Коръән – канун

Коръән – канун

«Коръән белән гамәл кылмыйча, кяфер булган кешеләрне маллары һәм балалары Аллаһ газабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар» (Гимран сүрәсе, 10нчы аять, Ногмани тәфсире).

Кем ничек кабул иткәндер, мин газетадан коронавирус сүзен укыгач та, күңелемә «Коръән – канун» дип барып җитте. Канун – «права». Машина йөртер өчен права алмасак, үз белдегебез белән машинага утырып чыксак, кая булса да барып бәреләбез, харап булабыз.

Тормыш юлына аяк басканчы, гаилә корганчы барыбызга да канун өйрәнергә кирәк. Коръән, ислам дине начарлыкка өйрәтми. Коръән белән гамәл кылганнарга чирдән ничек сакланырга, ничек матур итеп тормыш итәргә икәнен өйрәтә. «Тәхкыйк кешеләрдән һәм җеннәрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның акыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар – гыйбрәтне күрмиләр, аларның колаклары бар – Аллаһ сүзләрен ишетмиләр. Болар хайван кебекләр, бәлки хайваннарга караганда да файда белән зарарны аера алмауда гакылсызлардыр. Чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар» (Әгъраф сүрәсе, 179нчы аять, Ногмани тәфсире). Әгәр бер-беребезне Коръән белән гамәл кылырга өндәмәсәк, авыр хәлдә калачакбыз. Чир моның белән генә бетми.

Аллаһы Тәгалә безнең гамәлләребезне күзәтеп тора. Безне сыный. Чир дә Аллаһы Тәгаләнең сынавы. «Шифаны, намаз укып, миннән сорагыз, бу авырулар үзегезнең гөнаһларыгыз өчен, тәүбә кылыгыз», – дигән.

Йөрәккә – «Аллаһ», үпкәләргә «Лә иләһә илләллаһу» дип язылган, моны галимнәр инде раслаган, ә җан мәңгелек. Җан Раббысыннан башка тора алмый. Тәнне сау-сәламәт саклау өчен ашыйбыз-эчәбез. Җан да ашарга сорый, аңа дога кирәк. Без Коръән укыганда сулышыбызны тирән итеп алып, әкрен генә чыгарабыз. Кайсыбер җирендә тын борынга китә. Үпкәләр ничә тапкыр тирән сулыш белән шифа ала. Намаз укырга әзерләнгәнче тәһарәт алабыз. Көнгә биш тапкыр борынга су җибәреп, сафландырабыз. Коръәннең, намазның шифасын сөйләп бетерә торган түгел. Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман байлыгы бирсен, үзе яраткан бәндәләренең күңел пәрдәсен ачсын. Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоеп, дөньяда – дөнья рәхәте, ахирәттә җәннәт бакчасында очрашып, бер-беребезне җәннәтле булуыбыз белән котларга язсын.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии