Галәми көч

Галәми көч

Өч ахирәт, өч ялгыз хатын җыелганнар да чәй өстәле артында сөйләшеп утыралар.

– Сезнең уйлап караганыгыз бармы? – диде берсе, җиңелчә генә сүз алышып утыруны җитди якка борырга теләп. – Нигә без нәкъ менә шушы иргә кияүгә чыкканбыз? Югыйсә аңардан матурраклары, акыллыраклары да бар иде бит. Ә без аларның барысын да кире кактык. Артыбыздан карап калган егетләрне күрми дә узып китә идек.

…Һәм менә син чит шәһәрдә. Ялгызың гына театрга барасың. Бервакыт җилкәңдә кемнеңдер карашын сизеп сискәнеп китәсең. Син, егетләр яныннан керфекләреңне аска төшереп кенә узган кыз, бу юлы шунда ук әйләнеп карыйсың. Һәм, чыннан да, сиңа төбәлгән күзләрне күрәсең. Керфекләрең төшми, үзең үк беренче булып сүз башлыйсың. Кайдан шул кадәр кыюлык? Тынычлан, монда синең дә, әлеге егетнең дә бернинди катнашы юк. Сезнең очрашуны һәм танышуны икегездән туачак бала оештырды. Әйе, әйе! Син бит ул шәһәргә барырга җыенмый идең. Ләкин җитәкчең анда нәкъ менә сине җибәрде. Нигә икән? Кинога дип китеп барган җиреңнән син кинәт театрга таба борылдың. Монысын ничек аңлатырсың? Ә егет бу шәһәрдә үтеп барышлый гына иде, гомерендә беренче мәртәбә татар театрына килгән иде. Менә шулай, ахирәтләрем. Ә сез гомер буе аптырап яшәдегез: ничек шул кадәр очраклылыклар туры килеп, без таныша алдык икән, имеш. Әйтәм бит, туасы килгән бала сине үзенең булачак әтисенә шундый көч белән тартып китерә, моңа инде син берничек тә каршы тора алмыйсың.

– Шулай ул, баланың туасы килә икән, бөтен галәмнең көчләре җыелып килсә дә, комачаулый алмый, – диде, сүзне дәвам итеп, хатыннарның икенчесе. – Әллә нинди генә ел булды бу. Яз башында биш яшьлек оныгым авырып китте. Табиблар нәрсә икәнен белә алмый аптырады. Мәркәзгә алып бардык. Моңарчы бөтенләй башка чирдән дәвалаганнар булып чыкты. Ике ай шифаханәдә ятты. Ниһаять, терелүгә китте, төс керә башлады. Анысына куанып өлгермәдек, киявем аягын сындырды. Өч ай гипс белән йөрде. Кызым ике бала белән нәрсә эшләргә белми, чакыра да ала мине, чакыра да ала. Ә алар башка шәһәрдә яши. Барасың инде, ни хәл итәсең…

Көзгә барысы да җайланды бугай, җиңел сулап куйдык. Тик бер хәл: кызым йөккә узган икән. Ә алар, ике баланы кеше итсәк, бик җиткән инде дип, шул уйга күнегеп беткәннәр иде. Теге баланы калдырмаска булганнар. Мин әйтеп карадым да бит, Аллаһы Тәгалә биргәннән баш тартмыйлар, дип, алар сине тыңлыймыни. Аларга бит, ярдәмең кирәк икән – син кирәк; ярдәмең кирәкми икән – кысылма. Шулай түгелмени? Өстәвенә әле, кайчан ярдәмең кирәк, кайчан кирәкми икәнен дә үзең белергә тиеш. Юк, мин оныкларымны яратам, алар белән теләп утырам. Тик… Үз тормышыма кул селтәргәмени инде хәзер? Бәлки мин әле кияүгә чыгармын. Оныкларым әби дигәч тә, мич башында утырмыйм бит әле мин.

Бервакыт кызым шылтырата: «Әни, мин шифаханәдә. Курыкма, исән-саумын. Машинамны бәрдерделәр. Битемдә, тәнемдә җәрәхәтләр, зыянлы түгел. Син кил инде, әни, балалар янына», – ди.

Әй курыктым. Баргач, нәрсә булганын сөйләп бирделәр. Гаиләләре белән төялеп авылга кайтканнар. Кияүнең әти-әнисе янына. Әйләнеп килгәннәр. Әйберләрен бушатып, ире белән балаларын калдырган да карынындагы баланы алдырырга киткән кызым. Безнең шәһәргә киләсе булган. Ярты юлны уздым дигәндә, машинасын арттан кемдер бәрдергән. Берничә тапкыр әйләнеп, юл буе чокырына барып төшкән. Машина төзәтеп булмаслык дәрәҗәдә изелгән. Кызым утырган урын гына зыян-зарарсыз. Башка утыргычларда кеше булса, исән каласы булмаган. Куркынычсызлык мендәре ачылмаган, ярый әле каеш беркетелгән булган. Карынындагы бала исән-сау…

– Баланы калдырырга булдылар инде, – диде хатын, йомшак елмаеп. – Менә бит, Хак Тәгаләнең эшләре… Кызым әйтә: «Бала мине үлемнән коткарды, ничек инде мин аны үтерәм?» – ди.

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии