Дога көче

Дога көче

Узган гасырның 60нчы еллары. Мин Мәскәү дәүләт педагогия институтында читтән торып укып йөрим. Җәйге чорда 45 көн сессиядә булам.

Чираттагы сәфәрем алдыннан әнием миңа, күршедә генә гомер итүче Ибраһим бабай белән Маһитап әбигә юл сәдакасы кертергә кушты. «Синең исән-имин йөреп кайтуыңа, имтиханнарыңны уңышлы тапшыруыңа алар да догада булырлар», – ди. Мин ул вакытта Тәкәнеш район комсомол комитетының беренче секретаре. Атеист. Яшьләрне комсомол сафына алганда иң мөһим сорауларның берсе, яшьләр берлегенә керүченең дингә мөнәсәбәте, Аллага ничек каравы хакында иде.

Ничек инде мин, гомерен шәригать кануннары нигезендә алып барган, биш вакыт намазын авыр елларда да калдырмаган картларга ияреп, кул күтәреп дога кылып утырырга, алар догасына ышанып өмет багларга тиеш? Шулай да, әнием сүзен хаклап, кирелегемне җиңеп, күршеләр бусагасын атлап кердем.

Биредә бөтенләй башка мохит. Байтактан бирле бу йортка кергәнем дә, аның хуҗалары белән аралашканым да булмады. Олыгайган күршеләрем. Икесе дә түр сәкедә ап-ак киемнән, байтак таушалган, өйдә тукылган җәймәдә, икесе ике почмакта тез чәнчеп утыралар. Исәнләшергә дә базмыйча, әллә нишләп киттем. Үземне әкияттәге кебек ниндидер бер хис урап алды.

Ике кулымны сузып, Ибраһим агага таба атлыйм. Ул да ике куллап миңа сузыла. Сәкесеннән төшеп аякларына киез каталарын эләктерә. Без күрешәбез. Ул арада Маһитап әби тамагын кырып ала, миңа күз төшерә.

Ибраһим агага йомышымны җиткерәм. Янәсе, иртәгә ерак юлга, Мәскәүгә сәфәргә кузгалам, мин йөреп кайтканчы исән-имин торыгыз! Кесәмнән әнием биреп керткән цейлон чәен һәм сәдакалык акчаны Ибраһим аганың кулына тоттырам. Ибраһим бабай сәке уртасында янып утырган куыксыз җиделе лампаны түргәрәк этеп куя, үзе сәке кырыена утыра һәм миңа да утырырга ишарәли. Озаклап укып дога кыла. Ходайга ялварып, иң каты бәгырьле кешеләрнең дә күңелен эретерлек теләкләр тели. Мин ике кулымны күкрәк биеклегендә күтәргән хәлдә, утырган урынымнан аерылып, үземне һавада күтәрелеп калган хәлдә тоям, әз генә кымшансам да бу искиткеч рәхәтлек – җиңеллекне югалтырмын шикелле. Ибраһим ага догасын тәмамлады һәм аркамнан кагып тагын бер кат миңа хәерле юл теләде: «Исән-имин йөр балам!» – диде. Күңелем йомшарып: «Мин кайтканчы исән-сау торыгыз», – диюдән кала бер ни дә әйтә алмадым.

Бу йортның бусагасыннан атлап чыкканда мин бөтенләй башка кеше идем инде. Гәүдәм җиңел, күңелем каядыр ашкына, хыялларым белән Мәскәүне генә түгел, ярты дөньяны очардай иде.

Инде киләсе елларда да күршеләремдә гомер кичерүче бу изге өлкәннәр белән элемтәне өзмәдем, ерак юллардан кайткач күчтәнәч, сәдакадан калдырмадым. Кыскасы, аларның дога-фатихасының көчен тоеп, шуңа ышанып яшәдем. Ул гына да түгел, аларның рухларын еш кына искә алып, күңелемнән: «Урыныгыз җәннәттә булсын!» – дип әле дә күңелемне сафландырам.

Азат ҺАДИЕВ,

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии