга башлады. Баксаң, китап яна икән. Әби ачуланды дисезме, юк, янган урыннарын чистартты да, ипләп кенә яулыгына төреп куйды. Ул чакта, Коръәне янгач, догаларны ничек укыр инде, дип әбине кызгандым. Бик тә динле гаиләдә үсеп, дин сабагы алган әбинең догаларны яттан беләдер, дигән уй башыма кереп тә карамаган. Олы апам белән абыйга да догалар өйрәткән ул. Ни кызганыч, миңа Гөлбану әби тәрбиясе алырга туры килмәде. Икенчедән, теләсәк-теләмәсәк тә, атеистлар булып үстек. Шөкер, бүген барысы да үзгәрде, теләгән һәркем дин сабаклары алып, Ислам кануннары буенча яши ала. Авылларда мәчетләр ачыла. Яшьләр дингә тартыла.
Безнең авылда да моннан берничә ел элек бик күркәм мәчет ачылды. Дөрес, аңарчы да мәчетебез бар иде. Авыл халкы көче белән заманында авыл Советы урнашкан бина мәчет итеп үзгәртелде, һәм анда дин дәресләре алып бара башладылар. Темадан бераз читләшеп булса да, шуны да әйтергә кирәк: авылдан берничә кеше район мәчетенә йөреп белем алды (шул исәптән, минем әни дә). Мәктәп балалары да мәчеткә йөри башлады.
Искегә тисәң – исең китәр, ди халык. Авылыбыз зур, ә мәчет кечкенә. Яңасы бик кирәк тә, ләкин аны төзер өчен зур акчалар таләп ителә шул. Алланың кодрәте киң, көннәрнең берсендә авылыбызда туып-үскән эшмәкәр Габделхәй Кәримов ике урам кисешкән урында мәчет салу тәкъдиме белән чыга. Бу кеше турында тәфсилләп сөйләп торуның кирәге юк, дип саныйм, чөнки, бердән, эшмәкәрләр арасында ул танылган кеше, икенчедән, минемчә, изге гамәлләрне дан өчен эшләмиләр. Озакламый мәчет буласы мәйданда төзелеш эше башлана. Дөрес, авыл халкы да көченнән һәм булдыра алганча ярдәм итә. Авылга шалтыраткан саен, телефон трубкасын йә әти, йә килен ала. Җавап бер: әни – мәчеттә. Әйе, төзелештә һәркемгә эш җитәрлек. Төзелеш чүп-чарыннан арындыру, җыештыру, юу эшләре, нигездә, авыл халкына йөкләнә дисәм дә, ялгыш булмас. Бердәм тотынгач, төзелеш эшләре алай озакка сузылмады кебек. Аллага шөкер, бүген гөрләп эшли. Ә иң сөендергәне – ул буш тормый, балалар да күп йөри. Илһамия һәм Габделхәй Кәримовлар авыз ачтырган көнне дә мәчеттә кеше шактый булуга карамастан, Илһамия: «Балалар аз килгән, башка елларны утырырга урын калмый иде бит», – дип, көрсенеп куйды.
Әйе, Кәримовлар мәчет хәлләре белән кызыксынып, ярдәм итеп тора. Авылның диндар картларын ел да Казанга сәяхәт кылдыра. Шуңа да, рәхмәтле авыл халкы аларга. Кылган яхшы гамәлләренең әҗерен күрергә язсын аларга.
Язмама нокта куйганчы, иске мәчет бинасының буш торуы турында әйтеп китим әле. Ә бит анда авыл халкына, шул исәптән, балаларга да дин сабаклары бирү класслары ачарга мөмкин булыр иде.
Түбән Кама шәһәре.
Авылга иман кайтты ,

Комментарии