Чебен ни өчен язын терелә?

Чебен ни өчен язын терелә?

Күзгә күренеп табигать яшелләнә. Тирә-якта хуш ис аңкый. Әле кичә генә саз ерып йөрсәк, бүген аяк астында гөлләр чәчәк ата. Таң беленгәннән алып, кошлар үзләре генә аңлаган телдә сайрый. Табигатьнең шулай могҗизалы терелүен күргәннән соң, һичшиксез монда бер Останың кулы уйнаганын күрәсең.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Күкләрнең вә җирнең яратылышында, төн белән көннең чиратлашуында акылы сәламәт кеше өчен, чынлап та, гыйбрәт бирүче дәлилләр бар» (Коръән, 3:190).

Шушы ел фасылларының алмашынуында Аллаһ зур хикмәт салган. Дөньядагы шул матурлыкларга карап һәм сокланып, андагы бөтен әйбернең дә гармониядә, тәртиптә урнашуын күреп, Аллаһның нинди Бөек Зат икәненә тагын бер кат инанасың. Ә бу, үз чиратында, бер гыйбадәт булып тора.

Үзе бер могҗиза бит үлгән чебен, бөҗәкләрнең бүген терелеп чыгулары. Әле күзәтеп торсаң, шунысы да кызык, әйтерсең лә үзләре үз эшләре белән йөрүдән бер дә туктап тормаганнар, кыш буе чаба-чаба эшләгәннәр диярсең.

Кызганыч, бик күпләр дөньядагы әлеге үзгәрешләргә бер дә игътибар итми, ә бер гади күренеш итеп кенә кабул итәләр.

Аллаһ Коръәндә әйтә: «Күкләрдә, җирдә күпме дәлилләр бар, алар бу дәлилләрдән йөз чөереп китәләр» (Коръән, 12 :105).

Кешенең үзен генә алыйк. Аның да үз гомеренең язы, җәе, көзе һәм кышы бар. Яз ул – балалык чоры, җәй – үсмер чак, көз – җитлегү, кыш – үлем.

Әллә без язларда үлүдән соң терелүне күрмибезме? Әллә яз безгә дәрес алыр өчен бер форсат түгелме? Әллә яз Кыямәт көненә дәлил булып, яз көне орлыклардан үсемлекләр терелеп чыккан кебек, безнең дә терелүебезгә дәлил булып тормыймы? Моңа дәлил итеп Аллаһы Тәгалә әйтә: «Күктән яңгырлар яудырып, Аллаһ җансыз туфракны терелтте. Хактыр ки, монда тыңлый белгәннәр (мәгънәле сүзгә колак салганнар) өчен гыйбрәтләр бар» (Коръән, 16:65).

Бер мизгелгә генә тукталыйк та күккә, тирә-юнебезгә күз салып, акыллы башларыбыз белән фикерләп карыйк. Һәм чынлап та Аллаһның барлыгына бик күп ачык, төсле дәлилләр күреребез. Шушы табигать дигән зур сәхнәдә үз ролебезне табып, аны уңышлы башкарырга кошларның җыры да ярдәм итсен. Гомер кышларын язлар кебек матур каршы алырга язсын.

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА

Комментарии