Юксынабыз сине, улым!

Хатыным Рәүфә белән икебез дә бер авыл кешеләре, якын идек. Кече яшьтән үк бер-беребезне белеп, күреп үстек. Яшәү рәвешебез дә күз алдында булды. Бер-беребезне сынап азапланмадык та. Ике генә тапкыр күрешеп сөйләштек тә өченче көнне алып та кайттым. Нур өстенә нур өстәп, дүрт балабыз туды. Без эштә булгач, аларны тәрбияләп үстерү әни белән әбигә күбрәк тиде. Балаларыбыз да акыллы, эшчән булып үсте. Барысы да мәктәп тәмамлады, төрле эшкә урнаштылар. Эшләрендә дә биткә кызыллык китермәделәр.

Еллар үз агымы белән үтә торды. Ике кызым да тормышка чыкты. Икесенә дүрт оныгым бар. Үз тормышларын үзләре күрә, читтә яшиләр. Ике улым да өйләнеп, тормыш корып җибәрде, үзләренә өй торгыздылар. Аларның өч кызлары бар. Ике улым да уңган тракторчы булды.

Җиде оныкларын да үстереп бетерә алмыйча, әти-әни якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашты. Тормышыбыз кителде. Без аларны соңгы юлга олылап озаттык. Аллаһы Тәгалә сынавын дәвам итте. Читтә яшәп ятучы ике абыем җир куенына иртәрәк керде. Хатыныма да ишелеп килде. Әнисе һәм бер ел тулгач, абыйсы белән энесе фаҗигале төстә үлеп киттеләр.

Кайгы безнең йорттан читләшкәндер дигән идем, тагын барып чыкмады. Матур гына яшәгәндә, хатыным шикәр авыруы белән авырып китте һәм көннәрнең берсендә мәңгелеккә күзен йомды. Бик авыр югалту иде бу минем өчен. Үлгәненә дүртенче ел китсә дә, әле дә аны оныта алмыйбыз, бер минут та истән чыкмый. Моның белән генә дә бетмәгән икән әле. 44 яшьлек тракторчы улым йөрәге туктап, кинәт үлеп китте. Берсеннән-берсе яшь ике кызы – ятим, сөеп тормыш иткән мәхәббәте калды. Миңа һаман түзәргә туры килә.

Улым Дилүс бик эшчән бала иде. Бар кешенең гозерен үтәргә тырышты. Шуңа күрә авыл халкы яратты да. Соңгы юлга озатырга да йөздән артык авылдаш, дуслары килгән иде.

Аның рухына күп дога укылды, җылы сүзләр әйтелде. Бала балдан татлы, диләр. Бик юксынабыз сине, улым! Аллаһы Тәгалә безгә зур түземлек бирсен дә, сиңа җәннәт ишекләрен киң ачсын!

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртиле авылы.

Күңелем сыкраганда

Керәсең төшләремә

(Зиннур абый бәете)

2008 елның 23 декабрендә иртәнге сәгать 6да Ютазы-Азнакай юлында туган авылы Карамалыдан Азнакайга эшкә барганда юл һәлакәтенә очрап, кадерле абыебыз Зиннур Габделхәй улы Рәшитов фаҗигале төстә вафат булды. Әлеге бәет аның рухына атап язылды.

Өч көн элек җыелыштык

Әниебезнең туган көненә.

Кунак булып, теләк теләп,

Бүләк иттек келәм өенә.

Илле алты яшем тулса да,

Әле яшәп туймадым.

Энем алган фатирларда

Кунак була алмадым.

Иртән эшкә киткән чакта

Әни мине көткәндер.

Әмма язмышларым мине

Әҗәл җиренә илткәндер.

Яраттым Миләүшәмне,

Шулай ук балаларны.

Бигрәк тә сөя идем

Кечкенә оныкларны.

Руслан кияү, Лилия кызым,

Китсәгез дә еракларга,

Онытмагыз, берүк, кайтыгыз

Каберемә дога кылырга.

Олы терәк булган идем

Хатыныма, балаларыма.

Ходай үзең сабырлык бир,

Исәнлек бир якыннарыма!

Азнакайга барган чакта

Минем юлдан үтәрсез.

Миңа сәлам бирер өчен

Сигнал биреп китәрсез.

Язмыш нигә кырыс икән,

Алып китте вакытсыз.

Туганнарым, сез яшәгез

Тату, тигез, кайгысыз.

Каберем ерак түгел минем –

Энем Айзат аяк очында.

Төшегездә кайтып китәрмен

Сагынулар кайнар чагында.

Сугымнарны суярсыз

Җыелып туган нигездә.

Тик мин генә була алмам

Сезнең янәшәгездә.

