«Сөйләгәнең көмеш булса да, дәшми торуың – алтын»

«Сөйләгәнең көмеш булса да, дәшми торуың – алтын»

Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Йә расүлуллаһ, мөэмин куркак булырга мөмкинме?» – дип сораганнар. «Әйе, мөмкин». «Мөэмин саран булырга мөмкинме?». «Әйе, мөмкин». «Мөселман ялганчы була аламы?». «Юк, беркайчан була алмый», – дип җаваплаган Аллаһның илчесе. Хәзер гайбәт тарату, ялган сүз сөйләү кебек күренешләргә ияләнеп беттек. Ялганны дөреслектән аера алмаган заманда яшибез. Сәхифәбезнең даими кунагы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев та шундый фикердә. «Социаль челтәрләр, аралашу төркемнәре барлыкка килү белән Иблискә эш җиңеләйде», – дип саный ул. Ялган сүзләр, социаль челтәрләрдә фетнә тарату хакында аның белән сөйләштек.

– Зөфәр хәзрәт, телефондагы аралашу төркемнәренә хәбәрләр еш килә. Арасында чыны да, ялганы да бар. Үзең ишеткәч, аны кешегә дә таратасы килә. Син тараткан хәбәр ялган булса, моның өчен сиңа җавап бирәсе буламы?

– Әлбәттә. Аллаһ Тәгалә каршында барысы өчен дә җавап бирәчәкбез. Без кигән киемебез, ашаган ризыгыбыз, хәтта сулаган һавабыз өчен дә җавап тотачакбыз. Телефонга килеп ирешкән теге яки бу хәбәрнең чынмы, ялганмы икәнен тикшереп тормыйбыз. Бер кешенең авызыннан чыккан сүз, өченче кешенең колагына бөтенләй башка төрле мәгънәдә барып җитәчәк. Гайбәт тә шулай туа. Аллаһ Тәгалә бер сүрәсендә: «Сезнең аркада фетнә чыгып, башка кешегә зыян килүдән сак булыгыз», – дигән. Мин хатыныма да әйтәм: «Телефонга килгән хәбәр файдалы булса тыңла, файдасыз икән – тыңлама! Әмма берәүгә дә җибәрми. Без анда булмаган, үз күзебез белән күрмәгән. Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да, сөйләмә», – дим. Ике як җилкәбездә яхшы һәм яман гамәлләребезне язып торучы фәрештәләр кешенең һәр сүзенә дә колак сала. Кеше әле авызын ачмаса да, ул һәр сүзне язарга әзер тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: «Аллаһның колы ялганны сөйләгән вакытта шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр чакрым ярым ераклыкка кача». Ялган, гомумән, кешелеккә иң зур зыян китерүче гөнаһларның берсе булып тора. Күп вакытта кешеләр хурлыкта калмаска дип, үзләренең дәрәҗәләрен төшермәс өчен ялган сүзләр сөйлиләр. Аның ярдәмендә сөйләүче тыңлаучыларны ышандырырга мөмкин, ләкин барлык нәрсәне белеп торучы Раббыбыз – Аллаһ каршында җавап бирәчәген онытып җибәрә. Әгәр дөньяда адәм баласы ялган сүзләр сөйләп, төрле хурлыклардан сакланса, киләсе дөньяда шулар аркасында ул тагын да күбрәк хурлыкка төшәчәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше файдалы, изге сүзләр сөйләсен яки дәшмичә торсын», – дигән. Ә икенче бер хәдисендә: «Тугрылыкны нык саклагыз, тотыгыз, чөнки тугрылык кешене – яхшылыкка, яхшылык җәннәткә илтер. Кеше һәрвакыт тугры сөйләсә, Аллаһ янында бик тугры кеше дип язылыр. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ялган – начарлыкка, начарлык кешене җәһәннәмгә илтер. Кеше дәвамлы ялган сөйләсә, Аллаһ янында ялганчы дип язылыр», – диелгән. Кеше үзенең ялганын мең кат пәрдә белән капласа да, каплап бетерә алмаячак. Ул барыбер беленәчәк. Бу дөньяда беленмәсә дә, мәңгелектә беленер.

Хәзрәти Мәгъруф әл-Кәрхый: «Бер адәм мәгънәсен дә аңламыйча, бер юньле сүз әйтеп куяр – Аллаһ шатланыр. Шул сүзе аркасында ул җәннәткә керер. Кире сүз әйтеп куяр – җәһәннәмгә эләгер, Аллаһны ачуландырыр», – дигән. Шуңа күрә үзең күрмәгән, ишетмәгән, белмәгәннәрне кешегә тарату, алдалап сөйләү – гөнаһ. Безнең татарда бик матур һәм мәгънәле әйтем бар бит: «Сөйләвең көмеш булса, дәшми торуың – алтын». Менә бу Интернет, төрле аралашу төркемнәре барлыкка килү Иблиснең эшен җиңеләйтте. Кеше башында болай да начар уйларга урын күп, ә учакка утын өстәп торучылар тагын да күбрәк. Интернет киңлеге аша үзең яраткан, сөйгән кешеңне пычрату да ансат. Бер әйткән сүзе җитә. Гайбәт тә шуннан туа. Әмма гайбәтнең дә ялган булмавы шарт. Кешенең булган гаебен сөйләү гайбәт була, ә ялган сөйләү – яла ягу. Ислам дине бер кешенең канын, малын, исем-дәрәҗәсен икенче кеше өчен хәрам кылган. Пәйгамбәребез дә (с.г.в): «Кардәшеңне ул теләмәгән хәлдә искә алуың гайбәт була. Әгәр чыннан да булган сыйфатын искә алсаң, гайбәтен сөйләгән буласың, әгәр булмаган нәрсәне искә алсаң – яла яккан буласың», – дигән.

– Еш кына дини эчтәлектәге хатларны да күрергә туры килә. Өстәвенә, шул хат ахырында: «Бу хәбәрне якын кешеләреңә тарат, юкса сине бәла-каза саклап торыр», – дигән сүзләр дә язылган була. Бу дингә яңалык кертү очрагы түгелме?

– Бу – бидгать, ягъни дингә яңалык кертү дигән сүз. Без Аллаһ Тәгалә диненә кара тап төшерәбез. Аллаһ бирәсе нигъмәтләремне тулысынча Ислам динендә биреп бетердем, дигән. Шуңа күрә төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз, акыллы булыгыз. Бәхетле буласың килсә, Аллаһ Тәгаләдән сора: «Безгә тыныч һәм бәхетле тормыш бүләк ит. Ике дөнья тынычлыгы насыйп ит», – диген. Яхшы хәбәр аласың килсә, Аллаһ кушканча яшә.

– Дини төркемнәр шактый популярлашты. Аларга язылучылар саны да күп. Шуннан файдаланып, төркемдә башка темага сөйләшү, үз товарларыңны тәкъдим итү, аларны рекламалау дөресме?

– Моңа дин күзлегеннән җавап биреп булмас, бу кешенең әдәпсезлегеннән килә. Кеше эшләмәсә дә, шайтан тик тормый. Вәгазь тыңларга кергән кеше, реклама күреп аптырарга, диндә болай да була икән дип, Ислам дине турында карашын үзгәртергә мөмкин.

– Социаль челтәрләрдә еш кына синнән көнләшеп язучылар очрый. Сезгә карата ямьсез фикер калдыручылар юк түгелдер...

– Кеше эчендәгесен чыгара. Аның эчендә яхшылык икән, ул яхшы эчтәлектәге хат калдырыр, начарлык булса, шуны чәчәр. Көнләшеп язучылар юк түгел. Хакыйкать юлындагы кешегә беркайчан да җиңел булмады. Бүген сине күккә чөеп мактасалар, иртәгә эт итеп сүгәчәкләр. Моны һәркем аңлый, яшерәсе юк. Заманасы шундый. Язсыннар, начар фикерен дә, шелтәсен дә белдерсеннәр. Үзләре булдыра алмасалар да, шелтә белдерергә әзер торалар. Мең яхшылыкка – мең явызлык бар. Бер якта – яхшылык, икенчесендә – явызлык. Ә кеше шул ике арадан йөри. Кайсын сайлый – анысын үзе хәл итә. Этләрнең өрүе болытлар агымына комачау итмәгән кебек, кемнеңдер фикере сине туры юлдан тайпылдырмаска тиеш. Әгәр ул дөрес һәм дәлилләнгән булса, кеше сүзенә колак салу урынлы булыр. Бүгенге тормышта кемне генә тәнкыйтьләмиләр? Бары тик аяк күтәреп, түшәмгә төкереп ятучыны гына искә алмыйлар. Аллаһ Тәгалә Коръәнгә ябышыгыз, Аның буенча яшәгез, дигән. Минем авызым кыек түгел икән, көзге генә аны кыек итеп күрсәтмәс.

– Ә социаль челтәрләргә фотолар куюга ничек карыйсыз? Төрле матбугат чарасы да теге яки бу геройның фотосын куллана, гәҗиттә бастыра, Интернет сайтларга тарата. Бу дөресме?

– Хәзерге вакытта матбугат чараларын сурәтсез күз алдына китерү кыен. Шул сәбәпле, сурәткә төшү яки аны бастыруда зарар юк. Әмма кешеләрне фетнәгә алып баручы фәхешле рәсемнәрне нәшер итү яки сурәткә төшереп тарату, билгеле, шәригатькә туры килми. Шәрә, ялангач хатын-кыз, ир-ат фотосын кую шулай ук фетнәгә илтә. Фото куллануның зыяны юк, ул шәригать кануннарына туры килсен.

– Матур фото ясыйм дип, күпкатлы йорт түбәләренә менүче, тауларга күтәрелүчеләр байтак. Мондый очракларның еш кына үлем белән төгәлләнүе дә билгеле. Кыямәт көнендә бу рәвешле үлүчеләрне ни көтәчәк?

– Кызганыч, тик мондый күренешләр елдан-ел арта. Бу – авыру. Русия Ислам институтында хәзер психология фәне керә. Без укыганда ул юк иде. Кеше бу тормышка нәрсәгә килүен аңламый. Аллаһ бүләк итеп биргән буй-сынын үзгәртү хакында уйланып йөри ул: бизәк төшерә, пластик операция ясата. Ә менә матур фото ясыйм дип үлүчеләр... Мәгънәсез үлем инде. Син Кыямәт көнендә тереләчәксең. Асылынып үлгән кеше – асылынып, кан тамырларын кискән кеше канга баткан хәлдә тереләчәк. Аларны мәхшәр мәйданына өстерәп алып киләчәкләр. Үтерүчене үлгән кеше алып килер. Кыямәт көне алдыннан кешеләр юләрләнер, ди. Мондый юләрләр арта баруын күрәбез: үзләренә ут төртәләр, кыядан сикерәләр һәм башкалар. Нәрсәгә шулай дип, сорау бирергә дә кирәкми. Рәхәт яшибез. Кеше рәхәтенә чыдый алмый.

– Интернетта озаклап утырып, вакытыбыз да бушка уза. Ә вакыт – кеше өчен иң мөһим нәрсә. Аның өчен җавап тотасы булырмы?

– Әлбәттә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кыямәт көнендә Аллаһның коллары дүрт әйбергә җавап бирмичә, бер адым да атлый алмаслар. Болар түбәндәгеләр: үзеңнең тормышыңны ничек үткәрдең һәм яшьлегеңне нинди максатларга сарыф иттең, нинди юллар белән мал таптың һәм аны нәрсәләргә сарыф иттең, белемеңне нидә кулландың?». Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрбер кеше – көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен соралачак. Идарәче-көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен соралачак. Ир-ат көтүче һәм ул үзенең гаиләсе өчен җавап тотачак. Хатын-кыз көтүче үзенең балалары өчен соралачак. Кол-көтүче үзенең хуҗасының милке өчен җавап бирәчәк. Һәрберебез көтүче түгелмени? Һәрберегез үзенең көтүе өчен җавап тотачак».

БУ ТЕМАГА

Тугры хәлифәләрнең берсе Гомәр бин Хәттаб: «Сез иманлы кешенең ялганчы булуын күрмәссез», – дигән. Көннәрдән бер көнне Гомәр бин Хәттаб Мәккәгә барган чагында сарыклар көтүен көткән яшь егетне күрә. Хәлиф Гомәр аны сынап карарга уйлый һәм: «Миңа бер сарыгыңны сат», – ди. Егет: «Мин хуҗага нәрсә дип әйтермен?» – дип сорый. Гомәр: «Аны бүре ашады дип әйтерсең». Көтүче янә сорау бирә: «Ә Аллаһка мин нәрсә дип җавап бирермен?» – ди. Моны ишеткәч, Гомәр елап җибәрә. Аннары ул хуҗадан бу көтүчене сатып ала һәм аны коллыктан азат итә.

Шушы вакыйгалардан күренгәнчә, дөреслек, ялганнан саклану уңышка, бәхеткә китерә. Ислам динендә түбәндәге очракларда ялганларга рөхсәт ителә:

– бер-берсе белән сөйләшмәгән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерер өчен;

– сугышта дошманны алдар өчен;

– кемнең булса да җанына, малына, диненә һәм намусына золым һәм хаксызлык белән зарар килгәндә, аны коткарыр өчен;

– хаста кешеләргә өмет һәм яшәү көче бирер өчен.

ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН

Караклар бер яшь егетнең малын талап алу өчен артыннан куа китәләр. Теге егет каршысындагы бер хуҗалыкка керә дә, аның хуҗасына: «Минем арттан караклар килә, малымны тартып алырга һәм үтерергә, яшер мине», – ди. Хуҗа артык уйлап тормый, аның өстенә утын өеме аудара. Егет шулай итеп утын астында кала. Ул арада караклар да килеп җитә. «Сезгә бер егетнең кереп качканын күрдек, кайда ул егет?» – дип сорыйлар. Хуҗа: «Менә бу утын өеме астында ул», – дип җавап бирә. Караклар исә бер-берсенә карашалар да: «Бу хуҗа безне ялганлый бит, без утынны актарган арада егетне куып тота алмасыннар өчен әйтәдер әле», – диләр һәм ышанмыйча чыгып китәләр. Алар киткәч, егет чыга да утын астыннан: «Нигә сез минем утын астында икәнлекне каракларга әйттегез?» – дип шелтәли башлый хуҗаны. Ә олы яшьтәге хуҗа: «Дөреслек һәрвакыт кешене коткара ул», – дип көлемсерәп җавап бирә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии