«Бакча уңышының уннан бере безнеке түгел»

«Бакча уңышының уннан бере безнеке түгел»

Аллага шөкер, бу елның мул уңышына да сөенде халык. Берәүләр яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп суыткычка яки базга урнаштырса, икенчеләр гошер сәдакасы бирәсе бар дип, уңыш капчыкларын кул астында калдырды. Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру тиешле, чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш, яшелчә – Аллаһ нигъмәте. Тик без бу турыда оныта башладык кебек. Шул уңайдан, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, гошер сәдакасы нәрсә ул?

– Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «гошер» – ун дигән мәгънәгә ия. Без яшелчә, җиләк-җимешне утыртабыз, эшкәртәбез, карыйбыз, аннары уңышны җыеп алабыз. Шул үстереп алынган уңышның уннан берен мескен-ятимнәргә, шәкерт, мәдрәсәләргә сәдака итеп бирергә тиешбез.

– Аны бирүнең билгеле бер вакыты бармы?

– Билгеле вакыты юк. Уңышны җыю белән өләшсәң, сәдака бирүчегә дә, сәдаканы алучыга да җиңелрәк була.

– Бакчадан алган уңышны күчтәнәч итеп дустыңа, күршеңә бирү сәдака дип саналамы?

– Әйе, әлбәттә. Рәсүлебез (с.г.в.): «Бер-берегезгә бүләк бирегез һәм ул сезнең арагыздагы мәхәббәтне үстерер», – дип әйтеп калдырган. Ниятең күчтәнәч бирү икән, ул күчтәнәч буларак саналыр, ләкин гошер сәдакасы булмас. Гошернең үз таләпләре бар: әйткәнемчә, ул мескен-ятимнәргә, шәкерт-мәдрәсәләргә тиешле.

– Бүген Казанда гошер сәдакасын кайда бирергә мөмкин? Аны кабул итү үзәкләре бармы?

– Аллаһының рәхмәте, Казанда бөтен мәдрәсәләр, мәчетләр дә гошерне җыя. Әйтик, үзебезнең «Гаилә» мәчетендә гошерне мәдрәсә өчен җыябыз. Күбрәк җыелган очракта, мескен-ятимнәргә дә таратабыз.

– Киләсе елгы уңыш та быел биргән гошер сәдакасыннан тора, диләр. Бу дөресме?

– Әйе, әлбәттә. Без бәрәңгене казып алдык та, беркемгә дә сәдака бирмичә базга салдык ди. Уңышның уннан бере барыбер юкка чыга: бәрәңге үрә, чери. Гошер сәдакасын биргән кешене дә, аның уңышын да Аллаһы Тәгалә үзе саклый. Икенче ел уңышлы булсын дип, быел сәдака бирик. Кайберәүләр: «Бәрәңге уңышы начар, ун чиләк кенә чыкты. Бер чиләк сәдакадан нәрсә булыр» ди. Бирегез, шул бер чиләкне. Бу – Аллаһы каршында зур әйбер булып санала. Аллаһы Тәгалә «Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии