Дини традицияләр милли аңның формалашуына йогынты ясый

Дини традицияләр милли аңның формалашуына йогынты ясый

Мәгълүм булганча, быел киң җәмәгатьчелек мөһим вакыйганы – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәргә җыена. Якынлашып килүче әлге олуг юбилей уңаеннан Русия Ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин белән очрашып, кайбер тарихи хатирәләрне барладык. Әңгәмәдәшебез Идел буенда Исалам динен кабул итү сәясәте, әлеге хәлнең Идел буе Болгар дәүләте һәм тулаем татар дөньясы үсешенә ясаган тәэсире турында сөйләүдән тыш, Исламдагы юнәлешләр төрлелеге вазгыятенә карата да фикерләрен белдерде:

«ИДЕЛ БУЕНДА VII-VIII ГАСЫРЛАРДА МӨСЕЛМАННАР БУЛГАН...»

– Без совет чорында укыдык. Ул вакытларда Ислам динен кабул итү темасы бөтенләй игътибарга алынмый иде бит. Мин Казан дәүләт университетында тарих бүлеген тәмамладым. Анда «Татарстан тарихы» дигән бүлекчә бар иде. Җитәкчесе Миркасыйм ага Усманов булды. Әлеге бүлекчәдә безгә иске татар язмасы һәм татар әдәбияты тарихы буенча дәресләр бирделәр. Ләкин Ислам дине тарихы турында аерым мәгълүматлар өйрәтелмәде. Бездә күпмедер дәрәҗәдә гомуми күзаллау гына бар иде.

Әлеге мәсьәлә 90нчы еллардан соң гына ныклап өйрәнелә башлады. Дөрес, ул хакта берән-сәрән язучылар совет чорында ук бар иде. Мәсәлән танылган татар тарихчысы, археолог Альфред Халиковның хезмәтләре мәгълүм. Аның хатыны Елена Халикова Идел буенда мөселман каберлекләре турында кандидатлык диссертациясе язды. Ул археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган мөселман каберлекләренә нигезләнеп, Идел буенда Ислам дине Х гасырда гына түгел, инде күпкә алдан булуы турында китап чыгарган иде.

Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗәни дә хезмәтләрендә язып калдырганлыгы билгеле. «Идел буенда инде VII-VIII гасырларда ук мөселманнар күренә башлаган», – дип яза ул. Шулай ук, Разаэтдин Фәхретдин дә «Болгар вә Казан төркиләре» дигән китабында Идел буенда мөселманнарның шактый иртәрәк барлыкка килүләре турында байтак мәгълүмат биреп калдырган.

Гомумән, тарихи чыганакларга һәм соңгы елларда тарихчыларыбыз, археологларыбыз тапкан дәлилләргә нигезләнеп шуны әйтә алабыз: дөрестән дә, Ислам дине Идел буенда Х гасырда гына түгел, ә күпкә иртәрәк тарала башлаган булган. Ләкин Идел буе Болгар дәүләтендә аның рәсми рәвештә кабул ителүе нәкъ менә 922нче ел белән күрсәтелә. Бу вакытта Ислам дине Болгар дәүләтенең идеологиясен чагылдыручы бер инструментка әйләнә. Ягъни, хәзерге Русия территориясендә рәсми рәвештә иң беренче мөселман дәүләте барлыкка килә.

«КАВКАЗДА – БЕРЕНЧЕ МӘЧЕТ, ИДЕЛ БУЕНДА – БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТ!»

– Бу уңайдан кайберәүләр тарафыннан, аеруча Кавказ якларында, икенчерәк фикер дә ишетелгәләде. Кавказда Дербент шәһәре бар бит. Ислам дине шул Дербентта иртәрәк тарала башлаган, диючеләр бар. Әйе, дөрес. Дербент иртәрәк мөселман шәһәренә әверелә. Анда Русия территориясендә иң беренче төзелгән мәчет тә бар. Әмма ләкин, ул мөселман дәүләте булмаган. Тагын бер кат ассызыклап әйтәм, нәкъ менә беренче Ислам дәүләте ул – 922нче елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән Идел буе Болгар дәүләте. Бу тарихи чынбарлык турында Кавказ, Дербент дини оешмалары вәкилләре белән дә фикер алыштык һәм үзара аңлашу-килешү таптык инде.

Сүз дә юк, тулаем Русиядә Ислам дине таралуда Кавказ юнәлешенең әһәмияте гаять зур. Дагыстанда, шушы Дербент аша иң беренче гарәп гаскәре килеп кереп, Ислам дине тарала башлый. Ләкин, Дагыстан тарихчылары үзләре үк әйткәнчә, ул төбәктә халык актив рәвештә Ислам динен XII-XIII гарсырларда гына кабул итә.

Идел буенда электән фин-угыр кабиләләре яшәгән. Хәзерге Мари, Мордва, Удмурдларның ата-бабалары дип әйтик. Ләкин, Һуннар (гуннар) чорында ук, Төрки халыклар да инде IV гасырларда Идел буена күчеп утырган, дигән фикердә тора тарихчылар. Ә Ислам диненең бу төбәктә таралуының төп юлы – Төрки халыкларның сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләре. Биредәге халыкларның андый мөнәсәбәтләре, беренче чиратта, Урта Азия белән булган, дип әйтәләр. Ибен Фадлан килгәч тә, шуңа игътибар иткән: Идел буендагы мөселманнар Урта Азия өчен хас булган Әбү Хәнифә мәзһәбендә булганнар. Ә Ибен Фадлан үзе Шәфигый мәзһәбеннән булып, биредәге хәлгә берникадәр гаҗәпләнгән дә.

«ИСАЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮ – СӘЯСИ ВАЗГЫЯТЬ НӘТИҖӘСЕ ДӘ...»

– Шунысы игътибарга лаек, Ислам дине биредәге ыруглар арасында гадәттә тыныч юл белән, табигый рәвештә таралган, үскән. Әлбәттә, кайбер мәҗүси кабиләләрнең каршы да килгәнлеге мәгълүм. Тик ул глобаль сугышлар китереп чыгармаган. Аннан, мин, андый кечкенә каршылыкларны Ислам динен кабул итүгә ризасызлыктан булгандыр, дип уйламыйм. Алмуш хан Ислам аләме астында якын-тирәдәге кабиләләрне берләштереп, көчлерәк һәм эрерәк Болгар мөселман дәүләтен формалаштыра башлый бит. Ә кайбер кабиләләр Алмуш хан кулы астына керергә теләмәгәннәр. Шунлыктан, Идел буендагы төрки халыкларны берләштерү процессында Исламның мәҗүсилеккә каршы булу төсмере дә алга сөрелгәндер. Ягъни, бу – сәяси вазгыять нәтиҗәсе дә.

Дөрес, Ислам динен кабул итеп, моңарчы гасырлар дәвамында мәҗүсилек нигезендә яшәгән халыклар үзләренең гореф-гадәтләрен, фәлсәфи карашларын да үзгәртергә тиеш була. Аңлашылганча, андый процесслар җиңел генә уза алмый. Мисал өчен, белгәнебезчә, бигрәк тә Кавказ халыкларында – Чечня, Ингушетиядә Ислам динен кабул итү XVIII – XIX гасырларда гына тәмамлана. Шуңа күрә аларда әле Ислам диненә туры килми торган гореф-гадәт системасы бик көчле. Әйтик, фәлән буынга чаклы канлы үч алу, кызларны урлау кебек йолалар Ислам белән бөтенләй бәйле түгел. Болар мәҗүчилек чорыннан калган традицияләр. Кавказда андый йолалар шактый көчле. Ә менә безнең якларда инде мәҗүчилек гадәтләре Ислам эчендә эреп юкка чыккан дип әйтергә мөмкин. Шул Сабан туе бәйрәмен әйтә алабыз мәҗүчилек традициясеннән. Аннан, әле бер гасыр элек Җыен дигән чара яшәгән татарларда. Ул Сабан туена караганда да зуррак күләмдә уза торган булган. Шундый мәҗүсилек йолалары бездә дә күренгәли, ләкин бик аз. Бердәм дәүләт системасы дәрәҗәсендә куелганлыктан, без нигездә Ислам традицияләренә тизрәк күчкәнбез.

«ИМПЕРИЯЧЕЛ МИЛЛӘТ БУЛАРАК, ТАТАР ҺӘРВАКЫТ БАШКА ДӘҮЛӘТЛӘРНЕҢ КҮЗ УҢЫНДА ТОРГАН...»

– Идел буе халыкларының күпчелеге табынган мәҗүсилек – ул кабилә идеологиясе. Бердәм, көчле дәүләт булдыру омтылышында аның киләчәге, потенциаль мөмкинлеге бик чикле. Ә 922нче елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми төстә мөселман дәүләте булып китүе бар яктан да үсеш өчен зур этәреш бирә. Ул чорда якын-тирәдә Исламнан кала башка дөньяви диннәр булмаган да бит. Христианлык Русиядә әле кабул ителмәгән. Дөрес, ерак көнбатышта шактый үсеш алган христиан дәүләте – Византия булган. Ләкин, инде әйтеп киткәнебезчә, Идел буенда яшәүче төрки халыкларның икътисади-сәяси багланышлары Урта Азия белән ныграк бәйләнгән. Аннан тыш, ул җирлектә яшәүчеләр арасында мөселманнар да инде шактый була. Шуңа күрә дә, 921нче елда Алмуш хан Ислам нигезләрен өйрәтүдә һәм мөселман дәүләте төзүдә ярдәм сорап Багдадка мөрәҗәгать итә. Бер Аллага инанучы, берләштерүче Ислам динен сайлап, Болгар дәүләтенең ул чорындагы җитәкчелеге, безнең ата-бабаларыбыз бик дөрес гамәл кылганнар, дип әйтергә мөмкин. Чөнки Идел буе Болгар дәүләте үз чоры өчен нык алга киткән булып таныла бит.

Шул чордан башлап, дистә гасыр дәвамында безнең халык Ислам традицияләре нигезендә яшәде. Ул көчле, акыллы, дәүләтчел халык булды. Соңрак татар факторы дигән төшенчә дә барлыкка килгән. Империячел милләт буларак, татар һәрвакыт башка дәүләтләрнең күз уңында торган. Русия империясендә дә татар факторы турында онытмаганнар, совет чорында да...

Аеруча совет чорында татар зыялыларын, дин әһелләрен күпләп юкка чыгару нәтиҗәсендә, безнең гасырлар буена сакланып килгән милли һәм дини традицияләребезгә нык зыян салына. Дини традицияләребез тулысынча өзелде, дип әйтергә мөмкин. Ниһаять, туксанынчы елларда гына аны торгызу башланды.

«ҮЗ МӘЗҺӘБЕБЕЗНЕ САКЛАУ МӨҺИМ!»

Әмма, туксанынчы елларда дини традицияләребезне саклаучылар үзебездә калмагач, читтән белгечләр җәлеп итү күзәтелде. Безнең яшьләр дин сабакларына күбрәк чит илләргә чыгып өйрәнә башладылар. Ләкин чит илдә белем алу бер нәрсә, үзебезнең дини традицияләрне саклау, торгызу кирәк бит. Без инде дистә гасыр дәвамында Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә яшәгәнбез. Ә яшьләребезнең күбесе дин сабакларын Әбү Хәнифә мәзһәбе яшәгән илләргә барып укымады. Мәсәлән, Согуд Гарәбстанына барып өйрәнделәр. Анда исә үзгә мәзһәб. Менә шул яшьләр кире әйләнеп кайтып, дини традицияләрне үзләренчә, ягъни, башка мәзһәбләр нигезендә торгызырга керештеләр.

Бер яктан караганда, демократиянең булуы яхшы да кебек. Ләкин бу очракта диндәге төрлелек үзара каршылыкларның көчәюенә китерергә мөмкин шул. Ислам динендә яшәп килгән 4 төрле мәзһәб бар бит. Без аларның кайсы яхшы, кайсы начар димибез. Мәзһәбләрдән тыш, Исламның тагын күпме юнәлешләре исәпләнә әле? Бу очракта сүз иң элек үзебезнең традицияләр турында бара. Аларны саклау бик мөһим. Ярый, хәзер бит демократия заманы, анысы керсен, монысы керсен дисәк, ул хәл зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Монда бит мәчеттә намаз уку, гыйбәдәт кылу тәртипләрендәге аермалыклар белән генә чикләнми четерекле мәсьәләләр. Кешенең, индивид буларак, психологик тиңдәшлек, охшашлык ягыннан аерым социологик яки этносоциологик төркемнәргә бүленүенә кадәр барып җитәргә мөмкин. Мисал өчен, үзгә мәзһәб традицияләренә нигезләнгән татар кешесе: «Миңа Әбү Хәнифә мәзһәбе кирәкми, чын мөселманнар Согуд Гарәбстанында тора. Шуңа күрә мин гарәп телен, аларның тарихын, традицияләрен өйрәнәм. Миңа татар теле, аның тарихы нәрсәгә кирәк?» – дип уйларга мөмкин. Нәтиҗәдә, акрынлап милли аң да юкка чыга бара дигән сүз. Болар бик җитди факторлар. Милләтне саклап калу өчен халкыбызның Әбү Хәнифә мәзһәбенә нигезләнгән һәм гасырлар буе яшәп килгән дини традицияләрен саклап калу, аларны саф килеш дәвам иттерү мөһим.

Әлбәттә, икенче мөһим мәсьәлә – Исламның бердәмлеген тәэмин итәргә омтылу. Мисал өчен, Русиядә генә дә 80нән артык диния нәзарәте бар. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр гади түгел. Төрле мәзһәбләр, юнәлешләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга, аңлашып яшәргә омтылырга кирәк.

P.S.: Юбилей уңаеннан Русия Ислам институты быел «Русиядә Ислам тарихы» дигән зур гына китап әзерли икән. Ул, дөрестән дә, зур булачак, 600-700 битлек. Хәзер 30-40 автор аны язу, туплау белән мәшгуль. Әлеге китапны инглиз, гарәп һәм рус телләрендә бастыру планлаштырыла. «Хәзергә дөньякүләм киң кулланылышта булган шушы өч тел сайланды. Киләчәктә татар телендә дә нәшер итү нияте юк түгел», – ди уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Шулай ук, «Татар дини фикерләре антологиясе» дигән тема буенча китаплар нәшер итү эшен дәвам итеп, быел Курсавиның – бер һәм Шиһабетдин Мәрҗәнинең – өч китабы басмага әзерләнә икән. Тарихыбызны, дини традицияләребезне барлауда Русия Ислам институты шул рәвешле чираттагы өлешен кертергә җыена.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии