«Үкенү сәдаканың савабын киметә»

«Үкенү сәдаканың савабын киметә»

Беркөнне редакция телефонына Яшел Үзәннән бер апа шалтыратты. «Сеңлем, кара әле, Коръән ашларында һәркем сәдака өләшә. Бир миңа да, мә сиңа дигән кебек бер-береңә носки, савыт-саба, шикәр, йә булмаса 10 сумлык тимер акча өләшү кирәкме соң ул?» – ди. Аннары, «Йорт хуҗасына гына бир дә, дога укыган кешегә бир ул сәдаканы, ник алыш-биреш уйнарга» дип өстәп тә куйды. Читтән караганда ашларда чыннан да шулай: берәү сиңа акча суза, кемдер кесәңә носки тыгып маташа. Сәдаканың күләме бармы, төс әйбере бирергә ярыймы? Сәдака турында сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирде.

– Нурулла хәзрәт, сәдака нәрсә ул? Күпләр сәдака дигәндә аш мәҗлесләрендә өләшенә торган 5, 10 сумлык тимер акчаны гына күз алдына китерә хәзер.

– Гади тел белән әйткәндә, сәдака – булган әйберең белән бүлешү дигән сүз. Кәефең белән дә, елмаюың белән дә бүлешергә мөмкин. Көч-куәтең булса, кешегә ярдәм итәсең. Бу да сәдака була. Вакыт белән дә бүлешергә мөмкин. Кемгәдер вакытыңны бүлеп бирү – иң зур сәдакаларның берсе. Без белгәне, иң популяры – мал белән бүлешү, монысы кеше тормышына бәйле әйбер. Кешегә тормыш алып бару өчен мал кирәк. Мал белән бүлешүнең билгеле бер күләме юк, ләкин савабы бар. Изгелекнең савабы күбрәк булуын телибез, шуңа күрә изгелекне күбрәк эшләргә тырышабыз. Сәдаканың да савабы күбрәк булсын өчен, син аны дөрес итеп бирергә тиеш. Син бай кеше икән, син аны күбрәк бир. Фәкыйрь икәнсең, мөмкинчелегеңнән чыгып эш ит. Сәдаканың 5, 10 сум дигән билгеле күләме юк. Синдә бер мең сум акча бар ди, шуның 10 сумын сәдака итеп бирсәң, йөздән бер өлешен сәдака итеп биргән буласың. Савап та шул йөздән бер өлеш итеп языла. Синең йөз сумың бар икән, шуның 10 сумын бирсәң, уннан берен биргән буласың. Димәк, ике кеше унышар сум бирсәләр дә, йөз сумнан ун сумын биргән кешегә савап күбрәк була. Меңнән ун сумын биргән кешегә савап әзрәк була. Бай кеше миллионнан бер меңен бирсә, меңнән бер өлешен генә биргән була. Байлар сәдаканы фәкыйрьгә караганда күбрәк бирсәләр дә, җыелган малларының өлешенә карап савап языла. Халыкта «энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән мәкаль бар. Бу әйтем шәригатьтә дә очрый, ләкин кеше бу гыйбарәнең мәгънәсен дөрес аңламый. Бай кеше энә бирсә, бу бүләк түгел, мыскыл итү була. Бай кеше дөя бирергә тиеш. Фәкыйрь кеше энә бирсә, син аны бүләк, сәдака итеп кабул итеп алырга тиеш. Фәкыйрь кешедән дөя сорау – мәгънәсезлек. Элек революциягә кадәр сәдаканы көмеш белән бирергә кирәк дигән сүз бар иде. Бу – сәдаканы әз бирмәгез дигән мәгънәгә ия. Элек бакыр, көмеш һәм алтын акчалар булган. Алтын бөтен кешедә дә булмаган, бакыр исә тиеннәр күләмендә генә саналган, шуңа күрә аны биреп, кешене кимсетмәгез, көмеш акча бирегез дигәннәр. Шул вакыттан калган гадәт буенча, кеше һаман да шул тиеннәрен тарата, хәзер андый мәгънәгә ия түгел ул көмеш. Бер мисал китерәм. Күптән түгел мәҗлес вакытында бер хатын 10 сумлык тимер акча таратып йөрде. Ун сум бирде, бер ун сумы ялгыш тәгәрәп идәнгә төшеп китте. Мин иелеп алмакчы идем, бу апай: «Әй, ярар, ятсын, аннары алырбыз», – диде. Шулчак башыма бер уй килде: әгәр бу 10 сумлык шундый кадерсез икән, идәннән иелеп алынырлык дәрәҗәсе дә юк икән, аны нәрсәгә кешегә бирергә? Сәдака кешегә файда китерергә тиеш, аның файдасын чамалап бирергә кирәк. Димәк, сәдака – ул бүлешү, савап алу чарасы һәм башка кешегә китерә торган файда. Коръәни Кәримдә «Яраткан әйберләрегезне кешегә бирмичә, сез беркайчан да игелеккә ирешмәссез» диелгән. Кирәк булмаганны түгел, кирәк булган әйберне башкаларга бирергә кушкан Аллаһы Тәгалә. Күптән түгел бер хатын-кыз әнисенең пәлтәсен мәчеткә алып килде. «Кияргә була әле аны. Берәрсенә кирәге чыкмыйча калмас», – ди. Күреп торам – 70нче еллар пәлтәсе, ә бу апай һаман да «әйбәт әле ул» ди. Ә ник үзе кими икән соң, киярлек булгач? Димәк, ул йортын кирәкмәгән киемнән чистарта. Ул пәлтәне чыгарып ташларга жәлли, ләкин кими дә. Сәдака бирер алдыннан аның файдасы турында да уйларга кирәк.

– Шулай да, сәдаканың чиге бармы?

– Сәдаканың чиге юк. Тарихта сахабәләрнең бөтен малларын биргән очраклары да бар. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.) бөтен малыңны сәдака итеп бирүне хупламый. Кешенең күңеле тулып, бөтен малын сәдака итеп биргән очраклары бар, тик мондый адым ясаучылар еш кына үкенергә мөмкин. Менә шул үкенү сәдаканың савабын бетерә, чөнки изгелекне эшләгәннән соң мактанырга һәм үкенергә ярамый. Сәдаканы күбрәк биргән саен яхшырак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәдака малны киметми» дигән. Без, кешеләр, киресенчә уйлыйбыз. Син ун сум сәдака бирдең ди. Бу ун сумың өчен Аллаһы Тәгалә сиңа күп савап бирә, калган малыңның бәрәкәтен арттыра. Шул ун сум акчаңны биреп, син аны ахирәт байлыгына әйләндерәсең. Ахирәт байлыгы – синеке, ә бу дөнья байлыгы синеке түгел, чөнки кеше үлә һәм аның бөтен мал-мөлкәте бу дөньяда кала. Ә биргән сәдакабызның савабы мәңгелек. Сәдака кешенең кулына төшкәнче үк Аллаһының кулына төшә. Хак Тәгалә аның күләмен теге дөньяда арттыра. Теге вакытта биргән ун сум, бакыйлыкта ун сум гына булмый инде.

– Коръән ашларында һәркем сәдака өләшә. Бер караганда, алыш-биреш уйнаган кебек бу. Аш үткәргән йорт хуҗалары гына сәдака өләшсә, яхшырак түгелме?

– Юк, бирмәгәнгә караганда сәдака бирү яхшырак. Беренчедән, син мәҗлескә бу малым кире кайтыр дип өметләнеп килмисең, сез бит алдан шуның кадәр акча таратам дип сөйләшеп куймыйсыз. Икенчедән, сәдака бирү – үзең турында уңай фикер булдыру. Син кешегә изгелек кылганда, теге кешенең күңеле җылына. Шул ук малың белән кайтсаң да, бер-берегезгә карата җылы хисләр булдырып кайтасың. Җыелышып билгеле бер сумманы тараткан очракта да, ул акча кимрәк булырга тиеш. Ни өчен, чөнки абыстайга, хәзрәткә дә бирәсең, ә ул бит сәдака өләшми.

– Әгәр тормышың җитеш икән, биргән сәдакадан баш тартыргамы?

– Биргәндә алырга кирәк. Кайберәүләр мин мохтаҗ түгел дип кычкырып җибәрәләр. Әгәр мохтаҗ түгел икәнсең, мохтаҗларга үзең бирерсең, тавыш чыгарырга кирәкми. Яныңда утырган кешегә бир, мохтаҗларга бирерсез, дип әйтеп тапшыр.

– Төс әйбере өләшү гадәткә керде. Хәзер шикәр, савыт-саба, носки өләшәләр. Бу дөресме?

– Әйткәнемчә, сәдака – ул бүлешү. Нәрсәң белән бүлешсәң дә була. Кием белән дә, акчаң белән дә бүлешергә мөмкин. Иң элек бу әйбер кешегә файдалы булсын. Әйберләтә бүлешү сәдакаҗәрия дип атала. Шушы әйберләрне кулланган дәвердә кешегә савап бара. Акча бирдең дә, савап алдың, бетте. Ә әйберләтә биргәндә бүтән төрлерәк. Әйтик, носки бирдең, теге кеше шуны киде, бер ел киде ди, шул кулланган дәвердә бирүчегә савап бара. Элек сабын һәм тастымал тарата торган булганнар. Алар кыйммәт булган, кешегә файдалы булган. Исле сабын булса бигрәк тә, аның белән юынмаганнар да, исе өчен генә саклаганнар. Шуннан калган ул сабын, тастымал бирү гадәте. Нәрсә телисең шуны бирергә мөмкин. Дога китаплары бирсәң, кеше укыган саен бирүчегә савап языла.

– Сәдака кемгә бирелергә тиеш?

– Зәкәт түли алмаган кешегә бирелә. Кемнең кулында 240 мең сум акчасы юк, шуңа сәдака бирергә ярый. Бу төркемгә күпчелек кеше керә. Сәдака, иң беренче чиратта, фәкыйрьләргә бирелә. Фәкыйрь өе һәм ашарына булмаган кеше дип кенә карау кирәкми. Мескен кеше бар, аның торыр урыны да, ашарына ризыгы да юк. Хәзерге тел белән әйткәндә бомж. Хәзерге бомжлар эчеп, исереп, булган малыннан колак каккан кешеләр, тик араларында тормыш төбен күргән чын кешеләр дә очрый. Менә шуларга тиешле сәдака. Ятимнәргә бирергә була, ялгызларга, карт-корыларга, гарип-горабаларга бирелә. Алар бай булырга мөмкин, ләкин фәкыйрьләр дигән сүз боларның барысын да үз эченә ала. Күңелен үсендерер өчен балаларга да сәдака бирелә. Сәдака бирелергә тиешле иң соңгы төркем – дин белән бәйле кешеләр. Болар – дини белем алган шәкертләр, хәзрәтләр, укытучылар. Аларга сәдака тиешле, чөнки керемнәре даими түгел.

– Сәдака акчасын нәрсәгә тотарга ярый? Бу акчага ризык алмагыз дияләр иде.

– Үзеңә ни теләсәң, шуңа тотарга була. Ризыкка да ярый. Кешенең ашыйсы килсә, ашарга кирәк. Кесәсендә акча була торып ачтан үлә алмый бит ул. Сәдака акчасын бары тик хәрәм әйбергә тотарга ярамый. Әйтик, ир-ат шул акчаны җыеп эчә икән, кызлар янына китә икән, гөнаһ булыр. Бу очракта Хак Тәгаләне ихтирам итмәү дигән сүз.

Комментарии