Әни, ашың пешеп чыккач,

Балаларың җыелыр.

Алар булып, мин булмагач,

Күз яшьләрең коелыр.

Барлык туганнары исеменнән – энесе Илгизәр РӘШИТОВ.

Кайтаваз

Динсезләр, мактанмагыз!

“БГ”ның 27 гыйнвар санында (2010 ел) “Зираттагы тынычлыкны кем бозды?” дигән язма чыкты. Укыганнан соң, миннән газетаны танышларым алып китте. Шуңа бу язманың авторын да, район-авылы исемен дә хәтерләп калмадым. Авылларына хат язып, рәхмәт әйтәсем килгән иде. Бу мәсьәләне бик дөрес күтәреп чыктылар. (Хөрмәтле Асия апа, исегезгә төшерәбез, әлеге язманың авторы Минзәлә районы Чулпан авылыннан Максуд Мөхәррәмов. Сезнең рәхмәт сүзләре, һичшиксез, аларга барып җитәр дип ышанып калабыз. – Ред.)

Газетаның 7 һәм 21 апрель саннарында бу язмага Тәнзилә Дәүлиева да үз фикерен белдерде. “Дөрес сүзгә җавап юк”, – дип язган ул. Әлфияне берәү дә рәнҗетмәде, ул үзенекен эшләде. Ә менә Әлфия, иң беренче, мөселман әрвахларын, шушы диндәге кешеләрне рәнҗетте.

Бакчадан арып кайткач, юынып, намаздан соң ук, иртә ятып йоклыйсы идем. Әмма газетаны укыгач, төне буе йоклый алмадым. Карасам, тагын Тәнзилә зиратларына рус кешесен күмгәннәре белән мактана. Әйдә, дәвам ит, тагын кайсы авылларыгыз зиратына рус күмдегез?

Бәлки, Виктор Григорьевичка исем кушып, никах укыгандыр, дигәнсең. “Бәлки” белән генә булмый шул ул. Аның әти-әнисе рус булган, үзен чукындырганнар икән, хәзер һич кенә дә итеп булмый. Ул рус, мөселман буласы килгәч, сөннәткә утырсын, мулламы яки башка кешеме, законлаштырып аңа мөселманча исем-фамилия бирсен иде. Шул очракта гына мөселман була алыр. Кяферләр турында олуг Коръәнебездә, аның тәфсирендә нәрсә диелгән? “Әлфиянең, бәлки, ахирәттә бергә буласы килгәндер”, – дигәнсең. Әллә син ахирәтне кяферләр йорты дип белдеңме? Ул рус мескен үзе дә риза булмагандыр. Аның туганнары, үлгәнен белгәч, белән алып китеп, үзләренчә күмәр иде. Шулай булган дәвердә дә аны Әлфиясе бирмәгәндер. Руска әйбәт микән соң ул мөселман зиратында? Юк инде, русның үз дине, үз урыны бар, татарның – үзенеке.

Мин дә Кама Тамагы районының Кече Салтык авылыннан. 18 яшемдә кияүгә чыктым. Шуннан бирле Казанда торам. Авылым белән дә, зиратыбыз белән дә мактана алам. Бездән 2 чакрым гына читтә Антоновка авылы бар. Гомер буе диярлек причалыбыз шунда булды. Башка рус авыллары да бар. Ярты авылдашым районда эшли. Кызларыбызның да руска барганы юк, егетләребез дә рус кызын алмый. Үзебезнең авылныкына да, тирә-яктагы башка зиратларга да руслар күмелгәне юк. Ул яктан синең кебек “мактана” алмыйм.

Тагын бер ягы бар. Имәнкискә – зур дини авыл, кешеләре дә бик әйбәт икән. Анда рус милләтеннән укытучы һәм тимерче гаиләсе яшәгән. Алар корбанын да чалган, ураза да тоткан, мәчеткә дә йөргән. Ярар, килешәм, паспортындагы исем-фамилияләре ничек иде соң? Язмагансың. Картлык көнендә мөселман буласы килгәч, ислам диненә тиешенчә күчсен иде.

Имеш, дөрес сүзгә җавап юк. Җавап бик күп ул. Әмма дөрес сүзгә түгел, ә дөрес түгел сүзгә.

Җитте, туктатыгыз болай язуны. Милләтебез язмышы кыл өстендә торган чакта һаман шул рус, дөресрәге, гомер буе татарны ашый. Ә сез, динсезләр, татар зиратына рус кешесен күмүегез белән мактанасыз.

70 яшемә җитеп, татар зиратына рус күмгәнне беренче ишетүем. Шуңа күрә миңа бик авыр булды. Гафу итегез.

Асия ДӘМИНОВА.

шәһәре.

Комментарии