Тәмәке тартучыны ни көтә?

Тәмәке тартучыны ни көтә?

Хәзерге яшьләр тәртипле: эчү һәм тартудан еракта торалар. Шуңа да карамастан, араларында бу начар гадәт белән мавыгучылар очрый. Минем улым эчми, тик тәмәке тартуын ташлый алмый. Диндә тәмәке тартучыга карата берәр җәза бармы? Бу гадәт өчен Аллаһ каршында җавап бирергә туры килерме?

Фәнзия МОРТАЗИНА,

Аксубай районы

Соравыгызга «Иске Таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс җавап бирде:

– Коръәни Кәримдә бу хакта турыдан-туры әйтелгән аять бар. Анда Аллаһы Тәгалә: «Үзегезне үзегез үтермәгез, мин сезгә бик рәхимле булдым», – дигән. Тәмәке тарту үзеңне-үзең үтерүгә тиң. Ул – әкрен үлем. Тәмәкенең кабына ук «сәламәтлек өчен куркыныч» дип язылган. Мөселман кешесе моңа игътибарлы булырга тиеш. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә тагын болай дигән: «Бөтен файдалы әйберләр – хәләл, зыянлылары хәрәм булды». Әгәр нәрсәдер организмга зыян сала икән, ул хәрәм санала. Хәмернең зыяны тәмәкедән дә күбрәк. Ул акылны киметә, баш миендәге нейроннарны үтерә, үпкә, бавыр һәм башка органнарны зарарлый. Моның өзен җәзаны Аллаһы Тәгалә бу дөньяда да, үлгәч тә бирә. Хәмер эчкән кеше имансыз була. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: «Хәмер эчкән кешенең иманы 40 көнгә чыга», – диелгән.

Комментарии