Игелек кылырга соң түгел!

Безнең җирне “ВАМИН”га бирделәр. Ул җирлекләрдә урнашкан элеккеге “Куйбышев”, “Муса Җәлил” һәм “Вахитов” колхозлары да бар иде. Элек колхозлар җылылык өчен түләргә мәчетләребезгә ярдәм итә иде. Быел басуларыбыздан күрелмәгән зур уңыш җыеп алынды. Хәзер, бәлки, “Вамин” да мәчетләребезгә ярдәм итәр?! Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән шушындый изге эшкә булышыр, дигән теләктә калабыз.

Без инде моны, дөрес, таләп итә алмыйбыз, шулай да шайтан гына өметсез була бит.

Хоккейда, футболда һәм башка төр уеннарда чит илләрдән акча эшләргә килгән уенчылар бик күп. Без аларга миллионнар түлибез, җиңүләренә кул чабабыз, ә байлыкларыбыз чит илгә китә. Әйтәсе килгән сүзем шул: уенчылар белән килешү төзегәндә, аларга шундый шарт кертергә кирәк. Аз гына процент керемнәрен авыл мәчетләренә ярдәм итеп бирсәләр, бик рәхмәтле булыр идек, без бит Татарстанда яшибез.

Адәм баласы дөньяга вакытлыча гына килә. Акча җыйган кешеләр дә байлыкларын дөньялыкта калдырып китәр, боларны бик яхшы уйларга кирәк. Һәм Аллаһы хозурында һәрбер тиен өчен җавап бирәчәгебезне дә онытмаска иде. Дөнья артыннан гына куып, ахирәтне оныта күрмик.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә “Әй бәндә, дөньядагы насыйбыңны (өлешеңне) онытма”, дигән.

Шуны әйтәсем килә: ни өчен бүгенге көндә җәмгыятебездә яшәп, эшләп ятучы эшмәкәрләргә үзләре алган керемнең аз гына өлешен мәчетләр файдасына бирмәскә?! Дөньялыктагы кешеләргә – ярдәм, ә ахирәт өчен бер савап булыр иде. Мәчетебезгә ярдәм итәргә әзер торучылар, эшмәкәрләр юк түгел, әмма аларның күпчелеге, байлык артыннан куып, ахирәт турында уйламый.

Диннең тәрбия өлкәсендәге уңай ролен исәпкә алганда, бу турыда акча ияләре дә, дәүләт әһелләре дә ныклап уйларга бурычлы, дип саныйм.

Без, авыл имамнары, хезмәт хакына эшләмибез, ә авылның бүгенге рухи тормышы безнең эшчәнлеккә бәйле. Шәригать кануннарына туры китереп, мөселман кардәшләребезне соңгы юлга озатулар, юулар, җеназа укулар безнең өстә. Бу инде зарлану түгел, ә дөресен әйтү. Мәчетне, зиратны тәртиптә тоту, яшьләребезгә әхлак дәресләре бирү, аларны мәчеткә җәлеп итү – барысы да имам вазыйфасы.

Ай саен утка түләргә язу килеп кенә тора (электр белән җылытыла).

Мин үзем 3 ел инде газ кертергә йөрим, берничек тә барып чыкмый. Барлык документлар әзер булса да, һаман кертеп булмады әле. (Газ тоташтырырга 45 метр ара). Шулар турында уйлап, төннәрен йокысыз үткәргән чаклар еш була.

Безнең моң-зарларыбызны ишетсәләр иде, ярдәмгә бигрәк тә авыл мәчетләре мохтаҗ. Беркайдан да ярдәм юк бит. Минем бу сорауны кузгатуым белән авыл имамнары килешер, дип уйлыйм.

Минзәлә районы, Усай авылы имам-хатыйбы Фәнил САЛИХОВ.

Күңел сафлыгы кирәк

Редакциядән: хатны укый башлагач, гадәттәгечә, тормыш авырлыкларыннан зарланып язылган хат дип кабул иткән идек, ялгышканбыз. Никадәр күңел чисталыгы, үтә якын итеп биргән киңәшләр, сабырлык бөркелә укучыбыз язмасыннан.

