Дин һәм без

Соңгы елларда дингә игътибар артканнан арта бара. Коръән укыту мәҗлесләрендә дә вәгазьләр укыла. Билгеле инде, болар бик күркәм күренеш, шулай дәвам итә күрсен. Ләкин кайчакларда арттырып җибәрәләр кебек.

Һәрхәлдә, иң беренче тәкъдим буларак намазга басарга өндәү булса, икенчесе – хаҗга барырга басым ясау күзәтелә. Без абыстайлар һәм хәзрәтләр тарафыннан укылган әлеге вәгазьләрне сабыр гына тыңлыйбыз. Ләкин намазга басарга, кылырга өндәгәндә, басым ясарга кирәк түгелдер, мөгаен. Без – өлкән буын кешеләре, Совет чорында, тыелган заманда ачлы-туклы үстек, авыр яшәдек. Мәктәптә укыганда, кечкенә сыйныфларда ук, укытучылар безне ураза тотмый микән дип, көнбагыш биреп ашатып тикшерәләр иде, әбисенә ияреп укый дип, теңкәгә тияләр иде. Шулай итеп, бу афәтле шаукым бер миңа гына тимәде, һәркемгә кагылды. Әмма шулай булса да, без Аллаһыдан җәяүләп качкан буын түгел (барыбыз да чын мөселман балалары булып калдык). Ә хәзер картайгач, кайсыбыз дин сабагын алдыра ала, кайсыбыз юк. Ни дисәң дә, ул бит үз телебездә язылган шигырь ятлау гына түгел. уку ул бик четерекле һәм җаваплы гамәл. Ул Аллаһы белән әңгәмә кылу, ялвару, гафу үтенү. Үтә дә төгәллек, пакьлек, сафлык таләп итә бу гамәл. Ә инде кешеләр алдында мактану, масаю өчен генә укылган намазларны Аллаһ кабул итәрме? Кайберәүләр, мәчеткә йөреп бер-ике аять өйрәнеп алалар да, башкаларны тәнкыйть утына тота башлыйлар. укыйсыңмы, фәлән доганы беләсеңме, яле укып күрсәт дип, аш мәҗлесләрендә кешеләрне уңайсыз хәлгә калдыралар. Үземнең дә мондый хәл белән очрашканым булды. Мин бер танышыма: «Исәнмесез!» дигәч, ул: «Әссәламәгәләйкүм дип эндәш, агач тел, шулай сөйләшәләрмени, сүзеңне кешегә сәлам бирүдән башла», – дип җавап кайтарды. Билгеле, мин дә сүзсез калмадым, бу ханымның телен тешләтергә туры килде: «Мине тәнкыйтьләгәнче, үткәннәреңә әйләнеп кара, үзеңне кеше алдында тота белергә өйрән», – дидем.

Хаҗ кылу – намаз укудан да җаваплырак гамәл. Моның өчен сәламәтлек тә, акча да кирәк. Ә очын-очка ялгап яшәүче гади пенсионер, ярдәмчеләре булмаса, ул акчаны каян юнәтсен соң?

Динне, әлбәттә, хөрмәт итәбез. Һәркем үзенең мөмкинлегеннән чыгып, Аллаһ кушканнарны үти. Бу юлда һәркем, үзенең мактанасы килү хисен тыеп, кешеләргә басым ясамый гына үз гамәлләрен кылсын иде. Барыннан да элек, тәкәбберлек, хөсетлек, гайбәт сату кебек яман гадәтләрдән арынсак иде. Аллаһ безне үзе күрә, үзе белә, үзе бәяли!

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии