- 20.05.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №19 (15 май)
- Рубрика: Иманга юл
Хәзер тормышыбызны телевизорсыз күз алдына да китереп булмый. Ул хәтта фикерләвебезгә үк йогынты ясый. Мин үзем татар телеканалларын яратып карыйм. Әле менә апрельнең 14ендә «ТНВ» каналыннан күрсәтелгән «Ком сәгате» тапшыруын бик ошаттым. Казанның Ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшинның чыгышы бик эчтәлекле булды. Бик тирән белемле, әхлаклы кешедер, дигән фикер калды чыгышыннан соң. Аның әйтүе буенча, Татарстанда хәзер 500ләп мәчет бар икән. Ә шул мәчетләрдә эшләр өчен имамнар җитешми. Булганнарының да күбесе чит илләрдә укып, андагы тормыш рәвешен күреп кайткан кешеләр. Алар авыл җирендә яшәргә теләми, вәгазь сөйләүдән башканы белмиләр, халык белән аралашу начар, ди. Әйе, ул дөрес әйтә. Халыкның милли тарихын да белергә кирәк, аның йолаларын, телен белмичә, ул халык белән аңлашып булмый. Телевизордан, татар халкы булдыклы, бөек халык, үзенең милли культурасын, йолаларын, гореф-гадәтләрен күз алмасыдай саклый, дип сөйләп, халыкны алдалап кына эш барып чыкмый бит.
Чит илдә укып кайткан муллалар авылга кайтып эшләргә теләми, дигән фикергә кушылып, әйтим әле. «Аллаһы Тәгалә биргән ике каш арасыдай кыска гомерен бернинди дә яшәү шартлары булмаган авылда кемнең үткәрәсе килсен?
Телевизордан байлар яши торган европалашкан авылларны гына күрсәтәләр бит. Монысы минем фикер: татар авылларында яшәүче гади авыл кешеләрен генә түгел, татарның гади халкын да санга сукмыйлар бугай хәзер. Читтә яшәүче татарларны ныграк кайгырталар. Телевизорны ачсаң, чит илләрдә, чит өлкәләрдә яшәүчеләрне күрсәтәләр. Көн саен «Татарлар» дигән тапшыру була. Чит илдә яшәүче татарлар үз тормышларыннан бик канәгать булып сөйли, бер дә зарланмыйлар. Ә безнең үзебездә яшәүчеләр авырлыкларга түзәргә, зарланмаска өйрәнгән. Зарланып кая барасың. Шушы сүзне язгач, бер игълан искә төште. Авылда 30 елдан артык хезмәт куйганнарның пенсиясе быелның 1нче гыйнварыннан 1300-1400 сумга артты, имеш. Бу авыл халкыннан көлү өчен эшләндеме? Чөнки терлекчеләр белән механизаторларныкы гына арткан булып чыкты. Депутатларның гади халык өчен нинди җиңеллек эшләгәннәре бар?
Авыл халкының Бөек Ватан сугышы елларында күргән авырлыгы, күрсәткән батырлыгы турында мин үзем дә бик күп яздым. Ләкин бер генә язмама да берәр депутат яки җитәкченең җавап язганы булмады. Мин үзем дә шул сугыш чоры балаларының берсе.
Революциягә кадәр халыкта дин беренче урында торган. Муллалар халыкка хезмәт иткән. Безнең Мамадыш районы Ишки авылы уртасында Фазыл мулланың гектар ярымлы җимеш бакчасы була. Үзенең уллары Шәйхелислам һәм Фәхрислам белән шушы бакчада көннәр буе бил бөгеп, төрле җимешләр үстергәннәр. Аларны кышка киптереп куя торган булганнар. Бакчага беркем дә кермәгән, мулланы барысы да хөрмәт иткән. Фазыл мулла ул җимешләрне авыручыларга бушлай бирә торган булган, чөнки ул заманда әле аптекалар юк.
Кави МОРЗАХАНОВ,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Комментарии