Ялгыш өстенә баскан кырмыска өчен дә җавап тотасы бар

Ел саен бер үк сүз: бал кортларын агулыйлар. Элек андый агулар юк иде, кирәге дә булмады. Аңа карап, ашлык уңды. Карагыз сез Шишкинның арыш басуын сурәтләгән картинасына. Ничек каерылып уңган, им өчен ник бер чүп булсын! Шишкин заманында басулар агач сабан белән эшкәртелгән. Яки әнә Лотфулла Фәттаховның «Игеннәр өлгерде» картинасы. Узган гасырның кырыгынчы елларындагы рәсем. Чагыштырыгыз. Һәр нәрсә чагыштырганда күренә. Агу бит ул бал кортларын гына түгел, җирдәге барча файдалы бөҗәкләрне дә үтерә. Басудагы кошлар да агулана. Һәр эшнең иртәме-соңмы бер ахыры була. Ахыры үкенечле булмасын. Чебеннең дә җаны кадерле. Келәйле кәгазьгә яки үрмәкүч ятьмәсенә эләксә, безелди-безелди җан бирә. Коръән Кәримдә дә бөҗәкләр турында сүрәләр иңдерелгән. 16нчы сүрә – «Бал кортлары». Анда 128нче аять. 27нче «Кырмыска» сүрәсендә 93нче аять. «Үрмәкүч» сүрәсендә 69нчы аять. Яхъя галәйһиссәлам ялгыш баскан кырмыска өчен дә җавап бирәсе бар, ди. Бу риваять, анекдот түгел. Үзеңнән үзең кая барасың? Адәм баласы инде кыланып карады. Басудагы ялгыз агачларны да калдырмадылар, сазлыкларны киптермәкче булдылар, җир җитми, янәсе. Берсе дә кендегеннән биек сикерә алмады.

Әнә хәзер бар дөньясын печән баскан. Әле кайчан гына үз җиребездә үскән шул печәнне чабарга ярамады. Үзегез дә беләсез ул вакытларны. Себер елгаларын көньякка агызу турында да сүз чыккан иде. Янәсе, елгаларны кирегә агызалар. Боларны хәзер искә алырга да оят.

Хәнәфи ӘХМӘТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии