ИМАНЛЫ БУЛЫЙК!

Рәсим хәзрәт Хәбибулланың «Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте» (№51, 26 декабрь, 2012 ел) дигән язмасын укыгач хат юлларга булдым. Ни өчендер ул Коръәннең (3.85) аятенә ишарә итеп: «Бездә ертыша-ертыша ата-бабалардан килгән гамәл дип, мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздырулар башка дингә иярү була», – дип язган иде.
Безнең бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәннән бирле, аның кануннарына буйсынып, гореф-гадәтләрен саклап безнең көннәргә кадәр китереп җиткергәннәр. Нигә моңа бәйләнеп, каныгып торырга инде. Бу темага элегрәк тә язылды. Рәсим хәзрәт үзе дә гарәп илләрендә укып кайтканмы? Югыйсә, болай дип язмас иде. Төрле юнәлешләргә иярмичә, үзебездә булганнары белән гамәл кылып яшик.
Мәет чыккан йортта Коръән укыту, әрвахларның рухларына дога кылдыру шушы йортта калган якыннарының өсләрендә калган бурычлары. «Әрвахларга күп дога кылыгыз, мәҗлесләргә чакырган җиргә бармый калмагыз» диелгән пәйгамбәребез хәдисләрендә. Коръән укыту, укытмау хуҗалар ирегендә.
Кайбер язмаларда «имамнарның белеме юк» дигән фикерләр чагыла. Мин моның белән килешәм. Ләкин үз мисалымда моңа аңлатма биреп карыйм әле, чөнки күп авылларда минем кебек имамнар эшлидер дип беләм. Мин үзем «Уразлы» совхозында прораб булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Эшләгән вакытта да Рамазан аенда ураза тоткалап, эштән иртәрәк кайтылса, ахшам намазына мәчеткә кереп йөргәли идем. Ялга чыккач, җомга намазларына йөргәләдем. Авылыбызның имамы бакыйлыкка күчкәч, мине ирексезләп диярлек аның урынына эшкә күндерделәр. Теләмәсәм дә, бу эшкә алынырга туры килде, чөнки авылда кем дә булса бу вазыйфаны башкарырга тиеш. Моның нинди җаваплы икәнен аңлап, эшли башладым. Без, авыл имамнары, китаплардан укып үзлегебездән өйрәнәбез. Шәһәрләрдә укыйм дисәң, чат саен мәчет-мәдрәсәләр бар, ә авыл җирендә андый мөмкинлекләр юк бит. Укыган шәкертләр дә авылларга кайтырга атлыгып тормыйлар, чөнки биредә эш юк. Яшь кешенең өйләнәсе, тормышын алып барасы да бар бит әле. Ә мәчетләрнең хезмәт хакы түләрлек кереме юк. Авыл мәчетләренең чыгымын, андагы авырлыкларны үзе эшләгән кеше генә белә. Биредә бөтен хуҗалык эшләре дә имамнар өстендә бит.
Сәдакага килгәндә, бирсәләр алабыз. Ләкин ул имамнар кесәсенә керми, мәчет чыгымнарына тотыла. Мохтаҗларга, авыруларга, янгыннан зыян күрүчеләргә, «Яңарыш» фондына да өлеш чыгарырга кирәк. Аллаһыбыз үзе разый булса иде дә, кабуллардан итсен иде. Авыл имамнары хөкүмәт биргән пенсиягә шөкеранә кылып яшәп яталар. Аллаһының рәхмәтенә өмет итеп, җәннәтләрен күрү бәхете эләксен дип, эшләп ятучы бу фидакарь затларның гайбәтләрен сатмагыз.
Мин үзем газетагызны күптәннән алдырам. Анда чыккан дини язмаларны мәчеткә алып барып укыйм.
Ислам кануннары буенча, иманлы булып, бер-беребезне рәнҗетмичә яшәсәк иде.
Юныс Салих улы ЗАКИРОВ.
Яшел Үзән районы, Зур Җәке авылы -хатыйбы.

Комментарии