«Исемнең мәгънәсе шәригатькә каршы килсә, мулла аны кушудан баш тарта ала»

«Исемнең мәгънәсе шәригатькә каршы килсә, мулла аны кушудан баш тарта ала»

Ничә ел инде исемемә бәйләнәләр, шуны әйтә алмыйча газапланалар. Яшермим, «Безнең гәҗит»кә шалтыратучылар арасында да миңа «Рәйсә», «Ләйсән», «Рәйлә» дип дәшүчеләр бар. Үпкәләмим, ияләнгән инде, әмма исемеңне алыштыр дип әйтүчеләр дә булмады түгел. Әйтелеше кыен, янәсе. Начар исем начар язмыштан да яманрак, дигән сүзләрне ишеткәнем бар, әмма бу исемнең мәгънәсенә карый. Аннары, ата-ана сайлаган һәм гомерлеккә дип кушылган исемне алыштырырга ярыймы соң? Ислам дине нинди исемнәрне тыя? Бу һәм башка сорауларны Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинга бирдек.

– Алмаз хәзрәт, балага тормышының ничәнче көнендә исем кушу хәерле?

– Исем кушу Мөхәммәд пәйгамбәр үзе үтәгән һәм өммәтенә өйрәтеп калдырган дини йолаларның берсе. Бу гамәлне бала тууның җиденче көнендә башкару сөннәт. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Һәрбер баланың иминлеге гакыйка корбанына бәйле. Бу корбан бала тууының җиденче көнендә аның исеменнән чалына, шул көнне аның чәче алына һәм исеме кушыла», – дип әйткән. Балага исемне иртәрәк кушу да рөхсәт ителә. Хәдисләрдә килгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) улы Ибраһим тугач, аңа җиденче көненә кадәр исем кушкан. Шулай ук кайбер сәхәбәләр балаларына исемне туган көнне үк яки берничә көн узгач кушканнар. Дин күзлегеннән караганда балага матур мәгънәле исем кушу ата-ана өстенә йөкләнгән бер бурыч булып тора. Шуңа күрә әти-әни бу мәсьәләгә җитди карарга тиешләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әти-әни өстендә баланың хакы өч: матур исем кушу, акыл кергәч Коръәнне өйрәтү һәм үсеп җиткәч өйләндерү», – дигән.

– Яңа туган балага бакыйлыкка күчкән әби-бабаларының исемен кушу рөхсәт ителәме?

– Шәригатьтә бу тыелмаган. Шуңа күрә аңа вафат булган әби-бабасының исемен кушу рөхсәт ителә.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди исемнәр кушарга тәкъдим иткән?

– Мөхәммәд пәйгамбәр исемнәрнең матур мәгънәгә ия булуына игътибар иткән. Бер хәдисендә ул: «Дөреслектә, сез Кыямәт көнендә үзегезнең һәм әтиләрегезнең исемнәре белән чакырылачаксыз. Шуңа күрә матур мәгънәле исемнәр сайлагыз», – дигән. Гайшә анабыз әйткәнчә, әгәр дә берәр кешенең исеме начар мәгънәгә ия булса, Аллаһның илчесе аны матур мәгънәле исемгә алмаштырган. Бервакытны ул Гасыя атлы хатынның исемен «матур», «күркәм» дигән мәгънәне аңлатучы «Җәмилә» исеменә үзгәрткән. Гарәп телендә «гасыя» буйсынмаучы, гөнаһ кылучы дип тәрҗемә ителә. Бу хәбәр Әбү Давыд хәдисләр җыентыгында килә. Бохариның «Әдәбү әл-муфрад» исемле хәдисләр җыентыгында язылганча, Мөхәммәд пәйгамбәр бер кешедән: «Синең исемең ничек?» дип сораган. Ул: «Минем исемем «Хәзен» (Кырыс, дорфа) дигән. Аллаһның илчесе аңа: «Юк, син «Сәхел» (Җиңел холыклы), – дип исемен үзгәрткән. Теге кеше: «Мин әтием кушкан исемне үзгәртмим», – дип җавап кайтарган. Әлеге хәдисне тапшыручының оныгы Сәгыйд ибен әл-Мүсәйиб: «Шуннан бирле безнең нәселдә дорфалык һәм кырыслык сыйфатының беткәне юк», – дигән. Димәк, исем кешенең тормышына да йогынты ясый.

