«ТАТАРЛАР – ИКЕНЧЕ СОРТЛЫ ХАЛЫК»

Татар мәсьәләсендә дин һәм төшенчәсе бер мәгънәдә яңгырый. XX гасыр ахырында һәм башка милли чараларда алгы сафта имам-хәзрәтләребезне күрә идек. Бүген хәлләр башкача. Хәтер көнендә дә чалма кигән бер яки ике кешене күрәбез. Алар арасында һәрчак « кабул итүгә 1000 еллык» исемендәге Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар хәзрәт ЛОТФУЛЛИН. Ул – Исхак хәзрәт Лотфуллинның улы. Ягъни 1990 еллардан башлап милли хәрәкәт юлбашчысы, хәдистәге кебек, кулы, сүзе, йөрәге белән милләт өчен, дин өчен көрәш алып барган, 70 еллык дәһрилек чорыннан соң милләтебезгә Исламның кире кайтуына зур өлеш керткән мәрхүм шәхеснең улы.

Сәетҗәгъфар хәзрәт шулай ук Исхак хәзрәт исемендәге Милләтара мәдәният үзәге, Казан шәһәре имамнар шурасы рәисе. Әлеге мәчет мәхәллә функциясен үти. Башка мәчетләрдән аермалы буларак, Кабан арты мәчетендә әхлакый-тәрбияви мәсьәләләргә генә вәгазь сөйләнми, иҗтимагый-сәяси темаларга да урын бирелә.

— Инде ничә еллар Хәтер көнен оештыручы һәм анда актив катнашучы һәм башка милли оешма вәкилләренең үз балаларын, оныкларын биредә күрмибез диярлек. Безнең урынга үз дәвамчыларыбыз калырга тиеш. Бу бер проблема.

Хәтер көне – милли генә түгел, дини дата да. Шуңа Диния нәзарәте вәкилләре милләтчеләргә караганда күпкә активрак булырга тиеш. Дин, милләт, дәүләт өчен хәлиткеч мизгелдә Кол Шәриф белән бергә 2 мең имам һәм 4 мең мөрид-шәкерт шәһит киткән. Бу хакта Президентыбыз Кол Шәриф мәчете ачылганда үзе әйтте. Безнең Президент – зирәк кеше. Бу мәчет тарихи гаделлек хөкем сөрсен өчен шәһитләр һәйкәле буларак төзелде. Кеше һәйкәлгә карап хәтерен яңартып китсә, Кол Шәриф мәчетендә шәһитләр рухына дога кыла, иманын ныгыта. Юк, имамнар митингка чыксын дип тә тәкрарламыйм. Ичмасам, һәрберсе үз мәхәлләсендә шәһит киткәннәрне искә алсын иде. Бу аларның дәвамчылары — балалары, оныклары вә тарафдарларына тәэсир итәчәк, тарихка кереп калачак. Әгәр Хәтер көнен һәм башка милли чараларны әби-бабалар җыенына гына әйләндереп калдырабыз икән, хәтер, тырышлык шуның белән юкка чыгачак.

Хәтер көне дип юкка гына әйтмиләр бит. Биредә үзен мөселман дип санаган һәр кеше катнашырга тиеш. Моны үзен мөэмин дип санаган һәр мөселман үз тарихы итеп кабул итәргә тиеш. Бигрәк тә бүген, бездән чын тарихны яшерергә тырышкан дәвердә.

Сәетҗәгъфар хәзрәт, әле 90 елларда Хәтер көнендә һәм башка милли даталарда, митингларда беренче сафны дин әһелләре били иде. Бүген алар әлеге чараларда ни сәбәпле катнашмый икән?

— Бу сәяси саклану һәм пассивлык. Бүген Диния нәзарәте дә, башка имамнар да җәмәгать эшлеклесе булудан туктады. Исхак хәзрәт Лотфуллин, Дәүләт Гали абый (Рамазан мәчете), Касыйм абый (төрмәләрдә дәгъвәтче), Габдрәүф хәзрәт (Әҗем мәчете), Шәүкәт хәзрәт (Әҗем), Миргазиян хәзрәт (Ихлас), Габделхак хәзрәт Саматов, Фердинанд абый (Гадел), Фәхрислам хәзрәт (Северный бистәсе), Фарух хәзрәт (Болгар), Габдулла хәзрәт (Дәрвишләр бистәсе) һ.б. имамнар җәмәгать эшлеклесе дә, чын рухани да иде. Әлеге имамнар Татарстанның яулап алуы башында тордылар, шәһит булып киттеләр. Бу имамнарны хәтерлибез, һәрчак истә тотабыз. Ә үз милләтен, мәдәниятен, телен, бабаларын, дин өчен көрәшкән кардәшләрен оныткан хәзерге имамнарның беренче эше хәтерен яңарту булырга тиеш. Кызганыч, алар моны теләми, күрәсең. Андый имамнарны балалары да, оныклары да онытачак. Аларны кем искә алыр икән?

Арабыздан киткән имамнар бик танылмады, аларны ТВдан да сирәк күрсәттеләр. Ләкин алар дин, милләт активистлары иде. Иншалла, алар тарихка да кереп калачак һәм рухларына догада булачакбыз. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Сез Аллаһы юлында сугышып шәһит булган мөэминнәрне «Үлекләр» дип әйтмәгез! Алар Аллаһы хозурында терекләрдер, ләкин сез сизмисез».

Диния нәзарәтенә карашыгыз нинди?

Диния нәзарәте актив рәвештә туризм белән шөгыльләнә. Хаҗ, Израиль сәфәренә юллау һәм шуннан мөмкин кадәр күбрәк акча эшләү — аларның төп максаты. Әлбәттә, бу аларның эше. Ә без җәмгыять белән эшлибез. Мәсәлән, ятим балаларга ярдәм итү, аз керемле мөселман гаиләләре һәм студентлар өчен социаль ашханә ачарга җыенабыз, медицина өлкәсендә ярдәм итәбез. Моннан табыш ясамыйбыз.

Кызганыч, бүген Диния нәзарәте мөселманнар хисабына акча эшли. Медицина үзәге ачыла, ди. Түләүле клиникаларда да булмаган коточкыч югары тарифлар каршы ала анда. Ләкин бүген мөселманнарның, гадәттә, аз керемле кешеләр икәнен аңлау мәслихәт. Мәчеттә дә күпчелекне шулар тәшкил итә. Монда мөселманнардан акча эшләү түгел, киресенчә, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Хәтер көненнән тыш, Палестинада мөселманнарга геноцид барганда да, балаларны, хатын-кызларны гөнаһсызга кырып салганда да Диния нәзарәте дәшмәде, мөселманнар белән пикетта басып тормады. Хәтта бу мәхшәргә Сергей Лавров, Президент аптырады. Ә Диния нәзарәтен коттедж белән “Джип”лар күбрәк кызыксындыра. Мәрхүм Исхак хәзрәт бу эшләрне яхшы белә иде. Җитте инде халыктан, мөселманнардан акча эшләргә! Татарстанда Бәрә’ат, Кадер, кичәсе оештырыламы? Бөтен Ислам дөньясы бу даталарны шаулап үткәрә. Мәчетләргә халык җыела. Ә безнең бу милли традицияләр үсеш алмый.

Уйлап карасаң, Исхак хәзрәт нидән башлады соң? ГДРда хезмәт иткәндә фатир өчен акча җыйдык. Ләкин бу акчаны Аллаһы ризалыгы өчен мәдрәсә, мәчет булдыруга сарыф итте. Биредә бөтен БДБдан килеп белем алдылар. Бу артык акча түгел иде. Әмма безнең бар максатыбыз Аллаһы ризалыгы өчен халыкка хезмәт итү.

Әхлакый-тәрбияви вәгазьләрдән тыш, Сезнең мәчеттә сәяси-иҗтимагый мәсьәләләр дә күтәрелә. Бу башка мәчетләр белән чагыштырганда сирәк күренеш.

— Гомумән, милли-дини мәсьәләләрне бергә үреп барырга кирәк. Мөселманнарга файдалы эш күрсәтү лязем. Безне «Times» журналында язулары юктан гына түгел. Бүген дин әһелләренең төп максаты — рухи-физик үсеш алган җәмгыять төзү. Төрле проектларыбыз шул максатны күз уңында тота. Мәсәлән, Кабан күле янында йөгерү юллыгы ясыйсыбыз килә. Бу Универсиада өчен файдага. Ислам мәдәнияте үзәге ачарга телибез. Чөнки мөселман гаиләләре бүген буш вакытларын кайда уздырырга белми. Җәмәгать урыннарында хәрам сатыла, бозыклык хөкем сөрә, моңа хакимият бер сүз әйтми. Димәк, алар бу бозыклыкка риза дигән сүз. Ярый, Казан мэры сыраны аракыга тиңләргә, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыярга тели. Моны ике куллап хупларга кирәк. Менә шундый болгавыр заманда мәчет тә үз сүзен әйтергә тиеш.

Кабан арты мәчетен Камал ягыннан – фитнес үзәге, икенче яктан “Suvar plaza” каплый. Хәзер менә Марсель Салимҗанов белән Һади Такташ урамнары кисешкән урында гигант бина төзеләчәк, ди. Тиздән мәчетне аның ишегалдына кереп кенә күрергә мөмкин булачакмы инде?

— Көтмәгәндә, безнең белән киңәшләшмичә, 4 миллиард долларлык генераль проект кабул ителгән. Аңлагыз, безнең җәмгыятькә батмый бу. Чөнки моннан күпкә кечкенә “Suvar plaza”ның 80%ы буш тора. Моннан нинди файда? Бу затлы бинада эшләүчеләр безнең мәчеткә кереп, намаз укымый. Минем өчен мөселманнарның үзләренә урын табуы мөһим. Мәхәллә булдырырга кирәк. Шуңа да үз проектыбызны тәкъдим итеп, Вахитов районы идарәсенә хат юлладык.

Биредә сквер ясарга яки мөселманнарга торак төзергә мөмкин. Ислам банкы бу проектны карарга риза инде.

Соңгы вакытта экстремистик әдәбият исемлегендә мөселман китаплары күбәйде. Белгәнебезчә, узган ел Исхак хәзрәтнең «Джихад татарского народа» китабы да тыелды.

— Әлеге китапны федераль экстремистик материаллар исемлегенә керттеләр. Пенза өлкәсенең Городищинский районы суды бу эшне башкарырга кул күтәрде. Татар халкы тарихы хакында бернинди фикере булмаган судья бу китапны тыярга җөрьәт итте. Исем китә: ничек чын тарихны тыярга була? Тарих нинди генә булмасын, аны тыярга ярамый.

Исхак хәзрәт фанатик түгел иде. 1990 елларда милли хәрәкәтнең кызган чоры әле дә хәтердә. Болгар җыенында тыюлыкта мөселман кабер ташлары белән төзелгән чиркәүдән кабер ташларын алырга кирәк дип лаф ордылар. Әлеге гамәлне бу вакытта, чынлап та, эшләп була иде. Инде чиркәү тәреләреннән айларны алдыруга ирешелгән иде. Ләкин Исхак хәзрәт чиркәүдән ташларны алуга катгый каршы чыкты. «Менә шундый ташларга, сөякләргә, мөселман каннарына нигезләнеп Православие төзегәннәрен безнең балаларыбыз, оныкларыбыз күреп торсын», — дип әйтте ул.

Казанны яулап алу артында чиркәү тора. Рим Папасы бөтен мөселман өммәтеннән тәре йөреше өчен гафу сорады. Рус Православие чиркәвенә төрки халыкларны юк итү геноцидын күптәннән танырга кирәк. Әгәр чиркәү тәүбә кылмаса, үзенең хатасын танымаса, алар киләчәктә дә хаталы юлда булачак. Бүген без бу хәлләрне ачык күреп торабыз. Кайбер радикаль рус руханилары бала тудыру йортларына кереп, рәттән төрле милләт балаларын чукындыра башлый. Кашапов протест белән чыккач, аны шундук милли нәфрәт уятуда гаепләделәр. Бу ни бу? Ә армия? Рәттән һәр солдатны, нинди милләттән булуына карамастан, нинди дин тотуына карамастан, «Нигъматуллин, Петров, Иванов, айда всех подряд, вперёд!» дип чукындыралар. Башка алдынгы дәүләтләр үз илендә төрле милләт яшәвенә сөенә, тарихларын өйрәнә. Бездә бөтенләй башка караш хөкем сөрә. Инде күптән бергә дус-тату, бер-беребезне уңай сыйфатлар белән баетып яшәргә кирәк. Ә без үз җиребездә икенче сортлы халык булып яшибез.

Русиядә Исламга һәм башка азчылык милләтләргә каршы көрәш һаман дәвам итә дигән сүзме бу?

— Бүген безнең хөкүмәт һәм дәүләт учрежденияләре әкренләп Ислам белән таныша башлады. Бу инде яхшыга. Әгәр шушы юл белән китеп, мөселман дәүләтләре белән элемтәләрен ныгытса, моннан отачак кына. Хәзер Медведев мөфтияттән үзенә киңәшче алырга тели. Без җитешсезлекләрне күреп, шул ук вакытта яхшы якларга да басым ясарга тиеш.

Алайса сорау башкачарак яңгырый: Русиядә Исламның киләчәге бармы?

— Али Вячеслав Полосин әйткәнчә, Русиянең киләчәге Ислам белән!

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии