Игътибар! Сәхәр белән ястү вакыты үзгәрә

Игътибар! Сәхәр белән ястү вакыты үзгәрә

Рамазан аенда намаз вакытлары белән кызыксынучылар арта. Чөнки ураза тотучылар елдан-ел арта, ә андыйларга бигрәк тә сәхәр белән ифтар вакытлары мөһим. Шуңа күрә ураза тотучыларга агымдагы елның 4нче маеннан сәхәр һәм ястү намазы вакыты үзгәрүен хәбәр итәбез. Аерма ике һәм бер сәгатькә якын. Ни өчен намаз вакыты шулай кискен үзгәрә? Моңа аптырап, редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр һаман да кимеми. Бу хакта намаз вакытларын төгәлрәк төзәттерүгә өлеш кертүчеләрнең берсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр Шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВтан сораштык.

ҺӘР НАМАЗНЫҢ ҮЗ ВАКЫТЫ

Билгеле булганча, һәр намазның үз вакыты бар һәм Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә намаз вакытларын Коръәни Кәримдә Үзе билгеләгән. Мәсәлән, «ән-Ниса» сүрәсенең 103нче аятендә: «Намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде», – диелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдисләрендә намаз вакытларын билгеләп күрсәтте, аны моңа Мигъраҗ кичәсеннән соң янына Җәбраил галәйһиссәлам килеп өйрәтте. Ә шәригать галимнәре намаз вакытларын билгеләүне болай аңлатты: иртәнге (1) намаз вакыты офыкта таң беленә башлагач, өйлә (2) намазы вакыты зәвәлдән соң, ягъни кояш иң биек югары ноктага җиткәч керә. Ә икенде вакыты керүе турында ике төрле фикер бар. Кайбер галимнәр бер шәүләдән соң ук дип әйтә, икенчеләре ике шәүләдән соң, ди. Шәүлә нәрсә ул? Көн уртасыннан соң кояш авыша башлагач, бер әйбернең шәүләсе ике тапкыр озыная. Зәвәл вакытында да күпмедер шәүлә булырга мөмкин, әмма икендене билгеләгәндә аңа өстәлә генә. Шул ике шәүләдән соң икенде (3) намазы вакыты керә һәм ул кояш баеганчыга кадәр дәвам итә. Бездә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча икенче мәшһүр фикер исәпкә алынып, икенде вакыты ике шәүләдән соң керә, без шуның белән гамәл кылабыз. Кояш баегач, ягъни кояшның түгәрәге күренми башлагач, ахшам (4) вакыты керә. Аннары кояш офыктан югала, башта кызыллык була, аннары ул җайлап кими, башта кызыллык, аннары аклык бетә, ястү намазы шәфәкъ беткәч керә. Гомумән, намаз вакытлары кояшның чыгуына, баюына һәм аның йөрешенә бәйле. Ул градуслар белән исәпләнелә. Моны мөселман астрономнары күп гасырлар элек исәпләгән инде.

НИ ӨЧЕН БЕЗДӘ МАЙДА НАМАЗ ВАКЫТЫ ҮЗГӘРӘ?

Бу безнең төбәк үзенчәлеге. Май ае җиткәч, ястү вакытындагы шәфәкъ һәм иртәнге вакыттагы таң аклыгы кушыла. Шул сәбәпле ястү һәм иртәнге намазларның кайчан кергәнлеген төгәл билгеләп булмый. Шуның өчен бу мәсьәлә күтәрелә дә. Ул элеккеге галимнәр тарафыннан да тикшерелгән, хәтта мөселман илләрендә яшәүче галимнәргә, сораулар биреп, бездән хатлар да язганнар, күп китапларда «Болгар җирендә ястү намазы ничек укыла» дигән сорау яктыртылган. Хәтта ястү намазы кермәгәч, аны укымаска дигән фикер дә яшәгән. Моның дөрес түгеллеген безнең татар-мөселман галимнәре, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани «Назурател хак», Габденнасыйр Курсави «Әл-иршад әл гыйбадәт» китапларында, шулай ук Муса Бигиев һәм башкалар, билгеләре күрелмәсә дә, биш вакыт укылырга тиеш, дип аңлаткан. Революциягә кадәр басылган календарьларга карасак, анда май аена җиткәч, иртәнге һәм ястү намаз вакыты бөтенләй күрсәтелмәгән – бушлык. Вакыты керми, дип язылган. Моны төрле мәхәллә үзенчә хәл иткәндер, дип уйлыйм, ул вакытта мәчет имамнары казый булып та саналган. Хәзер Голәмәләр Шурасы тарафыннан намаз вакытлары тикшерелде, расланды һәм 2014нче елдан гамәлдә.

ЭШ КАЙЧАН БАШЛАНДЫ

Бу сорауга үзем күптән игътибар итә идем. 2006нчы елда мәдрәсәне тәмамлаганда диплом эшемне дә, безнең җирлектә ястү намазын ничек укырга, дигән темага яздым. Госман хәзрәт Исхаков мөфти чагында, Голәмәлар Шурасына менә шушы мәсьәләне хәл итәргә кушты, эзләнүләр башланды. Вәлиулла хәзрәт Якупов, китапларга таянып, астрономнардан исәпләтеп, бер календарь чыгарды. Мөселман егетләре төрле авылларда кайчан кызыллык беткәнен, кайчан таң атканын теркәп барды, без календарь белән чагыштырып тордык, башка исәпләү программаларын да өйрәндек. Чагыштырып өйрәнә башлагач, күрдек: таң ату, борынгы мөселман астрономнары әйтеп калдырганга туры килә. Татарстан Диния нәзарәте вакытны башка нәзарәтләргә, Русиянең кайбер зур шәһәрләре өчен дә исәпләп, таратты. Алар да куллана.

