Гөнаһсыз мөселманнар

Гөнаһсыз мөселманнар

Узган атнада иге-чиге булмаган интернет челтәрендә зур гауга тудырган фильм пәйда булды. АКШта яшәүче пастор Терри Джонс катнашында дөнья күргән 14 минутлык әлеге видео шартларга әзер торган дөньясына очкын буларак барып иреште. Нәтиҗәдә, Америка Кушма Штатлары ашыгыч рәвештә Көнчыгыш илләрдән үз вәкилләрен кайтара башлады. Хәер, Ауропа илләрендә дә көн туса яңа шау-шу хакында ишеттерәләр. Әлеге күренешне күпләр инде «Гарәп көзе» дип атады һәм, кызганыч, хәлләр акрынлап шуңа авыша бугай.

Терри Джонс моңа кадәр дә Ислам диненә карата кискен чыгышлары белән киң «танылган» кеше иде. Тәүге тапкыр 2011 елның мартында, изге Коръән китабын көлгә әйләндергәч, Әфганстанда купкан зур гауга нәтиҗәсендә, мөселманнар америкалыларның хәрби базасына һөҗүм итте. 12 кеше һәлак булды, дип игълан ителде. Джонска ияреп, тагын ике пастор шул ук ахмаклыкны кылды. Аларның исеме, аннан соңгы тормышлары хакында интернет челтәрендә күпме генә эзләнсәм дә, кызганыч, таба алмадым.

Әфганстандагы узган елгы ызгыш чәчәк кенә булган икән. Видеофильмнан соң, бар мөселман дөньясы баш калкытты. Һәлак булучылар саны да инде күптәннән дистәне узды. «Аль-Каида» ультрарадикал экстремистлар төркеме интернет челтәрендә, Терри Джонсның фильмына каршы, бар илләрдә дә АКШ дипломатларын юк итүгә өндәгән үз видеоязмаларын урнаштырды. Мөмкинлектән файдаланып калыйк диделәр микән, бу язмалар Ливияда АКШ вәкиле Кристофер Стивенсны һәм тагын берничә кешенең башына җиткән Омар аль-Мөхтәрдән үрнәк алырга чакыра.

Шулай итеп, 14 минутлык ниндидер ахмак видеоязма, инкыйлаб-сугышлардан соң азмы-күпме тотрыклыкка барган мөселман дөньясының тынычлыгын качырды. Ахмак дип әйтүем шунда ки, әлеге видеоны башкача атап та булмый, чөнки эчтәлегендә Мөхәммәд пәйгамбәр акылсыз, кешелек кыяфәтен җуйган зат итеп тасвирлана. Карап чыккач, үзем дә аптырап утырдым. Иң әүвәл, авторларның максаты нинди булды икән. Хәер, әлеге сорауга җавап эзләп баш ватасы юк. Яртылаш гарәп һәм инглиз телендә булгач, сүзләре бик үк аңлашылмаса да, эчтәлегенә бер күз ташлау җитә – максат һәм бурычлары көн кебек ачык. Кызганыч, нәтиҗәсе дә озак көттермәде.

Руслан УСМАНОВ.

Комментарии