Сукырлар һәм тинтәкләр булмыйк

«Безнең гәҗит»тән Арча үзәк мәчете имам хатыйбы Рәмис хәзрәт Гарифуллин язган «СЕКТАНТЛАРГА ЫШАНМАГЫЗ!« (№16, 24 апрель, 2013 ел) дигән мәкаләне укыгач, үземнән дә ачыклык кертеп язарга булдым. Әйе, ул агым барча урыс илендә дә киң таралган. Алар безнең районда да бик зур эш алып баралар. Берсендә хәтта район башлыгының өстәлендә дә аларның китабын күрдем. Ул китаплар бик матур һәм үзенә тартып торалар. Беренче карашка мөселманнар китабы дип тә уйларга мөмкин. Әмма бераз укыгач, аның христиан диненә таба юнәлеш алганын аңлыйсың. Белегез, мөселманнарга җанлы фоторәсемнәр төшергән китаплар чыгару ярамый, шуннан да бу китапларны танып була. Әйе, бу агым «иоговчы» дигән христиан диненең бер агымы. Христиан дине дә 72 агымга бүленгән. Әйдәгез, хәзер беркем дә игътибар итми торган һәм уйлап фикерләп карамый торган эшне тикшерик. Хикмәт нәрсәдә? Хәтерегездә булса, ахырзаманны көтеп, Рязан өлкәсенең урманнарында, подваллар казып, христиан диненең бер агымы ятуын табып алганнар иде. Изге кешеләргә тиңләп аларны телевизордан даими күрсәтеп тордылар. Аларга беркем дә кагылмады һәм көчләп полиция ярдәмендә куып та таратмадылар. Ә бәлки, табиблар аларны карап саклап тордылар. Бу булган дөрес факт. Кемнәр генә юк: массоннар дисеңме, сатанистлар дисеңме, скинхедлар дисеңме барысы да тамыр җәеп яшәп яталар. Аларны беркем эзләми дә һәм эзәрлекләми дә. Хәтта кабахәт ике ир-атка бер-берсенә зина кылуны дә яхшы гамәлгә чыгаралар, искитмәле бозыклык. Бу алар өчен гадәти күренеш, ә берәр мөселман хатын-кызы яулык бәйләп чыкса, бу катастрофа.

Хәзер Ислам динен карыйк. Барча уңайлыклары да булган өйдә яшәп ятучы Фәйзрахмановка ияргән һәм беркемгә дә бернинди дә зыяннары тимәгән мөселманнарны экстремистлар, террорчылар, дип ялган яла ягып, тар-мар китереп, балаларын тартып алып, үзләренә җинаять эшләре ачтылар. Кем боларны ялганга чыгара – ул адәми шайтан. Беркемгә дә зыяны тимәгән мөселманнарны «экстремистлар», «террористлар» дип атадылар. Нәтиҗәне үзегез ясап карагыз әле. Чынлыкта исә, урыс илендә ислам динен тарату һәм дәгъвәт кылуны тыйдылар. Барча дини китапларны да тыеп бетерделәр. Йөреп кара син христиан динен таратучы «иоговчылар» кебек, икенче көнне үк өеңә килеп тентү ясаячаклар һәм ялган яла ягып җинаять эше дә ачып куячаклар. Бу – хакыйкать. Ачыгыз күзегезне, тинтәк булмагыз, дөреслекне курыкмыйча языгыз, каферләр мөселманнарга ачыктан-ачык көрәш алып баралар бит. Алар моны яшермиләр, фәкать мөселманнар моны үзләре тели дип ялганлап эшлиләр. Чөнки бу эшләр күбесенчә динсез, икейөзле монафиклар кулы белән эшләнелә.

Моның мисалы: мөслимә хатын-кызларыбызның яулыкларына сәбәпсез яла ягып бәйләнүләре. Явыз Иван гаскәрендә дә, Казанны алганда, гаскәренең яртысы сатылган татарлардан торган. Коръән китабында «мөселманнар хак ислам динен ташлап, каферләргә ияргәннәренә чаклы каферләр мөселманнар белән көрәшүдән туктамаячак» дип, хак мөселманнарны кисәтеп калдырган. Шуңа күрә, алга таба эшләр җиңеләер дип уйламагыз, киресенчә, иманыбыз көчәйгән саен, сынаулары да авырая гына барачак. Каферләр мөселманнарның да аракы эчеп, зина кылып, урлап, бидгатькә чумып, ялганлап яшәүләрен телиләр. Бу факт. Менә шушыларны аңлатмыйлар һәм аңлатмаячаклар да, чөнки аңлаучы бик аз, аңлаганнары да күбесе куркып, ширек кылып ята. Курыкмагыз, безне бер үзе саклый. Сынауларсыз гына җәннәтләргә кереп булмый инде ул.

Изге теләкләр белән, хак мөселман кардәшегез

Артур МОРТАЗИН,

Нурлат районы.

Комментарии