ВАҺҺАБЧЫЛЫККА КАРШЫ «КЕМНӘР» КӨРӘШӘ?

Аллаһның китабы Коръәни Кәримдә еш кына үткән кавемнәрнең, милләтләрнең яки шәһәрләрнең ачы язмышы турында искә алына һәм һәрбер кыйссадан соң ошбу кыйссаларда акыл ияләренә зур гыйбрәтләр барлыгын исебезгә төшерә. Без бу вакыйгаларны укыганда үзебезгә сабак алырга тиешбез. Әгәр һәлак ителгән кавемнәргә ни сәбәптән Аллаһның ачы каһәре төшкәнлегенә күз салсак, бу халыкның диннән ерагаюы, дин әһелләренең динне үзләренчә боруы, дөньяга сатылуы, гыйлемсез наданнарның дин белән идарә итә башлавы, Фиргавен кебек ил башлыкларының Аллаһның дине белән көрәшүе һәм тәртип саклаучыларның халыкның бозыклыгына битараф булып, дөнья артыннан куу сәбәпледер.

Тарих дигән нәрсә ул тәгәрмәч кебек, ягъни булып узган вакыйгалар кабатланып тора. Коръәндә искә алынган халыкларның тарихы Татарстаныбызга да әйләнеп килде дип әйтә алабыздыр. Татар халкының динне ташлавы, дин әһелләренең дөньяга сатылуы, гыйлемсез ахмакларның дин башлыгы булып утыруы, тәртип саклаучыларның тынычлыкны саклау урынына халыкны җәбер-золым итүе һәлак булган кавемнәрнең ачы язмышын кабатлый. Бу вакыйгалардан Әлмәт төбәге дә читтә калмады.

Аллаһ тарафыннан җибәрелгән сынау нәкъ бер ел элек башланды. Шушы кыска гына вакыт эчендә булып узган вакыйгаларга гына күз салсак, Коръәндә искә алынган халыкларның язмышына тәңгәл вакыйга кабатлана дияргә була. Төбәгебездәге дин вәзгыятенә карасак – шаккатырлык. Имам-муллалар халыкка Аллаһ динен аңлатасы урынга, дөнья ялтыравыгына алданып, диннәрен, иманнарын сатарга әзерләр… Берәүләре сайлаганда килеп чыккан фетнәне ишеткәч: «Ярый әле бармаганмын, йортсыз да калган булыр идем!..» Икенчеләре, шәһәрдә килеп чыккан вәзгыятьне тәртипкә салыр өчен килгән мөфтигә: «Мин сезнең белән дә, алар белән дә түгел, мин битарафмын», – диеп куркуын яшерүе, өченчеләренең сайларга бармавының сәбәбе дәҗҗалны (антихрист) төшендә күреп, бик нык куркуы аркасында һәм төшендә күргән фәрештәнең аңа килеп «хәбәр итүендә»…

Ярый ла, бу сүзләрне коммунизм динсезлегеннән котылып чыгып мулла булган карт бабайлар әйтсә аңлашылыр иде. Ләкин бит бу сүзләр, мәдрәсәдә бушка ашап, бушка гыйлем алган адәми муллалардан чыга… Мулла булып, сакал сыйпап, тәмле ашап, динне өйрәтәм дип йөрүең Аллаһка һич тә кирәкми… Шул дөнья ялтыравыгын муеныңа асып җәһәннәмгә ташларлар, диелә хәдистә.

Ничә еллар буена Әлмәт төбәген «ваһһабилар», «террористлар оясы» дип бәяләгәннәр иде. Шуны сәбәп итеп төбәктәге имамнар, кайбер гыйлем әһелләрен вазифаларыннан кудылар. Ничә еллар буена 2 мәдрәсә эшләп килә иде. Инде хәзер бу мәдрәсәләр дә кыл өстендә. Күптән түгел мәдрәсә мөгаллимнәреннән мөфтият тарафыннан имтихан алдылар. Алынган имтиханнары да акылга сыймаслык. Бөтен мөгаллимнәрне дә бер шаблонга куеп имтихан алына. Бу нәрсә дигән сүз: мисал өчен институтка киләләр дә бар укытучыларны да бер үк төрле сораулар биреп имтихан тоталар. Физиканы да, географияне дә, урыс телен дә… Мондый ысул белән кайсы институт яки техникум укытучыларыннан имтихан алалар микән?! Шунысы да кызык, мөфти белән бергә Мәдинә шәһәрендә гыйлем алган һәм хәзерге вакытта Әлмәт мөхтәсибе булган Рафик Миннәхмәтов кына имтиханнарын уңышлы бирә. Калган 17 укытучы имтиханнарын тапшыра алмый! Ничә еллар буе укыткан мөгаллимнәр надан, ә Рафик бик акыллы булып чыкты. Димәк, бу мәдрәсәдәге мөгаллимнәр әкрен генә куылып, алар урынына башкалар китерелүгә таба бара дигән сүз. Ә Әлмәт халкына мәдрәсә кирәкми! Аларга бер стакан чәй булса, шул җиткән!!! Аларны мәчет тә, мәдрәсә дә, мөхтәсибнең кем булуы да кызыксындырмый. Бүген шәһәребезнең имам-мөхтәсибе булып Рафик Миннәхмәтов эшли. Кем соң ул? Ниндиерәк бәндә? Әлмәт мөгаллимнәрен Мәдинәдә укып кайткан ваһһабилар һәм алар Татарстанда ваһһабчылык тарата дип гаепләгәннәр иде. Ләкин бит Рафик М. та Мәдинә шәһәрендә шул ук мөгаллимнәр белән укыган. Артларында бернинди кара таплары булмаган имамнарны, мөгаллимнәрне кудылар, алар урынына нәкъ менә «кешеләрен» китереп тә куйдылар.

Рафик М. дигәненең энекәше – Әфган тауларында булып кайткан кеше. Рафикның хәзерге көндә ярдәмчесе – мөфтият тарафыннан җибәрелгән Әбу Бәкр (Абдеев Артур). Ул шулай ук Гарәбстанда Мәдинә шәһәрендә укыган. Анысының да агасы әлегәчә Әфганстан тауларында йөри. Кемнәр болар? Боларны кем куя? Әйтерсең лә кемдер арттан кулы белән этәрә… Әгәр болай барса, нефтьчеләр үзәге булган Әлмәт төбәгендә тынычлыкның булуы шикле! Аларның иртәгә: «Бездә дә икенче Әфган бит!» – дип әйтмәячәкләрен кем әйтә ала?! Беренче күренешләре күзгә күренә дә башлады инде. Рафик М. җомга хөтбәсендә мөнбәрдән: «Татарлар таҗикларның мәчеткә килүенә каршы», – дип, ике халык арасында фетнә уятты. Җомга бетү белән ничә еллар буена тынычлыкта яшәгән халык арасына фетнә салынды. Ярый ла, хикмәтле бәндәләрнең тырышлыгы белән генә бу зур фетнәгә киртә куелды. Ә Рафик: «Минем тагын да мөһимрәк эшләрем бар», – дип мәчеттән чыгып югалды. Ничә дистә еллар буена тынычлыкта яшәп, бер ел эчендә арабызга салкынлык салынды һәм бу салкынлыкның эзе әлеге көндә дә сизелә.

Кая карый хакимият? Кая карый тәртип саклаучылар? Нәрсә уйлый мөфтият?

Әгәр килеп туган вәзгыятьне аңлап, уңай якка төзәтү турында уйланылмаса, Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә искә алынып үткән һәлак ителгән кавемнәрнең ачы язмышы бездә дә кабатланмас дип беркем дә әйтә алмый…

Исемем редакция өчен генә калсын, Әлмәт имамы дип кенә имзалагыз.

ВАҺҺАБЧЫЛЫККА КАРШЫ «КЕМНӘР» КӨРӘШӘ? , 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии