Уң тараф

Уң тараф

«Болгар» радиосыннан турыдан туры эфирда бара торган «Хак дин» тапшыруын тыңлаучы милләттәшләребез кайчакта шактый кызыклы, хәтта сәер сораулар бирәләр. Мәсәлән, күптән түгел бер ханым мондый сорау белән мөрәҗәгать итте: «Кәгъбәтуллаһ тирәсендә таваф кылучылар ни өчен сәгать уклары йөрешенә каршы әйләнәләр икән? Шуңа минем бик эчем поша!»

Тапшыруда катнашучы хәзрәт аңа таваф кылу йоласының үзенчәлеген аңлатырга тырышты. Әлеге мәсьәлә бик җитди булганга, минем аны киңрәк яктыртасым килә.

Әйе, өстән караганда, таваф кылучылар сәгать телләре йөрешенә каршы юнәлештә әйләнәләр. Кәгъбәтуллаһның хуҗасы, исеменнән аңлашылганча – Аллаһ Тәгалә, һәм аңа бәйле булган гамәл-гыйбадәтләрнең тәртибен дә Ул билгеләгән. Тарихтан билгеле: Раббыбыз Ибраһим пәйгамбәргә (г.с.) кешеләрне Хаҗ кылырга чакырырга кушкан. Ибраһим (г.с.)нән башлап, барлык пәйгамбәрләр дә, шул исәптән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә, аларның кавемнәре дә тавафны шул рәвешчә кылганнар һәм кылалар. Ә гомумән алганда, җир йөзендә бара торган әйләнмәле процессларны Раббыбыз Үзенең хикмәте белән нигездә нәкъ менә сәгать телләре йөрешенә каршы, ягъни уңнан сулга таба бара торган итеп көйләгән.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә безгә җир өстендә йөрергә һәм Үзенең галәмәтләренә игътибар итәргә, башыбызны эшләтеп фикерләргә куша. Аның хикмәтле галәмәтләре күп, шул исәптән әйләнү күренеше булганнары да. Шуларның тормышыбызда очрый торган берничәсен генә карап үтик.

Көчле җил чыкканда кайчакта «өермә» дигән күренеш хасил була. Аны «торнадо», «смерч» дип тә атыйлар. Өермәне күрмәгән кеше юктыр. Әгәр аңа өстән, болытлардан карыйбыз дип күз алдына китерсәк, өермә һәрвакыт сәгатъ телләре йөрешенә каршы, уңнан сулга әйләнә. Диңгезләрдә, тирән елгалардагы чоңгыллы урыннарда гадәттә су әйләнмәсе, суның бөтерелүе күзәтелә. Аның әйләнеше дә фәкать уңнан сулга таба була. Бакча эшләре белән шөгыльләнүчеләргә эт эчәгесе дигән чүп үләне яхшы таныш. Бу үлән дә, башка шуның ише үсемлекләр дә югарыга үрмәләгәндә, агач-куакларга гел уңнан сулга таба уралып менәләр. Боларга охшаш башка мисаллар да китерергә мөмкин.

Ислам дине – Аллаһ Тәгаләнең хак дине. Ул динне безгә өйрәтеп калдырган Пәйгамбәребез (с.г.в.) теге яки бу гамәлне кылганда һәрвакыт уң тарафка өстенлек биргән. Аның сөннәтенә нигезләнгән әдәп-әхлак кагыйдәләре буенча, мөселман кеше уң кулы белән ашарга тиеш. Өс һәм аяк киемнәрен кигәндә, «бисмилләәһ» дип әйтеп, уң кул яки уң аяктан башларга кирәк. Тәһарәт алганда, уң кул белән уң аякны алданрак юабыз. Мәчеткә уң аяк белән атлап керәбез. Азан әйткәндә башны әүвәл уңга, аннары сулга борабыз. Намаз укыганда уң кулны сул кул өстенә куябыз. Кәгъдәгә утыргач, уң аякның табанын бастырып куябыз, уң кулның имән бармагын күтәреп Аллаһның бердәнбер иләһ икәнен раслыйбыз. Намазны укып бетергәндә сәламне башта уң тарафка бирәбез. Бер төркем кешеләр белән кул биреп сәламләшкәндә яки аларга нәрсәдер өләшкәндә, уң ягыбызда торган кешедән башлау тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһны зикер иткәндә тәсбих сүзләрен уң кулының бармаклары белән санаган, йокларга ятканда уң ягына яткан һәм башкаларга да шулай эшләргә кушкан, иртәнге намазның сөннәте белән фарызы арасында уң ягына ятып торган. Коръәндә Аллаһ сүзләренең уңнан сулга таба язылуы һәм укылуы да игътибарга лаек. Шунысын да әйтергә кирәк, истинҗә, истибра кылу, борын сеңгерү кебек күңел каралта торган гамәлләрне уң кул белән башкару мәкруһ санала.

Ислам диненең уң тарафка өстенлек бирүе дингә кагылышы булмаган гореф-гадәтләргә дә күчкән. Мисал итеп цирк аренасында атлы җайдаклар чабуын, халыкның җырлы уеннарында кешеләрнең кулга-кул тотынышып түгәрәктә әйләнүен, Яңа елда балаларның чыршы тирәсендә әйләнүен һәм башка шундый күренешләрне китерергә мөмкин. Алар да уңнан сулга таба үтәлә. Халкыбыз телендә йөри торган «уңган кеше», «уңайлы урын», «уңдырышлы туфрак», «уңышка ирешү» кебек гыйбарәләр дә «уң» сүзеннән барлыкка килгән. Аңлапмы-түгелме, совет мәктәбендә сулагай балаларны да уң кул белән язарга мәҗбүр итәләр иде. Аллаһка шөкер, бу мәгънәсез ирексезләү инде артта калды һәм кире кайтмастыр. Һәм менә монысы да безнең тормыш: сөяркәле зина әһеле турында сөйләгәндә, «уңга йөри» димиләр, «сулга йөри» диләр.

Вафат булган мөселманны Аллаһ хозурына тиешенчә озату – динебезнең аерылгысыз өлеше. Ислам дине монда да уңны сулдан аеруны таләп итә. Мәетне уң ягыннан башлап юалар, ләхеттә кыйблага каратып уң ягына яткыралар. Кыямәт көнендә, каберләрдән кубарылып Мәхшәр мәйданында җыелгач, изге кешеләргә гамәл дәфтәрләре уң яктан, уң кулларына биреләчәк, аларның Җәннәткә керәчәге шуннан ук билгеле булачак.

Раббыбыз Коръәннең «Бәләд» сүрәсендә Үзенең бәндәләрен ике төркемгә бүлеп, уң һәм сул тарафка аерып күрсәтә. Аллаһ ризалыгы өчен дип изге гамәлләр кылып яшәгән кешеләрне Ул уң тараф кешеләре дип атый, алар Җәннәткә керәчәк. Ә Коръәнне санга сукмаган, аңа ышанмаган, Аллаһка итагать итмәгән кешеләрне Җәһәннәмгә керәчәк сул тараф кешеләре дип бәяли. (90:18-20).

Ә сәгатькә килгәндә, аны бит фәкать кешеләр ясый. Ничек ясасалар да, телләре кайсы якка әйләнсә дә, безнең өчен барыбер түгелмени? Бары тик вакытны гына дөрес күрсәтсен. Сәгать телләре минутларны саный, ул минутларны без инде мәңгегә югалтабыз. Шулай итеп көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә, Аллаһ Тәгалә безгә Ахирәткә әзерләнер өчен биргән гомер бик тиз уза. Ә Ахирәткә әзерләнәбезме соң? Раббыбыз каршына нинди гамәлләребез белән барып басарбыз? Ул безне уң тараф кешеләре төркеменә кушармы?

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии