- 20.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №2 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Чуашстанның Тукай авылы турындагы язманы укыгач (14 октябрь, №41), фикеремне язарга уйладым.
Авыллар темасы көн үзәгендә булганга, бу хакта күбрәк язылса да зыяны булмас. Хәзер, бер карасаң, авылларны саклап калу, алар язмышы турында югарыда утыручылар тарафыннан күп сөйләнелә. Тик ике рәхәт бергә килми, диләр бит. Авылларга инвесторлар килде. Уңыш җыю, ит-сөт җитештерү күпкә артты. Әмма моңа карап, авыл халкы череп баемады. Бер пай өчен дигән икмәк, печән хәзер дә шулай бирелә. Киресенчә, әле кимрәк тә. Уңыш җыеп алу арта, ә дивидендлар кими. Нәрсә әйтәсе килә: инвесторның максаты – авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк алу. Ә авыллар проблемасы читтә кала.
Шул ук вакытта башка республика-өлкәләрдә яшәүче мишәр-татар авылларының чәчәк атуын күзәтәбез. Ләйсәнә Садретдинова алып барган “Халкым минем” тапшыруын барыбыз да яратып карый. Ул, чит өлкәләрдә йөреп, безгә андагы авыллар тормышы, хәле турында хәбәр җиткерә. Ялган сөйләмидер, дип уйлыйм. Шушы тапшыруларны карап әйтеп була: чит өлкәләр белән безнең авыллар яшәеше арасында җир белән күк аермасы. Анда халык саны арта, мәктәпләр шыплап тулган, туучылар саны үлүчеләрдән ике тапкыр артык. Сәбәбе нәрсәдә икән соң? Татарстаннан читтә яшәп, ничек шундый яхшы тормыш корып була? Кризис дип бөтен дөнья “аһ” иткән заманда ничек алар еламыйча яши?
Тапшыруда күрсәтелгән авылларны барып күрмәдем. Шуңа да анда нинди “строй” хөкем сөрә, җир пайлары белән нишләгәннәр, ваучерларын кая куйганнар, колхоз-совхозлар бармы, булмаса аларны нәрсә алыштырган, өчәр-дүртәр буын бер йортта ничек яши, мәчет һәм мәктәпләр төзергә акча кайдан алалар – берсен дә белмим.
Минемчә, барысының нигезендә бердәмлек ята. Юкка гына мишәр – татарның каймагы, дип әйтмиләр. Анда халык бер-берсенә битараф түгел. Мишәрстан, Керәшенстан төзеп ятарга вакытлары юк, Ходай яраткан татар халкына тугрылыклы булып яши анда халык. Башкорт белән татар арасына чөй кагарга тырышучылар да юк мишәрләрдә. Киресенчә, татарның, милләтебезнең сакланып калуы да шушы мишәр татарлары авыллары кулында, минемчә. Чөнки аларда татар телен, гореф-гадәтләрен яки яшәү рәвешен саклап калуда зур эш алып барыла.
Икенче сәбәп – дин кануннары белән яшәү. Кечкенәдән үк балаларны шул кагыйдәләргә күндерү, шуның буенча тәрбияләп үстерү, яман гадәтләрдән аралау. Мондый җирлектә алкоголизм, наркомания, хулиганлык, сүгенү, сукбайлык тамыр җибәрә алмый. Бу төбәкләрдә дингә нык бирелгәнлек, дин әһелләре арасында ызгыш-талаш булмау, бер-береңә ярдәм итү сәясәте алга сөрелә. Проблемаларын да үзләре хәл итәргә өйрәнгән, читтән ярдәм көтеп ятмыйлар. Алардан өлкә-район җитәкчеләре дә канәгать.
Татарстан никадәр генә суверен булырга тырышса да, безгә Русия кануннарына буйсынып яшәргә туры килә. Шул дәүләт эчендә яшәгәч, беркая да китеп булмый. Әнә Белоруссия Русия белән союздаш торса да, йөз процент үз законнары белән яши.
Безнең республикада читтәге мишәр авыллары белән чагыштырырлык авыллар бармы-юкмы, анысын белмим. Әгәр дә бар икән, Ләйсәнә Садретдиновага Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга, шушы авыл кешеләре белән халыкны таныштырырга вакыт җиткәндер. Республикада яшәүче гади халыкны читтәге көчле авыллар белән таныштыру өчен, автобусларда ике көнлек экскурсияләр дә оештырылса, ничек шәп булыр иде.
Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.
Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы.
Комментарии