Үлгән кешене ярдыру мәҗбүриме?

Үлгән кешене ярдыру мәҗбүриме?

Үлгән кешене яру шәригать буенча гөнаһ санала. Халык ярдыру кануннарының кырыслыгыннан зарлана. Кеше яруны бизнеска әйләндереп бетерделәр инде, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Шуңа да үлгән кешеләрне яру эшләре иркенлеген бераз чикләү чарасын күрү мөһим.

2020нче ел өчен чыгарылган «Татар мөселман календаре»нда Фәния Арсланованың: «Бер дә ярдырасы килми» дигән язмасы басылган. Анда ул үлгән кешене җирләү хакында ачыклык керткән. Элек участок табибыннан язу ала идек тә, ритуал хезмәттән үлем турында таныклык бирәләр иде. Бер сәгать эчендә рәсмиләштереп кайта идек. Хәзер ярдыру өчен икешәр көн үтә.

Дөньялар үзгәрде. Күп очракта мәетне ярдырырга кирәк, диләр. Ниндидер шик, судка барып җитәрлек криминал хәлләр булганда, үлемнең сәбәбен ачыклар өчен чыннан да ярмыйча ярамый. 70тән 75 яшь арасында үлгән кешенең туганнары тарафыннан баш табиб исеменә гариза язылса яки кеше үз кулы белән, үлгәннән соң ярдырмауларын сорап, аны нотариуста раслатып, амбулатор картасына керттереп калдырган булса, аны ярмыйча җирләргә рөхсәт ителә. Хәтта яшьләр дә үзләре үлгәннән соң ярдырмауларын сорап, махсус бланкта гариза яза ала. Ул кешенең нинди чир белән авырганын участок табибы белеп торганга күрә, үлем турындагы белешмәне дә шул табиб язып бирә. Өендә үлсә, участок инспекторы да килеп карый. Андый кешене беркем дә мәҗбүри ярдырмый. 75 яшьне узгач, үлемнең сәбәбе картлык саналганга, ярылмый. Бу таләпләр Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының законнарында чагыла.

Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче Аксакаллар шурасы бу мәсьәләнең үтәлешен тикшереп тора. Кыенлыклар туганда нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә була.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Үлгән кешене ярдыру мәҗбүриме?, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии