Ваемсыз булмасак иде

«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас». Ризаэтдин Фәхретдин.

Бүгенге көндә телебезнең бу аяныч хәлгә калуына без үзебез күбрәк гаепле. Аклану өчен гаепне Мәскәү шовинистларына сылтаган булабыз. Без XVI гасырда башка дәүләт тарафыннан яулап алынган, кол хәлендәге халык идек. Бүген XXI гасыр икәнлеген оныттык. Ә дөньяда цивилизация чоры туктап тормый. XX гасыр азагында Советлар Союзы таркалу сәбәпле мәскәүлеләр үзара мал бүлешкәндә безнең хакта онытып җибәргәннәр иде. Бу вакытларда татар милләтенең милли җанлы интеллигенциясе дә айнып, халыкны үзенең җитәкчеләреннән азатлык таләп итүне оештырды һәм аларның артыннан төртеп барып, халыкара таләпләргә туры китереп, моңа күп авырлыклар белән ирешелгән дә иде. Тик безнең үзебезнең түрәләребез дә «Алардан» күрмә мал бүлеш белән мавыгып китеп, матур сүзләр сөйләп ышандырып, халкыбызның парын чыгарды. Үзләренең гөнаһларын яшерү өчен, милләтебезнең ирешелгән уңышларын берәмләп парламент аша сатуны оештырдылар һәм шуның өчен «Алар» тарафыннан төрле ялтыравыклы тимер-томырдан торган тәтиләр белән бүләкләнеп, күңелләрен күрделәр.

Инде тагын да җитәкчеләребез үткән гасыр ахырында гаделлек белән бәйсезлек таләп итүне оештырган (әйдәп барган) Татар Иҗтимагый Үзәк (ТИҮ) урынына, үзләренә яраклаша торган Татар конгрессы төзеп, ТИҮ оешмасын Лобачевский урамындагы йортыннан К. Маркс урамындагы бинага күчерделәр. Ә аннан Сәетгалиев урамындагы йортның подвалына кудылар һәм аннан да куарга тотындылар. Аның әгъзаларына, төрлечә сәбәпләр табып, күп тапкырлар штрафлар салдылар. Ул гына җитмәде, ТИҮ оешмасын судка бирделәр, янәсе алар фетнә чыгаручы, Конституция нигезендә яшәргә теләүчеләр экстремистик оешма икән. Монда кемдер әле экстремист?

Шул ТИҮ оешмасы вәкилләре, алдан күрүчәнлек сәләте белән, түрәләребезгә үзенең фикерләрен белдереп килгән мөрәҗәгатьләренә вакытында колак салырга гына кирәк иде. ТИҮнең соңгы ике корылтайда күтәргән мәсьәләне тыңлап, мәчетләрдә вәгазьләрне татарча сөйләү дәүләт тарафыннан оештырылды. Әйбәт бит! Тик анда да бер кытыршы калды – өндәгәндә татар – ана телебез хакында, саклап һәм үстерү хакында да өстәү кирәк, диндә миллилек юк дип түгел. Мәчетләргә көньяк халык яшьләре дә күп йөри, алардан татар – көньяк халыклары ясыйсы иде, ягъни татар үзбәге, татар таджигы. Базарда эшләүчеләре татарча белә бит.

Киләчәктә бу системада яшәү тагын да авыр булачак. Шуның өчен мөрәҗәгатьләрне, яһүдләр сыман, шыпырт кына тормышка ашырасы иде үзебезгә.

Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты указы нигезендә 2021нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шулай ук Милли шурада да 2021нче ел «Татар милләте бердәмлеге елы» дип игълан ителде.

Соң югарыдан Сез шундый указлар – карарлар чыгарасыз икән, ни өчен ТИҮне судка бирәсез? Алар татар халкының телен, динен саклап, гаделлек өчен көрәшүче иң алда баручылардан калган оешма. Аяк чалмыйча бергә эшләргә һәм таркалмыйча яшәргә генә кирәк.

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та ата-аналар белән эшне җанландырырга, аларда ана теленә кызыксындыру уятырга да кирәк, ди. Бик әйбәт киңәш, ТИҮнең күптәнге теләге, тик халык, шул исәптән хәзерге әти-әни, әби-бабайлар «шайтан тартмасы» белән җенләнгәннәр (зомбилашканнар). Үзебезнең ТНВ каналы бар дибез, анда милли рухыбыз бик аз диярлек. Бер «Тәртип» радиосы бар инде. Газета-журнал, китапларны уку хакында әйткән дә юк. Менә кайда безнең эш.

Хәзер пандемия дигән сәбәп табып, мәктәпләргә якын да килер хәл юк. Шуның өчен әти-әниләрне әдәп-әхлак һәм башка күп чараларны буш торган клубларда оештырырга була.

Үткән гасыр ахырында милләтебезнең аңын уятып, татар мәктәп-гимназияләре ача алдык. Ә хәзер Ана телебезне законнар нигезендә, бер-беребезгә зыян ясамыйча саклап калып, киләчәк буынга тапшыру бурычы үзебезнең гаиләләребездән, үзебезнең мәктәп-гимназияләребездән тора, ягъни милли җаваплылыгыбыздан.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии