Яулык ябу иманнан

Яулык ябу иманнан

Бер Аллаһка табыну дине Ибраһим галәйһиссәламнән башланган дисәк, аңа һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә дә охшаш шәригать килгән. Боларны кешеләрнең табигатенә ярашлы, аның физиологик, рухи таләпләрен канәгатьләндерүен тәртипкә сала торган кагыйдәләр җыелмасы дип атасак та була. Ә иң мөһиме: болар кешенең хәятенә дә, бакый дөньясына да тәэсир итә. Шулар арасына кешеләрнең киенү тәртибе дә кергән. Киемдәге үзенчәлек нидән гыйбарәт соң? Ул тәнебезне капларга, табигатьнең тискәре йогынтысыннан сакларга, ир белән хатын-кыз затын бер-береннән аерып торырга тиеш. Хатын-кызның киенү рәвеше ир-ат җенесендә кыргый теләкләр дә уятмаска тиеш әле. Тәнен каплап, башына яулык япкан хатын-кыз белән яланбаш, яртылаш шәрә хатын-кыз бер булырмы ир заты каршында, җенси теләк уятуда диюем. Барлык көчләүләр, бозыклыкларның башы шуннан бит. Димәк, шуларны булдырмас өчен, киенү рәвешен Аллаһы Хак Тәгалә бар халыкларга үзе өйрәтә: яһүдиме, нәсара-христианмы, мөселманмы – киенү рәвешендә бар да тигез. «Староверларны карасак, күрәбез – барлык хатын-кызлар да яулыктан, мөселманнан аерылмый. Петр I реформасына кадәр христианнар да әнә шулай яшәгән. Йә, моннан кемгә ни зыян? Файдадан гайре кемгә дә зыян юк. Нигә алай булгач соңгы елларда мөселман кыз балаларга басым көчәйде? Нигә христиан динендәге хатын-кызларның чиркәүдә яулыкларын салдырмыйлар? Диннәре кушмыймы? Әйе шул кушмый, һәм үз динен, намусын хөрмәт иткән хатын-кыз, нинди генә диндә булмасын, яулыгын салмаячак. Ике диннең аермасы шунда: мөселман ул тәүлекнең 24 сәгатендә дин юлында, мәчеткә кергәч кенә түгел, атнага бер генә тапкыр да түгел. Укучы баланыңмы, укытучыныңмы яулыгын көчләп салдырырга теләү – чиркәүдәге христиан хатынның яулыгын салдыру белән бер. Моны аңламаганга салышучылар Русиянең ике төп дини юнәлеш тарафдарлары арасында низаг чыгарырга маташучылар, минемчә. Ул гына да түгел, монда тирән, мәкерле сәясәт ята бугай. Дөньяда килеп туган вәзгыятькә сылтап, ислам динен тотучыларга басым бара. Тик Русия ул Европа түгел, мондагы мөселманнар килмешәк түгел, үз җирләрендә, руслар әле христианлыкны кабул иткәнче үк, ислам кабул итеп, шуның белән меңнәрчә ел яшәгән халыклар! Үткәндә ниләр генә булмасын, ачлыкларын да, сугыш афәтләрен дә Русия халкы бергә күтәргән. Болай барса, кая барып чыгарбыз, бу басымны туктату юллары бармы соң? Бар, әлбәттә.

Беренче нәүбәттә Конституциягә күз салу, өйрәнү кирәктер. Русиядә дә акыллы, алга карап фикер йөртүче сәясәтчеләр бардыр. Берләшергә, аларны да җәлеп итәргә кирәк бу эшләргә. Чөнки Русия дәүләтенең ныклыгы – бар халыкларның бердәм, тату, бер-берен хөрмәт итеп яшәвендә. Дәүләтебез демократик дәүләт бугай бит әле, димәк, дин иреге тәэмин ителергә тиеш дигән сүз. Барыбызга да, шул исәптән атеистларга да. Димәк, моны, халыкларны катыштырмый гына, сәяси, юридик юллар белән чишү сорала. Кайда безнең юристларыбыз, кеше хокукын, вөҗдан, дин иреген саклаучы яклаучыларыбыз? Үзебезнең түрәләребезгә генә ышаныч юк, аларда какшамас толерантлык. Әйе, куркаклыгыбызны яшерү өчен шушы сүзне кулланабыз хәзер. Толерантлык ул үзеңне хөрмәт иттереп, башкаларны хөрмәт итеп яшәүдер, минемчә. Әлбәттә, аларга да җиңел түгелдер, артыңда таяныч булырдай халкың да булу кирәк. Акылы булган кеше күрә, аңлый булыр: милләт, тел, мөстәкыйльлегебез упкын читенә бастырылды. Болар үзеннән-үзе хәл ителер, кемдер безнең мәнфәгатьләрне яклар дип яшәү – беркатлылык, җәмәгать. Халкыбызның акыллы, акчалы бай ирләре малларын шушы юлларга тотсалар дөресрәк булыр иде. Гафу итегез, башкаларны уздырабыз дигән булып, унар мең кешене ифтарга җыю – бу әле иман, ислам ныклыгы дигән сүз түгел. Чиртсәң кан чыгарга торучы тук түрәләрне җыеп сыйлау, бер-берләрен макташулар, юкка акча исраф итүләрдә ни хикмәт? Яисә чат саен мәчет салып, туган-тумача исемен кушып, аннан соң кеше юклыктан йозак элеп куюда ни савап? Ул акчаларга авылларга укымышлы имамнар китереп, аларның яшәвен тәэмин итсәк, ул чын исламны ирештерер, балалар укытыр, җәмәгатьне тәрбия кылыр иде. Бабайлар заманы узды, мәдрәсәләр эшли, укып бетергән имамнар күп, дип сөйләшергә яратабыз. Ә авыл җирендәге мәчетләрнең яртысыннан артыгында белемсез бабайлар имамлык итә. Дәүләт тә 60 яшьтән кешене ялга озата. Ә болар 90да да имам, иртән ни ашауларын өйләгә онытсалар да. Тагын дөньяны, чорны дөрес кабул итү дигән нәрсә дә бар бит әле. Һәр заманның үз шәхесе генә үзе яшәгән чорны аңлый ала. Араларында белемле, ихлас картлар да бардыр, кичерегез берүк. Халык арасында дин-иманның, үз милләтенә хөрмәтнең түбән тәгәрәвенә әрнүемнән генә, Аллаһ барын да белүче!

«Без татарның каймагы», – дип йөрүче кардәшләр, Мордовиядәге яулыкка кагылышлы хәлләрне ерып чыгарга тырышлык, үҗәтлек куегыз, бу хәлдә балаларыгыз, хатыннарыгызны да яклый алмасагыз милләт буларак яшәвебез бик шикле. Һәм моңа башкаларны гаепләү дә ахмаклык булыр. Аллаһы Тәгалә: «Үзегез үзгәрмичә хәлегез үзгәртелмәс» дигәнме? Аллаһ Тәгалә безне түбән төшерде бугай, үзебезнең әхлаксызлыгыбыз аркасында, моңа ишарәне Коръәннән таба алырсыз. Шулай да Хак Тәгалә камил итеп яраткан җиребездә, үз динебезне тотып, башка халыклар белән тыныч, тату яшәвебезне теләп,

Алмаз МИНҺАҖ,

Кайбыч авылы

Комментарии