- 20.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«И, пешеп үләсең бит бу киемнәрең белән. Шушы эссегә ничек чыдарга кирәк?» – дип жәлләде сарафанлы, эшләпәле ханым үземне. «Апа җаным, беләсеңме тәмугта моннан мең мәртәбә эссерәк, анда эшләпә дә өләшмиләр», – дигәч, уйга калды. Аклану өченме, әллә үзен тынычландырыпмы: «Мин дә бит чиркәүгә йөргәлим, сәдакасын да биргәлим», – дип куйды.
…Тәмам каныктылар бит яулыгым белән хиҗабыма. Имеш, йә гарәпләргә яраклашам, йә төрекләшәм. Юк, дим андый бәйләнүчеләргә, мин Аллаһы Тәгалә Коръәндә кушканча, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) сөннәте буенча киенәм, ә сез көзгедән үзегезгә карагыз. Кайсыбыз матуррак киенгән? Изүеңне күпме ачма, итәгеңне бөтенләй кыскарт яки салып ук ташла – иң күркәм хатын-кыз хиҗабтан, дим. Бу минеке генә түгел, матурлык һәм әхлак төшенчәсен дөрес бәяли белгән ир-егетләребезнең дә фикере.
Кояш бераз кыздыра башлыймы, бар халык диярлек ярымшәрәгә әйләнә. Хатын-кыз гына түгел, өс киеме сөннәткә туры килүче ир-егетләр дә чишенде хәзер – чуар шортыны, ягъни гаилә трусигының урам вариантын үз итте бу затлар. Көн кебек ачык: хатын-кыз үзенә ир-атны җәлеп итәр өчен чишенсә, ирләргә карап, кайчак күңел болгана, йә жәлләп куясың – кайберсе кәҗәнеке кебек йонлач нәзек сыйраклы, икенчеләренең исә корсаклары тезгә якын асылынган. Мескен ирләр, дим, сез бит болай да бик үтемле «товар», сезгә сорау зур, сигез хатынга берәү туры киләсез, йөрмәгез шәрәләнеп. Үзегез үк һәр адым өстегезгә сикерергә торган хатын-кызлардан шүрләп йөрисез. Жәллим сезне.
…Бәйләнмәгез әле хиҗабыма, мөселманнар ничек киенергә тиеш, шулай киенәм, дим. Алайса, ник татарча киенмисең, әбиләребез болай киенмәделәр бит, дип бәйләнәләр. Андыйларга ярымшаярып: «Әйдә, иртәгә үзең каюлы читек белән чигүле калфак һәм озын бала итәкле күлмәгеңне киеп эшкә кил, яме, икенче көнне мин дә, башкалар да, нәкъ сезнеңчә, әбиләребезчә киенеп чыгарбыз, вәгъдәме?» – дим. Нишләптер берсе дә ризалык биреп, шәхси үрнәк күрсәтергә ашыкмый. Сиңа эсседер дип жәлләүчеләргә, юк, эссе түгел, дим. Хиҗабым мине яман күздән, гайбәт сүздән һәм Аллаһының ләгънәтеннән дә саклый. Имамнарның күпчелегенә бары бер сорауны бирәсем килә: мәчет-мәхәлләләребезнең хуҗасы буларак, сезнең һәр адымыгыз халыкның күз уңында. Әмма күбегезнең хатыннары яулыксыз, ярымчишенгән хәлдә. Әгәр үз гаиләгездәгеләрнең Ислам таләпләренә туры китереп киенүләренә ирешә алсагыз, сезнең мәхәллә алдында дәрәҗәгез бермә-бер үсәр иде. «Башта үз гаиләңнән башла, аннан халыкка чык», дигән хәдисне бөтенләй белмисез, ахры. Сезнекеләр үзгәрсә, безгә дә бәйләнмәсләр, мулласы нинди, мәхәлләсе шундый дип тә төрттермәсләр иде.
Яшь кенә бер туташ сөйли. «Англиядә стажировка үткән вакытта, үзебезнең яктан килгән Таня белән дуслаштым. Гел инглизчә генә аралашып туеп та киттекме, ул минем нинди милләттән булуымны сорады. Мин – татар, ә син үзең кайсы халык баласы соң, дигәч, дәшми торды. Аннан, соклануын яшермичә:
– Сез – татарлар бер дә курыкмый, мин – татар, дисез. Татарлыгыгыз белән горурланасыз. Ә мин үземнең мари икәнлегемне гел яшерәм. Ирем дә башта үзен чуаш дип түгел, урыс дип атый иде, – дип көрсенде яңа танышым.
Кая гына барсам да, мин – татар, мин – мөслимә дип горурланам. Чөнки минем сөйләм телем төрки телләр арасына тылмач тел, гарәп теленә дә бик якын. Халкымның шанлы тарихы, данлы үткәне бар. Шулай булгач, нигә әле миңа татарлыгымнан оялып торырга? Бервакыт күрше кызы белән автобуста барабыз һәм тыйнак кына татарча әңгәмә кордык. Шулчак бер урыс агае өстебезгә җикеренә башламасынмы?! Имеш, без Русиядә яшәгәнебезне онытканбыз, урыс телен мыскыл итеп, татарча сөйләшәбез. Үзенең татар телен күрәлмавын ярып салды. Аны тагын ике марҗа җиңгәчәй элеп алды. Әй сүктеләр инде татарларны, имеш, без әлеге җирләрне басып алучылар, бу милләтне изүчеләр булып чыктык. Үз тарихын бөтенләй белмәгән килеш башкалар өстеннән таяк болгаган бу адәмнәр бик кызганыч иде шул әлеге мәлдә. Тик автобустагы халык шым гына тамаша кылуны тегеләрне тыюдан өстен күрде, берәү дә безне яклап дәшмәде. Сабыр шул татарым, кирәксә дә, кирәкмәсә дә дәшми. Югыйсә, автобуста күбесе татарлар иде, чөнки һәр милләтнең йөзенә карап та аерымлап була. Шулай бөек милләт тарафыннан нык куркытылу яки маңкортлыктыр инде бу дип уйладым да, дустым белән рәхәтләнеп инглиз телендә сөйләшә башладык. Монысы да ошамады бит теге урыс абзыйга, тагын безне сүгәргә тотынды. «Үзләре монашкалар, тагын җитмәсә, кыргыйлар телендә, кеше аңламасын дип сөйләшеп, бөтен Русия халкын оятлы итәсез, – дип, таягын селтәп-селтәп куйды. – Сталин бабагыз исән булсамы, күрсәтер иде үзегезгә», – дигән сүзләр үк чыга башлады авызыннан. Вәт, дөньясыннан артта калгансың бит, бу – дөнья халыклары аралашу теле, дип үз телендә җавап бирдем моңа. Ярый автобус тукталышка килеп җитте, безне каһәрләп сүгеп, изелгән милләт вәкилләре төшеп калды.
Яңа тукталышта бер төркем мөселман яшьләре килеп кергәч, автобустагылар тагын шым булды. Иншалла, аларга бәйләнмәсләр, урысча сөйләшәләр, дип уйлап та өлгермәдем, бер татар түтие кычкыра башлады. «Үзегез мөселманнар, ник урысча сөйләшәсез?» – дип өзгәләнә. «Я, кемгә дә ярап булмый бит, җәмәгать», – дип кычкырып әйтергә мәҗбүр булдым. Халыкка ярап булмый – син мөселман; нәзарияткә ярамыйсың – традицион яки татарча түгел. Имамнар исә, син төрекчә, безнеңчә түгел дип кисәтәләр. Имеш, әби-бабайлар алай укымаган, болай укыган, традицион ислам тотканнар. Гел каршылык, гел таркаулык түгелме соң?
«Безнең гәҗит»нең бер санында мәчетләрдә урыс телендә вәгазь сөйләүне тәнкыйть иткән имам абзыйга җавабым, бәлки, ирешер. Мәктәпләрдә бары урыс телендә генә укытуны истә тотып, Исламны кабул иткән яшьләр һәм шәһәрдә яшәүче халык татар телен аңламауга вәгазь сөйләүче гаеплеме? Ул нинди телдә генә сөйләмәсен, безгә Аллаһы Тәгалә сүзләрен, аның кушканнарын аңлата. Күпчелек тыңлаучы нинди телдә аралаша, шул телне сайлый. Әлеге агайга, ярымшаяртып, озакламый кытайча сөйли башласалар да, аптырыйсы юк, диясем килә. Урыслашып арыдык, инде кытайлашасы гына калды. Ашаган, кигән – кытайныкы, уенчык – кытайныкы, ә үзем Ходайныкы дими, ни дим. Аллам үзе сакласын. Шуңа минем хиҗабымны кайгыртмагыз, һәркем үз-үзен кайгыртсын. «Кешедән җиде мәртәбә өстен булсаң гына аны хөкем ит», – ди иде мәрхүм әбием. Кыямәт көнендә һәркем үзе өчен генә җавап тотачак. Аллаһы Тәгаләнең биргән вәгъдәсе бар, имансыз кавемнәрне юк итеп, аларны икенчеләре белән алмаштырырмын,ди Ул.
Шулай булгач, нигә татар булуыңны, мөселманлыгыңны яшерергә? Син дә ки хиҗабыңны, үстер сакалыңны. Әгәр хәлеңнән килсә… Үзең дә беләсең, барыбер бер көн килеп, һәркем Аллаһы каршына басачак. Анда сорауны син түгел, сиңа бирәчәкләр.
Әдиар ГАЛИМҖАНОВА.
Бәйләнмәгез әле ,
Комментарии