- 21.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Намаз вакытлары алдында «сәхәр тәмам, иртәнге намаз» дигән графа, һәм шуннан соң «мәчетләрдә укыла» диелгәне бар. Намазга баскан бар кеше дә Коръән белән таныштыр, дип беләм мин. Бу ялган фал була түгелме икән? Монда бит ачык күз белән таң беленми, иртәнге намаздан соң да караңгы төшеп ала. Аннан соң гына чынлыкта таң беленә башлый. Урамга төн дә чыгып, сәгать тотып караганым бар – бу яктылык югала бит. Галимнәр ничектер приборлар белән исәпләп тапкандыр инде, ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.) гади күз белән караган. Мин шуңа бер дә төшенеп җитә алмыйм.
Нурания ГАЛИМОВА,
Тукай районы, Боерган авылы
Бу мәсьәләгә Чаллыдагы танылган имам Идрис хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН аңлатма бирде:
– Татарстанның Диния нәзарәте һәм күп кенә башка мөфтиятләр чыгарган календарьларда «сәхәр тәмам» дигән графа таң аткан вакытны билгели. Ураза тоткан көннәрдә таң аткач, белүебезчә, ашарга ярамый бит инде. Календарь төзүчеләр бераз гына ихтият та кылалар, ягъни сәхәр вакытын 30 минутка кадәр запас белән билгелиләр – кешенең уразасы чын булсын, азан әйткәнчегә кадәр ашап утырмасын, дигән сәбәпләр ята моның асылында. Ләкин азан бетүгә үк намаз укылмый бит, мәчеткә барып, тәһарәт алырга бераз вакыт та кирәк. Намазны өйдә кылган чакта да шул «мәчетләрдә укыла» дигән графага карасаң яхшырак. Минемчә, календарь чыгаручылар астына шундый аңлатма биреп тә язсалар, мөселманнарга күпкә җайлырак булыр иде. Календарьны ничек аңларга?,

Комментарии