- 21.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №10 (17 март)
- Рубрика: Иманга юл
А.ШӘЙМӘРДӘНОВ
Казанның үзәгендә урнашкан “Нурулла” (“Печән базары”) мәчете киләсе атнадан җомга вәгазен рус телендә сөйләячәк. Бу сүзләрне узган җомгада мәчет имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев белдерде. Аның сүзләренчә, 11.45 минуттан 12.00гә кадәр – татарча, 12.00 дан соң җомганың төп вакытында русча вәгазь сөйләнәчәк.
Русия төбәкләрендә бу табигый күренешкә әверелеп барса да, Татарстан җирлегендә әле русча җомгалар бер-ике мәчеттә генә уза булса кирәк. Әле күптән түгел басылган аналитик белешмәдә дә “Нурулла” мәчете кара исемлеккә кергән иде. Анда “сәләфит” дин әһелләре хезмәт итә, дип белдерелде. Җәмәгатьчелек шок кичерә. Мәчетнең кинәт русча вәгазьгә күчүен күбрәк халык аңласын дип эшлиләр икән ләбаса. Кыскасы, киләсе җомганы көтик. Вәгазь нинди телдә сөйләнгәнен шунда хәбәр итәрбез.
(Теманың дәвамы киләсе санда)
А.ШӘЙМӘРДӘНОВ.
Күңелем сыкраганда
Шигырьләре калды истәлек булып
Кукмараның Өркеш авылында туып, гомер азагына чаклы район үзәгендә яшәгән абыебыз Васил Галиәхмәтов 2008 елның май аенда 66 яшендә арабыздан китеп барды. Аны югалту туганнары, якыннарына гына түгел, бөтен Кукмара халкына зур кайгы булды. Һәркем өчен киң күңелле, ярдәмчел кеше иде туганыбыз. Гомере буе шофер булып эшләгән Васил абыйны райондашларның күбесе таный, әйбәт белә, хөрмәт итә. Чөнки бәйрәмнәрдә, төрле очрашуларда, Сабантуйларда кулыннан тальян гармуны төшмәде аның. Теләсә нинди көйне өздереп уйный, үзе җырлый да иде. Ә балачактан гомер азагына кадәр язган шигырьләре без якыннарына зур истәлеге булып калды.
Хатыны Илсөя апа аның бер дәфтәрен миңа да бирде. “Васил абыеңның истәлеге итеп сакларсың”, – диде ул. Үзе шушы шигырьләрне укып, еш кына моңлана. Абхазиядә кайнар нокталарда хезмәт итүче уллары Илсурга юллаган сагынулы хатларын да Васил абыйның шигырь юллары белән бергә үреп яза. Газета укучыларга да аның иҗат җимешләренең кайберләрен юлларга булдым. Сагынып искә алуыбыз Васил абыйга дога булып барып ирешсен.
Рәнҗетмәгез аналарны!
Чит җирләргә китеп түгел,
Туган җирдән бәхет эзләгез.
“Бәхет эзлим”, – диеп чыгып китеп,
Ана йөрәкләрен өзмәгез.
Бала күңеле далада диләр,
Ана күңеле һәрчак балада.
Рәнҗетмәскә иде аналарны
Чыгып китеп йөреп далада.
Ана күңеле чиксез дәрья кебек,
Диңгез кебек бик тә киң бит ул.
Болыннарда җәелеп үсеп яткан
Матур чәчәкләргә тиң бит ул.
Сабыйның бит иң беренче
“Әни” диеп теле ачыла.
Әнием дип әйткән сүздән
Йөрәк әрнүләре басыла.
Гомер буе балам диеп яши,
Үзе авырлыклар күрсә дә.
Күзендәге яшен күрсәтми ул,
Күзләренә яшьләр тулса да.
“Бисмилла” дип башлыйк
“Бисмилла” дип пешсә,
Ризык була ләззәтле.
Ходайга да теләк телик,
Тоеп изге ләззәтне.
“Бисмилла” әйтеп ашыйк
Әниләр пешергән ашны.
Исән-имин алып йөрер
Юлда газиз башларны.
“Бисмилла” дип башласаң,
Эшләрең җиңел булыр.
Йортларыңа иман иңәр,
Ризыклар белән тулыр.
“Бисмилла” дип юлга чыгыйк,
Барыр җир якын булсын.
“Бисмилла” дип дога кылыйк,
Җанга рәхәтлек тулсын.
Васил Галиәхмәтов шигырьләрен Рәшит Шаһидуллин язып алды.
Кайтаваз
Дөньяви фәннәрне укыгыз!
Милләтебез язмышы хакында психолог Малик Сабирҗан белән аралашып сөйләшкән вакытларда безнең фикерләр шактый каршылыклы була иде. Менә “Безнең гәҗит”нең 5нче санында Айзат Шәймәрдәновның “Динебездә артистлар күбәеп китте” исемле язмасындагы Малик әфәнденең күп фикере белән килешәм.
Әйе, Ислам динендә артистлар күбәеп китте. Профессиональ гына түгел, ә “хәзрәт булгач, артистлана белү кирәк”, – дип үз алларына максат куеп, шул юнәлештә эш йөртүче артист-хәзрәтләр күп. Миңа кайбер хәзрәтләр: “Син, Рәсим хәзрәт, Коръәннән тормышка кагылышлы 10-15 аятьне яттан өйрән дә вәгазь сөйләгәндә шул аятьләрне кыстырып, гарәпчә әйтеп куй. Шулай итсәң, абруең артачак. Халык алдында гыйлемле булып күренә белү кирәк”, – дип акыллы киңәш биргәләделәр. Әмма Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Кешенең кылган гамәлен Аллаһы Тәгалә ниятенә карап бәяли”, – дигән хәдисен истән чыгармаган хәлдә, мондый “акыллы” киңәшне кабул итә алмадым. Чөнки минем ният халык алдында гыйлемле булып күренергә тырышу түгел, ә Аллаһы Тәгалә биргән гыйлемне булдыра алган чаклы халыкка җиткерү, аңлатырга тырышу.
Әмма бу эш ансат түгел. Чөнки җәмгыятебез, ягъни татар халкы артист-хәзрәтләрне күбрәк якын итә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, әлбәттә. 80 ел буе динсез дәүләттә яшәүне сәбәп итеп күрсәтергә һәм шуның белән үз өстебездән җаваплылыкны төшерергә телибез. Юк, төп сәбәп бу түгел. Әгәр алай булса, Пәйгамбәребез (с.г.в.) 23 ел эчендә балаларын тереләй җиргә күмгән һәм ничә йөз ел динсез яшәгән кыргый халыктан чәчәк аткан Ислам дәүләте төзи алмаган булыр иде. Күбесе әйтер: “Ул бит Пәйгамбәр (с.г.в.) булган, аңа Аллаһы Үзе ярдәм иткән”, – дип. Ә бит Аллаһы Тәгалә безгә дә ярдәм итә: “Миңа таба бер адым атласагыз, Мин сезгә ун адым атлыйм. Миңа каршы атлап килсәгез, Мин сезгә каршы йөгереп киләм”, – дип вәгъдә итеп тора. Юк шул, үзебезнең Аллаһы Тәгаләгә каршы барасыбыз килми.
Бүген татар халкында Ислам бары тик гореф-гадәтләр, төрле дини мәрәсимнәр үтәүдән гыйбарәт. Анда да шәригатьтә булмаган бидъгать гамәлләр өстенлек итә. Шуның өчен татар балалары төрле секталарга эләгеп харап була. Инде эчүчелек, наркомания, фахишәлек киң колач алды. Артист-хәзрәтләргә татар халкы, татар милләте булды ни дә, булмады ни – барыбер. Әгәр дә аларга милләткә хезмәт итәсе иде дисәң: “Исламда милләт юк”, – дип кенә җавап бирәләр. Шул ук вакытта: “Башка милләт халкының Ислам диненә кайтуына ничек карыйсыз?” – дигән сорауга: “Мондый хәлгә шатланып булмый, һәрберсе үз динен тотсын, ата-анасы динен ташламасын”, – дип куялар. Кызык килеп чыга: Исламда милләт юк, әмма Исламга башка милләт халкы килмәсен буламы… Мондый сүзләрне ихлас күңелдән мөселман булмаган кеше, ягъни Исламның нинди дин икәнен аңламаган кеше генә әйтә ала. Инде махсус мәдрәсәләрдә укыган кеше дә мөселман була алмагач, ничек итеп гади халык мөселман булсын да, ничек итеп төрле секталардан котылып кала алсын?! Ә бит махсус дини белем алгач, мөселманның, имамның вазифасы мәчеткә килгән картларны намаз укыту белән чикләнми. Ул туры юл таба алмаучыларга булышырга, татар балаларын төрле секталар тырнагыннан тартып алыр өчен, армый-талмый эшләргә тиеш.
Кызганыч, бүген армиягә поплар бара – имамнар юк, мәктәпләрдә христиан дине укытыла – мөселманнар бәхәсләшә, семинарияләрдә бөтен фәннәр дә укытыла, ә мәдрәсәдә: “Дөньяви фәннәр уку кирәк түгел”, – диләр. Фәннәрне дини һәм дөньявига бүлеп карау – мөселманнар өчен зур гөнаһ, бу безгә чит милләт һәм диннәрдән килеп керде.
Әгәр дә Аллаһы Тәгалә безгә бүләк итеп биргән акылны эшкә җигеп, уйлап карасак, фәннәрнең берсе генә дә дөньяви түгел. Әйтик, астрономия йолдызларны, күк җисемнәрен өйрәнә торган фән. Нәрсә, күк җисемнәрен кешеләр барлыкка китердеме әллә? Анатомия – бер тамчы оешкан каннан яралтылган кеше төзелешен өйрәнә торган фән. Әллә кеше үзеннән-үзе булдымы?
“Укы! Сине бер тамчы оешкан каннан барлыкка китергән Раббың исеме белән укы! Укы! Раббың – чиксез юмартлык иясе. Ул каләм белән язуны өйрәтүче. Кешегә элек мәгълүм булмаган нәрсәләрне өйрәтүче дә Ул” (96, 1-5).
Аллаһы Тәгалә кешене иң беренче иңдергән шушы аятьләрендә укырга, язарга, кеше төзелешен өйрәнергә чакыра. “Укыгыз, белмәгәннәрегезне сезгә Үзем белдерәм, әмма син укы, тырышлык куй”, – ди. Без Аллаһы Тәгаләнең шушы сүзләрен санга сукмыйча: “Юк, безгә дөньяви белем кирәк түгел”, – дип исламнан чыгып киткәнебезне сизми дә калабыз. Чөнки Коръәндә Аллаһы Тәгалә кешеләрне Ул яралткан бөтен нәрсәне дә өйрәнергә куша. Күкләрне, Җирне, Айны, Кояшны, диңгез-тауларны, җилне һәм яңгырны, үсемлек һәм тереклек дөньясын – барысын да өйрәнергә, укырга һәм гыйлем туплап, башкаларга өйрәтергә боера. Ә безнең артист-хәзрәтләр Аллаһы Тәгаләнең шул боерыгын кире кагып, дөньяви фәннәр кирәкми дип саный.
Ислам дине дә – Аллаһы Тәгалә өйрәнергә боерган фән. Әйе, астрономия, биология, анатомия, физика һәм химия кебек үк фән. Астрономия – галәмне, Ислам чын КЕШЕ булып яшәүне өйрәтә. Кешеләр бары тик изге гамәл генә кылырга тиеш. Шуның өчен мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең шушы фәннәренең берсен дә инкарь итмәсен иде. Берәү физика яисә химияне Аллаһы фәне түгел дисә, ул мөселман була алмый, хәтта намаз укып ураза тотса да.
Намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү һәм хаҗ кылу – мөселман кешесенең Аллаһы Тәгалә алдында үтәлергә тиешле бурычы. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга боерып болай ди: “Сез кешеләргә күбрәк игелек кылуда ярышыгыз!” (2.-148).
Кызганычка, бүген үзләрен мөселман дип йөртүче артист-хәзрәтләр чит ил машинасы алуда, коттедж салуда ярыша бугай. Кайберләре кешегә яла ягудан да чирканмый. Үзгәртеп корулар башланып, дин иреге булганга 24 ел вакыт узып китүгә карамастан, кешене кеше, мөселман булып яшәргә өйрәтә торган фән – Ислам дине һаман да ниндидер гореф-гадәт һәм дини мәрәсимнәр уздыра торган бер чара булып кала бирә.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА
Кайтаваз
Без хөкемдар түгел
“БГ”дагы “Зираттагы тынычлыкны кем бозды?” (3нче сан) дигән язманы укыгач, күңелемә авыр булды. Җавап итеп үз фикеремне язасым килде.
Күрше авылыбызда София Некратова исемле керәшен хатыны яшәде. Күп еллар Яңа Бүләк мәктәбендә балалар укытты. Ире Гриша үлгәч тә, авылдан китмәде. Балалары юк иде.
Еллар узды. Мин дә намазга бастым. София апа да мөселман хатыннары үтәгән бар йоланы да үтәде. Берәү: “Ике дин тота”, – бит дигәч, бер баруда бу хакта үзеннән сорадым. Ул миңа: “Нәгыймә сеңлем, миңа кеше сүзе кирәкми. Ислам диненең хаклыгын аңладым. Мин шул динне генә тотам”, – диде. Аны авыл халкы хөрмәт итте. Соңгы юлга да шушы авыл халкы зурлап озатты. Аны Яңа Бүләк зиратына җирләделәр.
Үзебезнең авылда Фәйзеләхәт абый керәшен хатыны Анна апа белән яшәде. Ул ирен бик хөрмәт итте. Балаларына мөселманча исем куштырды. Мәңгелеккә күзләрен йомгач, аны авылыбыз зиратының бер кырыена күмделәр.
Шуны әйтәсем килә: без хөкемдар түгел. Русларның да күбесенә чиркәүгә алып барып, исем кушылмаган. Инҗилдә дә тәре куярга, зиратта ризык ашарга, аракы эчеп утырырга кирәк дип язылмаган.
Виктор белән Әлфия дә тату гына яшәгәндер. Хатынын хөрмәт иткәндер. Аның начар кеше булмавы турында язмада да бәян ителгән. Димәк, аның яхшылыгы татар зиратына күмелү өчен җирлек булган һәм мәетне яңадан кузгатырга кирәкмидер. Туганнары да ризалашкан икән, безгә дә каршы килмәскә кирәктер.
Соңгы көнебезне, кайчан кайда үләсебезне беребез дә белми. Аллаһы Тәгаләнең үзенә тапшырыйк.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Комментарии