Гали ибен Әбү Талиб: «Улым Хәсән тугач, мин аны Аллаһның илчесенә алып килдем», – дигән. Ул миннән: «Кая, оныгымны күрсәт әле. Син аңа нинди исем куштың?» – дип сорады. Мин Мөхәммәд пәйгамбәргә: «Улыма «Хәрб» (Сугыш) дигән исем куштым», – дидем. Ул: «Юк, ул Хәсән исемле була», – дигән. Гарәп телендә «хәсән» күркәм, матур дигән мәгънәне аңлата. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) Аллаһның исем-сыйфатларына «габде» – «кол», «бәндә» кисәкчәсе өстәлгән исемнәрне яраткан. Бер хәдисендә ул: «Дөреслектә, Аллаһ яраткан иң күркәм исемнәр «Габдуллаһ» (Аллаһның бәндәсе) һәм «Габдеррахмән» (Рәхимле Аллаһның бәндәсе)» дип әйткән. Бу хәдис Мөслим хәдисләр җыентыгында килә. Дин галимнәре аңлатуынча, иң хәерле исемнәргә пәйгамбәрләр, сәхәбәләр һәм мәгънәләре матур булган мөселман халыклары исемнәре керә.

– Мулла теге яки бу исемне кушудан баш тарта аламы? Андый очраклар булганы юкмы?

– Әгәр дә исемнең мәгънәсе шәригатькә каршы килсә, мулла андый исемне кушудан баш тарта ала. Үземнең андый очракларга юлыкканым булмады. Дин галимнәре аңлатуынча, балага Аллаһка һәм пәйгамбәрләргә генә хас исем-сыйфатларны кушарга ярамый. Мәсәлән: Рахмән (Бөтен җан иясенә рәхимле), әл-Халик (Юктан бар кылучы), Мүтәкәббир (Бөтен нәрсәдән өстен булучы), Расүлүллаһ (Аллаһның илчесе), Нәбиуллаһ (Аллаһның пәйгамбәре), Кәлимуллаһ (Аллаһ белән сөйләшүче). Шулай ук балага кайбер халыклар гыйбадәт кылган илаһларның исемнәрен кушарга ярамый. Мәсәлән: Зевс, Посейдон, Афродита, Гера, Артемида, Аполлон. «Габед» (кол) сүзен Аллаһның исемнәреннән башка затларның исемнәренә өстәп кушу да рөхсәт ителми. Мәсәлән, Габдеррасүл (Илченең колы), Габденнәби (Пәйгамбәрнең колы), Габделкәгъбә (Кәгбәнең колы), Габделгуззә (Гуззәнең колы). Моннан тыш Ислам диненә каршы көрәшүе яки бозык гамәлләр кылуы белән танылган адәмнәрнең исемнәрен яки башка дин әһелләренә хас булган исемнәрне әти-әниләр балаларына кушарга тиеш түгел. Чөнки андый исемнәр баланың күңелендә үсеп җиткәч шул кешеләргә охшау яки шул диннәргә иярү теләге уятырга мөмкин. Әгәр дә бер кеше баласына шундый исем кушса, аның үз милләтенә һәм диненә карата хөрмәте һәм мәхәббәте юк дигән сүз. Ул бу гамәле белән башка халыкларның һәм диннәрнең гадәтләрен өстен күргән була.

– Яши-яши исемнәреннән канәгать булмыйча, исем алыштыручылар да бар. Бу гөнаһмы?

– Әгәр дә берәр кешегә бала чагында кушылган исеме ошамаса, ул аны башка исемгә үзгәртә ала. Бу рөхсәт ителгән мөбәх гамәл. Иң мөһиме аның сайлаган исеме ислам диненә һәм үз милләтенә хас булырга тиеш.

– Яңа исем кеше язмышына йогынты ясыймы?

– Әйе, тик ни генә булмасын, исем алыштыру гына кешенең язмышын тулысынча үзгәртә алмый. Рәсүлебез (с.г.в.) үзе болай дигән: «Әгәр исем алыштырып кына язмышлары үзгәрә дип уйласалар, тизрәк тау күчәр иде».

– Кайсы очракта исем алыштыру рөхсәт ителә?

– Дингә каршы килгән очракта исемне үзгәртү ваҗиб – мәҗбүри була. Әгәр дә исем кешене артык зурлый һәм мактый торган мәгънәдә булса, ул вакытта аны үзгәртү мөстәхәб, ягъни хуплана. Әбү Һүрайра (р.г) исемле сәхәбә әйткән: «Бер хатынның исеме «изге» дигән мәгънәне аңлаткан «Бәрра» иде. Кешеләр аның турында: «Ул исеме белән үзе мактый» дип әйттеләр. Шуннан соң Аллаһның илчесе аны Зәйнәб исеменә үзгәртте». Ә мәгънәсе шәригатькә каршы килмәгән исемне башка исемгә үзгәртү мөбәх, ягъни рөхсәт ителә. Үзгәрткән очракта аңа гөнаһ булмый. Аллаһ Тәгалә әти-әниләргә яңа туган балаларына матур, мәгънәле күркәм исемнәр кушарга насыйп әйләсен. Амин!

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии