- 20.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Иманга юл
«БГ»да «Зираттагы тынычлыкны кем бозды?» дигән язма (27 гыйнвар, 2010 ел) чыкканнан соң, шул турыда басылган башка хатларны да кызыксынып укып бардым. Тәнзилә ханым әйткәнчә, ике метр җир өчен нигә шулкадәр бәхәс куптарганнарына аптырап та киттем.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Кызларыгыз христиан динендәге егеткә кияүгә чыгамы, егетләрегез өйләнәме – иң беренче эш итеп, никах укытасыз. Бу бит, югыйсә, дөрес тә түгел. Бәлки, Әлфия ханым да рус ире белән никах укыткандыр. Ул очракта мөселман зиратына күмәргә дә ярасын инде.
Татар кызлары рус яисә керәшен егетенә кияүгә чыга да туган-тумачасы: «Менә рус киявебез яисә киленебез мөселман диненә күчте», – дип сөйләп йөри. Бу һич кенә дә дөрес түгел, дип уйлыйм. Әгәр ул чиркәүдә поп тарафыннан чукындырылган икән, теләсә дә, ислам диненә күчә алмыйдыр. Чөнки аның маңгаена гомерлеккә тәре сызыла…
Тормыш тәҗрибәмнән чыгып, тагын шуны әйтә алам: башка диндәгеләр зиратына күмелгән мәет җаны тынычлык тапмыйдыр. Мәсәлән, апам мөселман егетенә кияүгә чыгып тормыш итте. Хәзер 30 еллап татар зиратында ята. Исән чагында мөселман диненә күчтем, дип йөргәч, татар исеме әйтеп, мулла белән соңгы юлга озаттылар. Балалары да шулай теләде. Без исә аны бакыйлыкка күчүчеләрне яза торган кенәгәгә теркәмәдек, үз динебез буенча искә алмадык. Ә берникадәр вакыт узгач, ул туганнарның әле берсенең, әле икенчесенең төшенә кереп, үзенә булышуын сорады. «Мине оныттыгыз, Ходайдан мине ярлыкавын сорагыз», – дип ялварган ул. Соңыннан үз исеме белән кенәгәгә теркәдек, искә алдык. Шуннан соң ул төшкә кермәс булды.
Энемнең хатыны – мөселман кызы. Әниебез үлгәч, ул татар әбиләренә сәдака биргән. Әнием исә төшенә кереп, аны я ачуланган, я куркыткан. Авылга кайткач, ул бу хакта елап сөйләде. Без аңа: «Син әнинең исемен әйтеп, рус әбиләренә сәдака биреп кара әле», – дидек. Киңәшебезне үтәгәч, әни тынычланып калган.
Дөньяда төрле гыйбрәтле хәлләр бар. Барысын да Ходай кушканча үтәп бетереп булмый шул. Анда киткән кеше, кайда күмелсә дә, кире кайтмаячак дип тынычланасы гына кала.
Бер керәшен әбисе.

Комментарии