Шәүкәт хәзрәт: «КАРШЫЛЫКЛАР – ВАКЫТЛЫ КҮРЕНЕШ»

Казандагы “Әниләр” мәчете мәгълүмат кырында, мөселман җәмәгатьчелегендә иң каршылыклы мәхәлләләрнең берсе санала. Мәзһәб, чит-ят агымнар хакында мәчетнең имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт ӘБҮБӘКЕРОВ белән сөйләшәбез.

– Ни өчен бу мәчет хакында төрле сүзләр йөри? Шәһәрдәге мөселманнарның бер өлеше монда атлыгып тора, икенчеләре исә ваһһабичылар оясы дип шүрли.

– Эш шунда: биредә бер төрле генә сәясәт алып барылмый. Хәнәфитчелек мәҗбүри булмаганга, ваһһабичылар мәчетенә әйләндереп тасвирлыйлар. Хәзер кайбер мәчетләрдә син хәнәфи мәзһәбе буенча намаз укымасаң, “Амин”ны кычкырып әйтсәң, хокук саклаучылар шунда ук килеп җитә. Безнең мәчеттә шул кешеләр дога кылу урыны таба. Андыйларны мәчеттән куып чыгарырга Аллаһыдан куркам.

Әйтергә кирәк, университетында төрле студент, төрле остаз бар. Аларның эчке халәте безнең мәчеткә кергәч ачыла.

Бүген килеп туган мәзһәбкә бәйле проблеманы шәрехләп үтсәгез иде.

– Ислам дине буенча кешенең теләсә-нинди мәзһәбтә намаз укырга хокукы бар. Әгәр безгә берәр гарәп килеп, шәфигый мәзһәбендә укый икән, аны хәнәфичә укыттыра алмыйм. Татарларга да каршы килергә тиеш түгелбез. Гыйбадәттә һәркем сайлап алу мөмкинлегенә ия. Әгәр дә талак, никах, варис калдыру һәм башка судлы процесс башлана икән, казый җирле төбәктә кабул ителгән мәзһәб белән хөкем итә. Анда хәнәфитчелеккә яки башка мәзһәбкә карап тормыйлар инде.

Мәзһәблеләр белән мәзһәбсезләр (Шамил хәзрәт “ваһһабичылык” төшенчәсен әйтүгә каршы, шуңа бу идеологияне шартлы рәвештә мәзһәбсезләр дип атарга булдык. – А.Ш.) бер мәйданда яши аламы?

– Әйе, яши ала. Заманында кадимчеләр белән җәдитчеләр кебек. Тарих кабатлана, төшенчәләр генә төрле. Шундый ике юнәлештәге бабаларыбыз бергә яши алган бит. Мәзһәбсезлеләр мәзһәблеләргә каршы килми. Бүген бездә ике мәсьәлә күзәтелә. Беренчесе, ул мәзһәбсезлек. Мәзһәбсезлектә һәркем үзен мөҗтахид (мөселман мөстәкыйль рәвештә дини һәм хокукый мәсьәләләрдә хөкем чыгара. – А.Ш.) буларак саный. Икенче проблема – наданлык.

Күп кенә дин белгечләре төрле мәзһәбләрнең бергә яшәве мөмкин булмаган хәл дип саный. Вәлиулла хәзрәт бу хәтта гражданнар сугышына илтмәгәе, ди.

– Юк инде. Бу бары куркыту. Бөтен нәрсә кемнең ничек эшләвеннән тора.

2009 елның язында Түбән Кама мөхтәсибәте тарафыннан шигый һәм суфыйларны мыскыллаучы һәм “сәләфчелек”кә өндәүче видеопродукция чыгарылуы җәмәгатьчелектә каршылыклар тудырды. Менә сезгә ачык мисал…

– Монда, сүз дә юк, нәфрәт туды. Ләкин аны төрле очрактан китереп чыгарырга мөмкин.

– Идеологиягә кайтып кала бит бу…

– Монда эш тәрбия, мөгамәлә белән бәйләнгән. Төрле каршылыклар – бу вакытлы күренеш. Гарәпләр мондый хәлләрне 70-80нче елларда кичерде. Бездә әлегә остазлар юк. Килгән очракта аны куып чыгаралар. Остазсыз гына төрле юл эзләгән булабыз. Аннан үз хатабызда сыналабыз. Чөнки башка юлыбыз юк.

– Үзләрен “сәләфит” дип санаучыларның тәкфирчелек белән шөгыльләнүе Сезгә яхшы мәгълүм. Хәнәфит булып, тәрикат юлында булучыларга шундук “кәфер” тамгасын сугучылар да бар.

– Тәкфирчелек белән шөгыльләнүчеләр – надан кешеләр. Аерым “сәләфит”ләрдә генә түгел, шул ук хәнәфитләрдә дә тәкфирчелек бар. үзен хәнәфит дип санаган мәлдә, “Хәнәфит бул!” китабында тәкфир кылына. Ләкин монда эш хәнәфи мәзһәбендә түгел, эш Вәлиуллада гына.

