Фәния календарьлары

Сүзем Фәния Хуҗиахмәт мөхәррилегендә чыгып килә торган татар-мөселман календаре хакында. Фәния ханым менә инде 26 ел календарьлар бастырып чыгару эше белән шөгыльләнә. Ул календарьларның теләсә кайсы елгысын ачып кара – анда Ислам дине белән бергә башка бик күп мәгълүматка тап буласың. Күпләр бу календарьны дин тотучылар өчен догалар, вәгазьләр, киңәшләр генә дип кабул итә. Һәм бик ялгыша. Чөнки календарьда төрле тарихи вакыйгалар, танылган дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле халыкларның һәм диннәрнең дини бәйрәмнәре турында укып, белемеңне баетасың. Календарь рус телендә дә бастырыла. Бу хәл хәзерге вакытта бик кирәкле эш. Шуның өчен аны татарлар Русиянең төрле өлкәләреннән килеп ала. Бәясе дә кыйммәт түгел. Әле Фәния ханым аларны бушлай да өләшә. Мәсәлән, 2018нче елда Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көне уңаеннан үткәргән митингта катнашучыларга кочак-кочак үзе өләшеп йөрде.

Киләсе елларда да Фәния ханымга изге эшендә уңышлар юлдаш булсын.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии