- 21.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Республикабызда чыгучы бер газетада «Әүлия зина кыламы яки яныңа җен килгәне бармы?» дигән язмада: «Татар исламы тарихында егерме ел алтын чор булып алды. Күпме гүзәл вәгазьләр сөйләнде, күпме дин галимнәре, Коръән хафизлар күрдек. Меңнән артык мәчет төзелде, алар тулып торды. Күпме китап, Коръән таралды. Мәдрәсә шәкертләребезнең 3-4 елда туплаган белемнәре дә саф төпсез чишмә кебек…» – дип язылган иде.
Мин дә үз фикеремне язарга булдым.
Безнең илдә дини алтын вакыт булып алдымы икән соң? Матур, үтемле, аны тормышта кулланырлык, балаларны тәрбия кылырлык, намазга бастырырлык вәгазь сөйләүче дин галимнәребез, Коръән хафизларыбыз бармы соң безнең бүгенге көндә?
Матур сөйләп, көйләп укып, Коръәнне тәрҗемә итеп, галим дә, Коръән хафиз да булып булмый. Ә үткән гасыр татар дин галимнәребезнең дәреслекләре, гыйльми эшләре, Төркиядән кала, кайсы мәдрәсәләрдә укытыла, өйрәнелә соң?
Меңнән артык мәчет төзедек, кирәк идеме икән соң узыша-узыша зиннәтле мәчетләр кору? Мәчет бит эче тулы кешесе белән зиннәтле була. Ул мәчетләр өчен намазга сусаган кешеләр бармы соң (авыллардагы мәчетләр турында)? Бармы соң укымышлы муллаларыбыз? Кайчандыр укытучы, секретарь булып эшләгән, бер-ике дога өйрәнеп алган кеше халыкны мәчеткә тарта, кертә, динле итә аламы? Шулай да вакытында алар да ярап куйды.
Дин тотуыбыз да кеше тугач, исем куштыру һәм үлгәч, кәфенләп җирләү белән төгәлләнә. Минем күңелем гел дә яхшылыкта, гөнаһ эшләгәнем юк, сәдака биреп торам, дип акланып, аш-су мәҗлесе үткәреп, түбәтәй киеп, яулык бәйләп кенә мөселман булып булмый. Мәчетләр белән дә бит күп авылларда 80-85 яшьлек мулла, җирле үзидарә түгел, туганнар, кодалар идарә итә. Яшь мулла юк. Нигә азан әйтелә, ничек укыла – мөһим түгел, азмы-күпме сәдака керә бит.
Башлангыч белем алмыйча, урта белем алмыйча, югары белемгә ия булып булмый. Мәчетләр салганчы, халыкка башлангыч дин дәресләре биреп карарга кирәк булгандыр, ике катлы төземичә, шул акчага укытучы яллап була бит, чит телләр урынына гарәп теле укытылса, сары май өстенә бал булыр иде. Мәчетләрне яшәтер өчен күпме акча кирәген чиләнеп беткән мулла гына белә. Надан кеше мәчеткә бармый – ул ояла, намаз сүзләрен белми, вәгазьне аңламаячак, төзегән мәчетебез бикләнеп куелачак.
Вәгазьләрне дә өстән килгәнен көтеп түгел, күп иттереп китап рәвешендә таратырга, кайсын кулланырга икәнен вәгазьче үзе аңлый. Хәдисләргә таянып, дин галимебез Матруди юнәлешендә, аның мәзһәбендә, торган-яшәгән җиребездә халыкка кирәкле сүзләрне сөйләргә. Мәет җыйганда мөхтәсибтән кайчан вәгазь килер икән диеп торсак, үлгән кешебез колашасында әйләнеп ятачак.
Мәдрәсәләрдә укып чыккан шәкертләребезнең белемнәрен таратуны авылларда күрү икеле. Югары дини белем алган кеше авылга килми ул, ни өчен икәнен беләсез. Шул авылдан башлангыч дин белеме алган кеше булса, фани дөнья гыйлемле кешене, тормыш итәрлек, гаиләсен туендырырлык эше барны димләргә кирәк.
Әүлиягә килгәндә, бу риваятьне мин мәдрәсәдә укыганда, остазыбыз, икенче төрле итеп, шайтанны мактап түгел, олы гөнаһларга мисал иттереп китергән иде: намаз укымасак, Аллаһы Тәгаләдән курыкмасак, бисмилланы әйтмәсәк, сүгенеп кенә, шайтан янына шайтан килми инде ул.
Адәм баласына Аллаһы Тәгалә гамәл дәфтәренә аның гомер юлын гына язып куймый, аларны үтәр өчен ихтыяр көче дә бирә. Ихтыяр көчең нык булса, тәкъвалы булсак, безнең яныбызга бернинди дә җен-пәриләребез, шайтан үзе дә килә алмас. Инша Аллаһ.
Әдип хаҗи ШАКИРОВ.
Түбән Кама шәһәре.
Комментарии