Без, кешеләр, бераз олыгайгач, күбебез авырый башлый. Анадан авыру булып тумаса, эш эшләп тә, ачлы-туклы яшәп тә авырмый. Кешене тынычсызлык, борчу-мәшәкать, якыннарыңны югалту, зур хәсрәтләр аяктан ега. Мин дә шундыйларның берсе. 20 елдан артык авырыйм. Йөрәк тә бик авыру. Операция үткәрдем. Табиблар ялгышы белән ул бик катлаулы булды. Икенче әгъзама җәрәхәт ясадылар. Ел буе анысы белән интектем. 90нчы ел башында миемә кан йөгерде, бик каты булды. Сөйләшә алмадым, алты ай башны күтәрмәдем. Аннан йөри алмый интектем. Хәзер дә бик мөмкинлегем юк, ава-түнә булса да йөрергә тырышам. Барасы килгән җиргә барып булмый. Авылга да кайткан юк, чөнки машинага утыра алмыйм. Ирем үлгәнгә сигез ел була, үзем генә яшим. Ирем туганнары авылда, Чистайда яши. 8 туган барысы да мине хөрмәтли, ярдәм итә, каты авырып китсәм, ара ерак дип тормыйча, хәл белергә киләләр. Аллаһының рәхмәте яусын, мин аларга бик рәхмәтле. Исән-сау, тигез яшәсеннәр, балалар игелеген күрсеннәр. Кызларым якында гына тора. Яхшы эшлиләр, кияүләрем эчми-тартмый, Аллага шөкер. Ике оныгым институтта укый, тырышлар. Килеп өемне җыештырып китәләр. Кызым белән кияү нәрсә кирәк, барысын да китереп тора. Бернигә дә аптырамыйм. Килеп алып китәләр, китереп куялар. Аллаһы үзләрен зурласын. Минем яктан абыемның 3 малае гаиләләрендә икешәр бала. Өчесе дә уңган, тәртипле, үрнәк булып яши. Мине би к хөрмәт итеп, килеп хәл белеп, телефоннан чылтыратып торалар. Урамга чыккач, үзем кебек әбиләрнең балаларыннан зарланганнарын ишетәм дә, мин бик бәхетле кеше икән әле дип, елый-елый Аллаһыма рәхмәт укыйм.

Озак вакыт авыручыларга киңәш язам. Малахов тапшыруында әгъзаны холестериннан чистартырга дип сөйлиләр. Мин иң элек җанны, күңелне чистартырга кирәк дип аңлыйм. Усаллыктан, көнчелектән, гайбәттән, кешегә нахак сүз әйтүдән, бар явызлыктан арынырга кирәк. Моның өчен догалар өйрәнергә, бөтен күңелең белән Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанып, Аллаһы юлына бассаң, шул догаларны укып, үзеңне өшкерергә кирәк. Башларыңны, йөзләреңне, бөтен гәүдәңне күлмәк эчләреңә өрә-өрә. Башта тәһарәт алырга. Көнгә ничә өшкерсәң дә яхшы. Гел догаларыңны укып йөр, мәетләреңә дога кыл, исәннәргә теләк телә. Догалар өйрәнсәң, намазга бассаң бик яхшы. Биш вакытын укырга көчең җитмәсә, иртәнге намазың укысаң да яхшы. Рәшидә абыстайның намаз китабында догалар да, намазлар да бар. Шуларны өйрәнеп, дин буенча яшәсәң, борчу-мәшәкатьләрдән арынып, тыныч күңел белән гомер итә башлыйсың. Ялгызлыкны да сизмисең. Мин боларны үзем бик каты авырып интеккәнгә, авыруларның хәлләрен җиңеләйтәсем килгәнгә яздым. Авыргач, табибка барабыз. Табибсыз да торып булмый. Табиб бирде дип гел дару ашап торырга кирәк түгел. Диагноз бер булса да, бу дару берәүгә килешә, икенчегә – юк. Дару эчә башлагач, үз организмыңны тыңла, ике тапкыр капкач, нәрсә икәнен әйтә ул. Үзебездә үсә торган үләннәрнең шифасы күп. Яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк ашарга. Күп хәрәкәтләнергә, көчең җиткәнче зарядка ясарга тырышырга. Менә мин шулай яшәр өчен тешем-тырнагым белән тырышам, шуңа мине Аллаһым рәхмәтеннән ташламый, җиргә бастыра.

Мине табиблар ничә тапкыр үлә дип көтте. Ә мин һаман яшим. Белгәнемчә, гамәлен кылам. Мин укыган галим түгел, әти-әни өйрәткәннәрдән кулланам. Гарәп хәрефләрен өйрәнергә йөргән идем, авырып китеп харап булдым.

Илебездә татулык, тынычлык, муллык булып, җитәкчеләребез сау-сәламәт булып, эшләре уң булсын. Бар халык сау-сәламәт, тыныч яшәсәк иде.

Һәдия апагыз.

.

Комментарии