МӘСЬӘЛӘ НИЧЕК ЧИШЕЛДЕ ЯКИ ӘСТЕРХАНЧА НАМАЗ

Галимнәр фикеренчә, берәр төбәктә шәфәкъ һәм таңны билгеләү мөмкин булмаганда, бу табигать күренешләре күренә торган иң якын урын алына. Безнең өчен ул – Әстерхан һәм 5нче майда бездә аклык тоташкач, намазны Әстерхан вакыты белән укый башлыйбыз. Әлеге килешү нигезендә, ястү намазы вакыты кояш баеганнан соң бер сәгать ярым узгач керә, ә иртәнге намаз вакыты кояш чыгарга ике сәгать кала керә. Әле апрель ахырына кадәр бездәге намаз вакыты кояш йөреше, астрономик хисап белән исәпләнелә, ә май башында үзгәреш башлана һәм якынча 8нче август тирәсенә кадәр дәвам итә. Мәсәлән, Казан өчен 5нче майдан үзгәрә башлый. Бу бидгать тә, яңалык та түгел. Мәшәкате, авырлыгы булыр, мөгаен. Монда бары тик игътибарлы булу гына сорала. Белгечләрнең уртак килешүе белән бу фикер дөрес дип табылды, шуңа күрә мөселманнарны аңа иярергә чакырам. Кыямәт көнендә җавап бирә торган әйберне, ягъни намазның вакытларын билгеләүне Диния нәзарәте үз өстенә алган икән, халыкның бу әйбергә таянырга хакы бар.

«СӘХӘР ТӘМАМ» ҺӘМ «ИРТӘНГЕ НАМАЗ»

Намаз вакыты календарьларында «иртәнге намаз» баганасы икегә бүленеп, «сәхәр тәмам» һәм «мәчеттә укыла» дип язылган. Моңа игътибарлы булсак иде. «Сәхәр тәмам» дигән билге ул иртәнге намаз вакыты керүен аңлата. Мәсәлән, 24нче апрельдә ураза тотучы мөселман 1:24 сәгатькә кадәр сәхәрен ашап бетерә һәм аннары аңа иртәнге намазын укырга ярый. «Мәчеттә укыла» дигән баганадагы вакытны көтеп тору мәҗбүри түгел. Өстәвенә, хәзер мәчетләребездә гыйбадәт кылынмаганлыктан, барыбер өйдә укыйбыз. Аллаһу Раббыбыздан барыбыз өчен дә Рамазан ае уразасын һәм биш вакыт гыйбадәтне дөрес итеп башкарырга насыйп итүен сорыйм!

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА әзерләде

Ураза тоту тәртибе

Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы:

Гарәпчә әйтелеше: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи Тәгалә. Әмиин».

Татарча укылышы: «Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».

Ният кешенең ураза тотуына йөрәге белән юнәлүеннән гыйбарәт. Башка гыйбадәтләрдәгечә уразада да ният әйтү шарт. Без, хәнәфиләр фикеренчә, ният уразаның шарты була, нигезе түгел. Гыйбадәтне гореф-гадәтләрдән аеру өчен, уразаны ниятсез тоту дөрес булмас. Югарыда әйтелгәнчә, кешенең ихлас күңелдән уразалы булуын белүе җитә. Тел белән әйтелгән ният шарт түгел. Ләкин тел белән дә ният әйтеп, күңелдәгене ныгыту мөһим.

Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога:

Гарәпчә әйтелеше: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».

Татарча әйтелеше: «Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Авыз ачканда хөрмә кабу да сөннәт гамәл.

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) намаз укыганчы өлгергән хөрмә белән авыз ача иде. Яңа өлгергән хөрмә тапмаса, кипкән хөрмә белән ифтар кыла иде. Анысы да булмаса, берничә йотым су эчә иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 21, №2356, 343 б.).

Ифтар вакытында әйтергә мөмкин башка догалар:

  1. Мөгаз Ибн Зүһрә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар кылганда: «Әй, Аллаһым! Синең өчен ураза тоттым һәм Синең ризыкларың белән авыз ачам», – дия торган булган (Әбү Дауд, «Сыйам», 22, №2358, 343 б.).
  2. Ибн Габбас сөйләп калдырган риваятьтә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар вакытында болай дога кылган: «Әй, Аллаһым! Синең өчен ураза тоттык. Ризыгың белән ифтар кылабыз. Бездән кабул ит, чөнки Син барысын да ишетәсең дә, беләсең дә» (Ибн Сүнни, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.).
  3. Әбүл Алийә (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Ифтар вакытында һәркем: «Барлык мактаулар Бөек һәм Җәзалаучы Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысын да күргән һәм барысын да белгән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысына да кодрәте җиткән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар үлеләрне терелтүче Аллаһы Тәгаләгә булсын», – дип дога кылса, барлык гөнаһларыннан арынып, анасының аны тудырган көндәге кебек саф калачак» (Абдулкадир-и Гәйлани, «Әл-Гунья», 1/335).

Мәгълүмат Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтыннан алынды

Рамазан аена намаз, сәхәр һәм ифтар вакытлары (Казан өчен)

(Казаннан читтәрәк вакыт башкача. Шуңа җирле мөхтәсибәттән ничә минут аерма булуын белешегез)

Изображение удалено.

Комментарии