Шуны онытмаска кирәк: Хәнәфи мәзһәбе – ата-бабаларыбыз сайлаган юл һәм, гомумән, гореф-гадәтләргә иң сакчыл карый торган мәзһәб санала.

– Гореф-гадәтсез бернинди мәзһәб тә яши алмый. Бер мәзһәбне олылау – халкының юк нәрсә белән мактануы гына. Безнең мирасны яндырдылар, көлнең бер өлешен диңгез, икенчесен җир өстенә очырдылар. Нәрсәнең булганын, ниләр сакланып калганын да белеп бетермибез. Шул көлдән үз тарихыбызны торгызырга, үткәннәрне күзалларга телибез. Бу юк нәрсә белән мактану бит.

Ә гарәп илләренә килгәндә, барыбер анда барып укырга тиеш булабыз. Без дини мәсьәләдә аларга караганда наданрак. Хәтта хәнәфи мәзһәбен анда барып өйрәнергә кирәк.

Революциягә кадәр чыккан 30 меңнән артык китап-хезмәтләребез бар. Моннан татар илаһиятен шартлы рәвештә булса да формалаштырып булмыймыни?

– Андагы мәгълүмат кына җитми. Бүлмәмдә булган китапларның яртысына да тормый ул.

Миңа “кәфер” тамгасын тагучы мөселманнар еш очрый. Сезнең мәчеттә дә бу хәл күзәтелде. Андыйлар аз да түгел. Димәк, наданнар күп булып чыга?

– Алар үзләрен хаклы дип уйлый. Чөнки остазлары юк. Аларга өйрәтүче, дини тәрбия бирүче юк. Бүген мәчетләрдә сөйләнүче вәгазьләрнең яртысы – әкият. Кайберәүләр сәясәт сөйли, икенчеләр сәдака сорый. Яхшы, үтемле дәресләр алып бару юк. Күп кенә имамнар гел бер сүз сөйли. Кайберәүләр Җәлил хәзрәтнең китабын ятлап бетереп инде ничәнче кат кабатлый.

Безнең имамнарның белән шөгыльләнергә вакыты юк: хуҗалык эше, акча табу белән мәшгульләр. Кызганыч, алар дин әһеле түгел. Алар хәер сорашучылар. Кайбер имамнар моңа тиз ияләнә. Баеп киткәч тә, үз кесәсенә акча тамызу юлын карый. Үзенә машина, фатир, аннары коттедж кирәк була. Имамнарыбыз халык белән эшләми.

Безгә, хәнәфит мәзһәбен халыкка өйрәтергә кирәк. Соңыннан гына тәнкыйтькә күчәргә. Мәзһәбсезләр дигән төркемнәр ни өчен тарафдарларын таба? Чөнки алар активрак эшли һәм аларга иярүчеләрнең күпчелеге яшьләр. Ә хәнәфитләр мәҗлестән-мәҗлескә йөрү белән мәшгуль.

Дәресләр, укыту дигәннән, бүген Казанда гына 3 мөселман югары уку йорты бар. РИУ, мәдрәсәләр, көллият эшли.

– Ул уку йортларының эш нәтиҗәсен, статистиканы тикшереп карагыз. Аннан нинди шәкертләр чыга, алар кая барып эшкә урнаша? Мин ул шәкертләрне каравылчы итеп тә алмыйм. Аларның гыйльми дәрәҗәсе көчле түгел. Соңгы елларда укып чыккан шәкертләр гарәпчә сөйләшә дә, укый да белми. Скальпельне күрмәгән хирург кебек белгечләр әзерләнә.

Икенчедән, тырыш шәкертләр бар. Ләкин алар кая барырга белми. Берсе базарга, икенчесе бизнеска китә, өченчесе гарәп илләрендә тәрәзәләр ясап ята.

Ә сез, хәзрәт, нәрсә тәкъдим итәсез?

– Чынлыкта бәйләнүчеләр бернинди мәзһәбтә дә тормый. Алар үзләре уйлап тапкан мәзһәбтә тора. Проблема бер идеология булмауда. Элекке ваһһабичылар бүген үзләрен хәнәфит дип саный. Күпертеп әйткәндә, хәнәфит булу бүген модада. Иртәгә сәясәт үзгәрсә, алар тагын мәзһәбләрен алмаштырачак, моңа аз гына да шигем юк.

Хәнәфит – дини белемле, үз мәзһәбенә халыкны да өйрәтә алырдай, аның кыйммәтен, дәрәҗәсен аңлатып бирергә сәләтле мөселман ул. Хәнәфитләр башкаларны тәнкыйтьләгәч, яшьләр үз-үзләрен саклау өчен, төркемнәргә бүленә башлый. Чөнки яшь мөселманнар арасында төрмәдән, братвалардан килгән егетләр дә очрый. Бер-береңне тыңлый, күмәкләшеп намаз укый белсәң генә бергә яшәп була. Эшне икенче юлдан алып барырга, әкренләп җыелышып аңлашырга кирәк. Мәзһәб дигән нәрсәнең кадеренә төшендерү зарури бүген.

Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Шәүкәт хәзрәт: “КАРШЫЛЫКЛАР – ВАКЫТЛЫ КҮРЕНЕШ”, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии