Арчада рухи-мәгърифәт үзәге төзелә

Арчада рухи-мәгърифәт үзәге төзелә

Арча шәһәре үзәк мәчете янында бик зур эшкә тотынганнар. Иске мәдрәсә бинасын, гаражны сүтеп, урынына ерактан ук балкып торачак рухи-мәгърифәт үзәге сала башлаганнар. Танылган якташлары Габдулла Тукай исемен йөртәчәк ул.

Бина өч каттан тора, берсе подвал өлешендә урнашкан, шуңа ноленче кат дип атала. «Подвал өлешендәге катта ашау бүлмәсе һәм кибет булачак. Беренче катта – мөхтәсибәт бүлмәсе, зикерханә, шулай ук конференцияләр залы. Икенче катта – өч укыту классы һәм укытучы бүлмәсе, шулай ук китапханә. Өч катта да бәдрәф һәм тәһарәтханә каралган. Рухи-мәгърифәт үзәге киләчәктә күпфункцияле үзәккә әйләнсен, халыкка хезмәт итсен, дидек. Рәсми чаралар да узсын анда, никах мәҗлесләре дә. Әлегә болар барысы да үзәк мәчеттә үтә», – дип сөйләде Арча мөхтәсибе һәм үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Эмир хәзрәт Миңнемуллин. 800 квадрат метр мәйданлы бина бөтен стандартларга туры китереп төзелә. Лицензияле укыту урыны булырмы – анысы әлегә билгесез, аның буенча сөйләшүләр бара.

Шәһәрдә рухи-мәгърифәт үзәге төзү идеясе юктан гына тумаган. «Арча районы республикада иң зур мөхтәсибәт булып санала. Бүген 92гә якын мәхәлләбез бар. Әмма хәзрәтләрне җитештерү, укыту юк иде. Шушы рухи-мәгърифәт үзәге яңа хәзрәтләр әзерләр, дингә яңа сулыш кертер дип ышанабыз. Икенчедән, Арча элек-электән мәдрәсәләргә бай булган. Мисал өчен, Казиле, Кышкар, Курса мәдрәсәләре даны еракларга таралган. Шуны уйлап, Арча үзәк мәчете каршында рухи-мәгърифәт үзәге төзергә булдык. Билгеле булганча, 2022нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк, үзәкне шул бәйрәмгә туры китереп ачарга дигән ниятебез бар», – ди Эмир хәзрәт. Биредә, беренче чиратта, арчалылар, шулай ук күрше Әтнә районы кешеләре дә гыйлем алыр дип өметләнә ул.

Бина түбә астына кергән инде. Ай ярым вакыт эчендә күтәреп тә куйганнар. «Арчадан эшмәкәрләребез дә, халкыбыз да, хәзрәтләребез дә кушылды. Күмәк көч белән алып барыла, әлһәмдүлиллә. Газ торбалары сузылды, хәзер тәрәзәләр куярга, электр үткәрергә, бинаны тышларга кирәк. Мәчет белән бер типта булырга тиеш ул. Эшнең 30 проценты эшләнде дияргә була, эчке якта эше шактый әле», – ди хәзрәт.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер», – ди. Аллаһ йортын төзергә булышу, бу эшкә үз өлешеңне кертү – бик тә саваплы гамәл. Рухи-мәгърифәт үзәгендә дә гыйбадәт кылыначак, дога укылачак, дин гыйлеме биреләчәк, шуңа күрә ул да Аллаһ йорты санала. Мондый эшкә өлеш кертү – сәдака җәрия, ягъни дәвамлы сәдака да әле ул. Өлеш керткән кешегә әҗере даими рәвештә, хәтта үзе үлгәннән соң да язылып барачак. «Шуңа күрә дин кардәшләребезне шушы изге эшкә кушылырга чакырам. Аллаһы Тәгалә бүген мөмкинлек биргән икән, катнашырга кирәк, чөнки андый мөмкинлек иртәгә булмаска да мөмкин», – ди Эмир хәзрәт Миңнемуллин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии