- 20.11.2023
- Автор: Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Мәскәүдә 3 көн буена барган Коръән укучыларның XXI Мәскәү Халыкара ярышында Русиядән 21 яшьлек хафиз Айәмиддин Фәрхетдин иң яхшысы, дип табылды. Ул Русия һәм дөнья ярышларында катнашкан һәм аларда җиңүгә ирешкән хафиз.
Без шатланабыз, шөкер кылабыз һәм шул ук вакытта татар буларак, көнләшәбез дә.
Шундый дәрәҗәле дини ярышларда үз илебезнең данын татарлар да яклый алмыймыни?
Бу хакта XXI Мәскәү Халыкара ярышының жюри әгъзасы Ислам Дашкин белән дә сөйләштек. Ислам хәзрәт – Коръән-хафиз, соңгы 10 елда Русия, халыкара һәм дөнья ярышларында жюрида эшләгән белгеч. Хәзер ул Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти.
– Мәскәү Халыкара ярышында быел Коръән-хафизлар гына катнашты. Чыннан да, хафизларның иң яхшылары килгәнме?
– Гарәп илләре иң яхшы хафизларын җибәрә дип уйлыйм. Бигрәк тә соңгы 10 елда. Чөнки Мәскәү ярышы зур дәрәҗәдә уза, әлһәмдүлилләһ. Мондый дәвамлы һәм даими чара тагын кайда бар икән әле?! Күпләрнең бер 2-3 ел уздыргач та, ялкыннары сүнә, гадәттә. Мәскәү Халыкара ярышы инде 21нче мәртәбә узды, моны гарәпләр дә аңлады һәм иң яхшы укучыларын җибәрә. Катнашучылар бер-берсен уздыра торган.
– Коръәндәге кайсы сурә яки аять ятлау өчен катлаулырак?
– Катлаулы дип әйтмәс идем, гәрчә игътибарны сорый торган урыннар бар. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәнне өйрәнүне бар кеше өчен җиңеләйткән. Шуңа күрә гарәп телен белмәгән кешеләр дә хафиз була. Раббыбыз, Без Коръәнне укыр өчен, зикер итәр өчен җиңеләйттек, дигән. Шул ук вакытта беләбез, Коръәнне укырга җиңел, ләкин аның нигезендә гамәл кылу авыр. Монысы башка тема. Минемчә, өйрәнергә кайчан авыр булырга мөмкин: мәсәлән, Коръәни-Кәримдә Адәм атабыз Иблис белән кыйсса бар, ул 7 урында искә алына. Җидесе җиде төрле. Аллаһы Тәгалә шул кыйссаны безгә китерә, ләкин 7 төрле иттереп. Каядыр сүзләр алыштырылган, кайдадыр бераз озынрак, кайдадыр кыска итеп бирелә. Әмма алар охшаш. Шуңа күрә истә калдырганда буташырга мөмкин. Яки мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәлам белән Фиргавен турында Коръәни-Кәримдә 20 урында сөйли. Ул бер кыйсса, әмма Аллаһы Тәгалә аны төрле иттереп бәян итә. Шуңа күрә андый аятьләрдә кеше буталырга мөмкин. Мәсәлән, Нух галәйһиссәлам турында Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең 113 аятендә искә ала, аның турындагы кыйссаны төрлечә бирә безгә. Ә Ибраһим галәйһиссәлам турында 197 аятьтә сөйли. Андый аятьләрдә фигыльләр төрлечә килә, хикәя кайдадыр кыскартып, кайдадыр озайтып бирелә. Ул аятьләр бер-берсенә охшаган булганга күрә кеше хафиз булса да, буталып китәргә мөмкин. Менә шушы авыр дип уйлыйм мин. Мәсәлән, карий [Коръәнне дөрес итеп укучы] сурәне укый, ди һәм Нух галәйһиссәлам яки Муса галәйһиссәлам кыйссасы турындагы җиренә җитә һәм үзе дә сизмичә башка урындагы аятьләрне сөйләп китәргә мөмкин. Кыенлык охшашлы аятьләрдә килеп чыга ала, дип уйлыйм. Ләкин моның да үз сере бар, ул аерым фән. Әмма хәзер сүз ул турыда түгел.
– Айәмиддин Фәрхетдиннең укуын ничек бәялисез?
– Ул зур дәрәҗәдә, мин аңа 1нче урын куяр идем. Күбесе яхшы укыды, ләкин Айәмиддин бер дә тукталмады, үз-үзенә ышанган иде һәм профессиональ дәрәҗәдә укыды: авазларны дөрес әйтә, дөрес тукталыш ясый – ул зур профессионалда укыган. Әлһәмдүлилләһ!
– Үз илебездә үткәрелә торган ярышта үзебезнең татар кешесе булмавы өчен борчыласызмы?
– Әлбәттә, бу мине борчый, уйландыра. Чөнки без – татарлар Русиядә кимендә 1100 ел Исламда, безнең монда дини тарихыбыз тирән. Ләкин күп нәрсәне югалтканбыз. Кызганыч. Һичшиксез, без эшләргә тиеш, үз үзәкләребез булырга тиеш. Октябрь инкыйлабына кадәр мәчетләр булган, мәчетләр каршында мәктәпләр булган. Ләкин ул мәктәпләр хәзерге якшәмбе мәктәпләре кебек булмаган. Хәзер без ял көнендә мәчеткә киләбез, дәресләр бирәбез, ләкин әүвәле ул мәктәпләр гыйлем үзәге булган. Шуңа күрә мөгаллимнәр, шәкертләр арасында Коръән-хафизлар да булган. Мәсәлән, мәшһүр галимебез Муса Бигиевның асылы безнең Пенза өлкәсеннән бит, ул кыйраәтләрдә, Коръән гыйлемендә бик көчле белгеч булган – бу билгеле. Татар халкыбызда шундый галимнәр булган. Без моны югалттык. Кире кайтарыр өчен бер буын кирәк булыр. Үзәкләр оештырсак, бу безгә кирәк һәм ансыз югалачакбыз, дигән үзаң булса, бер 10-15 елдан тернәкләнә башларбыз, дип уйлыйм. Мәскәү Халыкара ярышы кебек ярышны бар дөнья өчен оештырабыз, бу бик яхшы, ул безнең дәрәҗәне күрсәтә. Равил хәзрәт Гайнетдин мондый чараларны оештырганда, безгә – төбәкләргә: егетләр, карагыз, без бар дөньяны җыйдык, ләкин без үзебездә эшләргә тиеш, дип чакыра. Равил хәзрәт безнең әйдаманыбыз, татарлар аны аңларга тиеш бит инде. Ул әһәмият бирә икән, безгә аңа ярдәмче булырга кирәк. Чөнки бар нәрсәне бер генә кешегә калдырырга ярамый: Равил хәзрәт ярышны да оештырсын, хафизлар университетын да оештырсын, мөгаллимнәрне дә ул тапсын, татарларны да күтәрсен – алай бик үк дөрес түгел бит инде, гаделсезлек, дип уйлыйм. Өлкәләрдәге имамнар, татар имамнары, татар мөфтиләре үзебез дә шушы юнәлештә эшләргә тиеш. Аннары Айәмиддин кебек кардәшләребез безнең командада булырга тиеш. Кеше белгеч булып, системалы рәвештә эшләргә әзер булса, милләттә аерма юк, әгәр. Мәсәлән, Айәмиддиннең үзендә таҗикларны гына түгел, ә гомум өммәтебезне күтәрергә ниятендә булса, мин аны галим буласы кеше, дип уйлыйм, иншәАллаһ. Безнең мөселман галимнәре үз халкы өчен генә хезмәт итмәгән, алар бар дөнья өчен җан аткан. Безнең галимебез, дибез, фарсы яки гарәпнеке димибез бит. Без – татарлар да динебез үсешенә өлеш кертергә тиеш. Шулай ук Мәскәүгә яки Казанга килгән таҗик кардәшләребездә дә татарлар белән эшләү теләге булсын иде. Мөселманнар өчен уртак эштә «сез» һәм «без» булырга тиеш түгел. Ә татарларда ак көнчелек булырга тиеш: мәшәАллаһ, таҗик кардәшләребез булдыра, без дә булдырыйк, без дә булдыра алабыз. Яхшы эштә узышу булсын.
Ләйсирә ФАЗЛЫЙ әзерләде
Комментарии