«Татарлар Коръән укуда калыша әле»

Узган атнада Мәскәүдә XXI халыкара Коръән укучылар конкурсы үтте. Конкурс тарихында беренче тапкыр анда русияле, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты карамагындагы көллиятне тәмамлаган Айәмиддин Фәрхетдин җиңде.
Айәмиддин сайлап алу туры барышында Русия исеменнән чыгыш ясау хокукына ия була, анда Русиянең иң яхшы 12 укучысы катнаша. 6 яшендә үк ул Коръәнне ятлый башлый, ә 10 яшендә аны тулысынча өйрәнеп бетә, шуннан соң берничә тапкыр профессиональ конкурсларда катнаша һәм җиңү яулый. Бүген безнең герой Мәдинәдәге Ислам университетында укый. Ул рус, таҗик, гарәп һәм инглиз телләрен яхшы белә.
Егет милләте буенча – таҗик. Тула өлкәсендә үскән, әмма хәзер гаиләсе Татарстан башкаласында яши. Ул үзе дә Казанга еш кайта. Әйтик, 5нче ноябрьдә Казанда мәдрәсәләр арасында Коръән укучылар конкурсы узды. Айәмиддин анда жюри әгъзасы булган. 
– Аның уңышына чын күңелдән сөенәм. Бик талантлы егет. Яхшы белгеч тә. Татарлар арасында андыйларның булмавы бик кызганыч. Урта Азия бу өлкәдә безне уза шул, аларның тавышлары да яхшырак, Коръән текстын да яхшырак кабул итәләр. Айәмиддин хәзер Казанда яши, шуңа күрә конкурста безнең шәһәрне тәкъдим итте, – дип уртаклашкан үзенең социаль челтәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
«Бизнес Онлайн»га исә егетнең үзе белән әңгәмә кору бәхете дә тәтегән. Шуны сезгә дә тәкъдим итик.
– Айәмиддин, сезне җиңүегез белән котлыйбыз. Сезне Казанда яши дип язалар, бу шулаймы? 
– Мин Таҗикстанда тудым, анда Коръәнне ятладым, бу якынча 13-14 ел элек иде, аннары безнең гаилә Тулага күченде, анда мәктәпне тәмамладым. Инде биш ел Казанда яшим, биредә Тимирясов исемендәге Казан инновацион институты көллиятен тәмамладым, анда юристлыкка укыдым.
– Быелгы Мәскәү конкурсына ничек эләктегез?
– Бездә финалист һәм бөтенрусия конкурслары призерлары катнашында Бөтенрусия сайлап алу конкурсы булды. Алар арасында Русияне Мәскәүдә тәкъдим итәр өчен берәүне сайладылар. Мин, Аллаһка шөкер, җиңүче булдым.
Татарстанда мин үз вакытында Бөтенрусия Коръән укучылар конкурсында катнаштым. Ялгышмасам, бу 2019нчы елда Болгарда булды, анда да җиңү яуладым. 
– Хәзер кайда укыйсыз?
– РФ мөфтие юлламасы белән Согуд Гарәбстанында Мәдинәдә Ислам университетында укыйм.
– Сез берничә телдә сөйләшәсезме? Ә татарча беләсезме?
– Әйе. Таҗик теле, рус теле, инглиз һәм гарәп телен яхшы беләм. Кызганыч, әлегәчә татар телен өйрәнә алмадым. Мин кайвакыт: «Татар телен өйрәнер өчен, икенче хатын итеп татар кызын алырга кирәк», – дим шаяртып.
КОРЪӘН УКУ ӘДӘБЕ
Аллаһ Тәгалә Коръән турында: «Бу бәрәкәтле китапны (Коръәнне) Без сиңа аның аятьләре турында фикерләсеннәр һәм акыл ияләре аннан гыйбрәт алсын өчен иңдердек», – дигән. 
Коръән ул – Раббыбыз Аллаһның сүзләре. 1400 элек иңдерелгән Коръән аша без Аның белән әле дә сөйләшәбез һәм ишетәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Әгәр дә кем Коръәнне укыса, һәрбер хәреф өчен кимендә ун әҗер-савап языла», – дигән. «Әлиф, ләм, мим» дип укысак кына да, өч хәреф өчен утыз савапка ия булабыз. Коръән аятьләре безгә шифа да бирә. Аерым очракларда, әйтик, авырып киткәндә, күз тигәннән Коръән аятьләрен укып, сихәтен алабыз. Иртән уянып булмый, хәл юк, кулдан эш китте, күңел тынычсыз, нишлим икән дип, мәчеткә килүчеләр күп. Андый вакытта Рәсүлебез Коръәннең «Бәкара» сүрәсен укырга куша. Бу сүрә укылган йорттан шайтан китә һәм ул кырык өй ераклыгында якын килми, ди. Өйдән чыгып киткәндә, исән-сау кире әйләнеп кайтырга насыйп булсын, юл уңсын, көн уңышлы үтсен өчен, «Аятел-көрси»не укырга киңәш ителә. Аны укыган кеше янына Аллаһ бер фәрештә җибәрә һәм ул бу кешене көне буе саклый. Йокларга ятканда тәһарәт алып «Аятел-көрси»не укысагыз, төне буе яныгызда сакчы фәрештә торыр һәм тынычлап, яхшы төшләр күреп йокларсыз.
Коръәнне кулга алганчы тәһарәт алырга, аннары йөзебез белән кыйблага борылырга һәм Коръәнне бөтен кагыйдәләре белән укырга тиешбез. Коръәнне ашыкмыйча, тыныч кына уку фикерләүгә этәрә һәм Аллаһ Сүзенә хөрмәт күрсәтү дә була. 
Коръән укырга керешкәнче «Әгүзе», «Бисмилләһ» әйтергә тиешбез. Әгәр дә укыган вакытта мактау сүзләре очраса: «СубхәәнАллаһ», «Аллаһу әкбәр!» – дип әйтергә, гафу сорау турындагы аятьләр очраса, Аллаһтан гафу сорап дога кылырга, әгәр дә куркыныч Җәһәннәм турында искә алынса, аннан коткаруын сорап Аллаһка дога кылырга кирәк. 
Коръән укыганда сәҗдә аятьләренә очрагач, сәҗдә кылырга кирәк. Монда искәрмә бар: сәҗдәне кояш чыгып торган һәм кояш батып торган һәм дә кояш зәвәлдә (зенитта) булган мизгелдә кылырга ярамый, шуңа күрә сәҗдәне кояш чыгып, зәвәлдән үтеп, кояш баеп бетеп 15-20 минут үткәч кыласың, ә аятьне һәр вакытта да укырга ярый. Коръәнне укыганда елау да мактауга лаеклы гамәл. Чөнки кеше Коръәндә язылган янаулар, кисәтүләр, үзенә йөкләнгән бурычлар турында укыгач фикерли һәм фарыз гамәлләрне тиешенчә кылмаганлыгы яисә хата-гөнаһлары өчен борчыла, үкенә һәм аның күңеле тула. 
Коръәнне матур итеп, сөннәт кушканча укырга кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.): «Коръәнне тавышларыгыз белән матурлагыз», – дигән. 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии