Күңелне рәнҗеткән ифтар

Күңелне рәнҗеткән ифтар

Мин үз гомеремдә беренче мәртәбә гәҗиткә язам. Бу – мәкалә дисәң, мәкалә түгел, мөрәҗәгать дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Аллага шөкер, быел да уразаларны исән-сау уздырып җибәрергә насыйп булды. Языйм микән, язмыйм микән дип икеләнеп йөри торгач, шактый вакытлар узды.

Безнең Арчада да Рамазан аенда мәчетләрдә ифтарлар уздырдылар. Сүзем Арчаның үзәк мәчетендә узган ифтарлар турында. Үткән 2020нче елда ифтарлар булмады. Шушы бер ел эчендә әллә нәрсәләр булган. Тәһарәтсез, госелсез, хәләл белән хәрәмне аермый торган гадәтсез хатыннар ифтар әзерләде. Каян табып бетергәннәрдер, араларында хәтта эчә торган хатыннар да бар иде. Базар хатыннары шикелле, шау итеп талашырга торалар. Дога кылып бетереп, кеше өстәл артыннан тора башлаганчы, табындагы ризыкларны җыярга керешәләр. «Ит белән бәрәңгене – морозилникка, пирогларны, пакетка салып, холодилникка куегыз», – дип акырышалар. Икенче көнне бит инде яңа ризык пешерелә. 15 мең акча түләп, икенче кеше ифтар әзерләтә. Нигә морозилникка куярга? Ифтарга килгән бер кеше дә өстәлдән ит белән бәрәңге алып китми, алса, сәхәргә дип, шырпы тартмасы кадәр итеп кисеп куелган ике кисәк пирог алыр иде. Берәү дә ач түгел. Без өйдә ризык булмаганга, ач тамагыбызны туйдырырга килмибез бит. Кеше арасында әҗер-савабы да күбрәк була, тәравих та укып кайтабыз дип киләбез. Мин үзем мәрхүм Илгизәр абый имам булганда да, Раил хәзрәт вакытында да килдем, бу хәлне күрмәдем. Алар мәчеткә салынган сәдака акчасына да уздырдылар ифтарны. Ә монда кеше китергән ризыкларны бүлешәләр. Болай барса, кеше мәчеттән бизәчәк. Халык күчтәнәчләрен ифтар ашаучыларга сәдака итеп, адарынып китереп бирә бит. Чәкчәкләр, конфетлар, төрле тәм-томнарны коридордагы шкафка тутырып бикләп куйдылар. Урамда складта тартма-тартма кыяр, помидор бик астында. 40-50 кешегә 3 кыяр, 4 помидор турап куялар. Әйтәм ич, Илгизәр абый вакытында да, Раил хәзрәт вакытында да мондый хәл булмады. Алар вакытында 90-100әр кешегә өстәл әзерләнде. Ә быел 40-50 кешегә 15 меңлек өстәл әзерләп тә, табынга конфет та куелмады. Ифтар үткәрүчеләр бер дә риза булып китмәделәр. «Мәдрәсәдә хәләл белән хәрәмне аерырга өйрәтмиләрме әллә? Алар бу үзәк мәчеттә гыйлем алган кешеләр микән соң?» – диләр.

Әмир хәзрәт, бөтен җиргә җитешәсез, мәчеткә дә күз-колак булырга кирәк. Ифтарга халыкны сыйларга дип китерелгән ризыкларны ризык пешерүчеләр үзләре бүлешә. Ифтардан кеше таралганчы машиналарына пакет-пакет ризык ташыйлар. Бөтен кеше күреп тора. Бәндәдән оялмыйлар, Аллаһтан курыкмыйлар. Мәчеткә андыйларны китерергә ярыймы? Гади кеше шаккатып карап тора, кибетче хатын килгән күчтәнәчләрне кибетендә сатып, акча эшли. Мин боларны үз күзләрем белән күрдем, кеше сүзе, гайбәт тә түгел, гыйбрәт бу. Мәчетнең генә түгел, Әмир хәзрәт, сезнең дә дәрәҗәгез төшә болай итеп. Дәрәҗә җитәкчеләр алдында гына түгел, гади халык алдында да булырга тиеш.

Мәчет – Аллаһ йорты. Ифтарга да ризыкларны Аллаһ ризалыгын алу өчен, әҗер-савап булсын дип китерәләр, мәчет кибетендә сатып, акча эшләү өчен дип түгел! Хәрәм хәрәмне тарта, хурлыкка калдыра, дөньялыкта мәсхәрә итә, ахирәттә утка кертә. Шуны белә торган кеше генә мәчеттә эшләргә тиеш.

Исемемне язмыйм

Арча районы

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге хатны бастырыргамы, юкмы, дип озак баш ваттым. Демократик карашлы кеше буларак, укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәргә булдым. Башта исемен язарга курыккан авторыбызга сүзем: гайбәт, шикләнү олы гөнаһларның берсе. Суыткычка бикләп куелган ризык шунда бикләнеп ятмыйдыр. Ул икенче ифтарга кулланыладыр, дип өметләнәм. Ифтарны аерым шәхесләр уздыра, Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп уздыра. Ул дәүләт субсидиясе түгел. Ул тамак туйдыру мәҗлесе дә түгел. Әгәр дә сез шикләнгәнчә, кемдер ул ризыкларын кибетләргә үк алып чыгып сата икән... белмим, мин моңа ышана алмыйм. Әгәр дөрес булса, моның гөнаһын ничек хисаплап бетерәсе дә, әгәр дөрес булмаса, яла ягу өчен дә гөнаһы хисапсыз.

Минем үземне ифтарларга бик еш чакыралар. Ләкин... гөнаһ кыламдырмы, сирәк йөрим. Бик якын дусларымның сүзләрен сүз итеп кенә барам. Мин өемдә, үз хасиятем белән авыз ачып, үз җаем белән тәравихка барырга яратам. Үз хасиятем шуннан гыйбарәт: ач кеше кебек ни бар, шуны ашказанына ыргыту түгел. Сәламәтлегем буенча махсус диета тотып яшим. Ач кеше кебек диюемә үпкәләмәгез. Шушы ифтар мәҗлесләрендәге күренешкә аптыраганнан әйтәм. Без уразада өйдә ашарга пешермибез, ифтарга йөрибез, сәхәргә дә шуннан ризык алып кайтабыз, дип масаючыларны ишеткәнем бар.

Шул ук вакытта ифтарны әзерләүчеләр тарафыннан да мөрәҗәгатьләрне ишетәм: «Җәмәгать, табында иртән сәхәргә ризык калдырырга кирәк, кайберәүләр, төн буе догада булып, иртән сәхәр ашап кайтып китә!» Мәсәлән, мин бик яратып йөри торган Ярдәм мәчетендә инвалидлар шунда яши... Кеше бүген ачмы, иртән сәхәргә ризык әзерли алмыймы?! Менә шушы әдәпсезлектән оялам мин; ифтар мәҗлесе ахырына якынлаша, шунда башлана мәхшәр – кайберәүләр табынга ябырыла, шуннан ризык җыеп сумкасына тутыра. Мин күзләремне йомам, ачлык заманы килдемени... Әйтерсең, иртәгә сугыш башлана... Оялам... Менә шул күренешне күрмәс өчен, оятымнан ифтарларга бармаска тырышам.

Тәкъдим ителгән хат авторы бик зур проблема күтәргән. Ул безнең әдәбебез дәрәҗәсен күрсәтә торган проблема. Ә әдәбебезнең бик нык аксак икәнен искәртәм. Без мал кортына әверелдек. Бу Коръән мәҗлесләрендә сәдака өләшү, дөресрәге акча алыштыру йоласында да күренә. Сәдаканы бирү тәртибе генә түгел, аны алу кагыйдәсе дә катгый. Бүген сәдакага мохтаҗ кеше юк дәрәҗәсендә, ә менә мохтаҗлык бар. Бу сәдакага мәчетләребез, зиратларыбыз мохтаҗ. Өләшенгән сәдаканы адарынып бирәләр, бу бик әйбәт, ләкин аны кесәгә салып куеп, аннан теләсә кая – хәрамен, хәләлен чамаламый исраф итү, бу, минемчә, олы гөнаһ. Мин үзем ул сәдаканы кесәгә салырга куркам, ашъяулык астына җыеп барам да, хәзрәткә тапшырам, мәчеткә кайтасың, шунда сал, дим. Чөнки мин анда атнага бер генә тапкыр барам. Аңарчы буталып исраф итмәгәем дип куркам. Гадәттә, хәзрәтләр, мин биргән сәдаканы икенче кесәләренә салып куя. Мәчеткә тапшырыр өчен. Үзләренә биргәне икенче кесәдә.

Тагын бер күренеш: азан яңгырый, мәхәлләдә денлеләр кулларын догага күтәрә. Мин мәчеткә ашыгам. Ә мәчет каршында кулларын сузган «Абыстайкалар» каршылый. Мәрхүм әниемне күз алдына китерәм, авылдашларымны барлыйм. Авылымның сугыш чоры балалары, ятимә карчыклары искә төшә. Чыгып басарлар идеме алар менә шулай кулларын сузып?! Юк, ач булсалар да, юк. Бу гамәлне алар хурлыкка санар иде. Алар ачлык-ялангачлыкны күргән. черек бәрәңге тәмен, бар төрле үлән тәмен татып, җан асраган кавем. Чыгып басмаслар иде болай кулларын сузып мәчет каршына. Ә монда азан яңгыраганда догага күтәреләсе куллар теләнер өчен сузылган...

Әниемә сәдака бирәләр иде, әй, уңайсызлана иде шуңа, әй укый иде шуңа догаларны. Мин мохтаҗ түгел, дип бик кыенсына иде. Әйе, сәдаканы бирү генә түгел, алу да зур җаваплылык.

Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт белән авылыбыз зиратында Рәшид Шамкайны җирләгәндә очраштык. Бик җылы тәэсирләр калдырды. Мин хатта күрсәтелгән дәгъва дөреслеккә туры килмидер, дип өметләнәм. Шуңа күрә аннан шәрехләмә сорап та тормадым, үзем генә җавапларга булдым. Ләкин бу нисбәттән укучыларыбызның фикерләрен сорашмакчымын. Сәдака, ифтар мәсьәләсендә бүген күтәрелгән темага карашыгыз нинди? Тәрбиялелекне, зәвыкны ничек булдырырга? Ифтарны тамак кайгысыннан ничек араларга? Юкса, ифтарга килүчеләр арасында корсагын тутырырга йөрүче уразасыз гына түгел (бар кеше дә ураза тота алмаска мөмкин), денсезләр дә бар...

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии

Барчабызны да юктан бар кылучы Раббыбыз Аллаhка шокер кылабыз,Аннан гына сорыйбыз,Ана гына гыйбадэт кылабыз. Чын кунелебездэн чыккан изге гамэллэребезне риядан кылмасак иде. Бу язманы "эйбэт гайбэт" дип атар идем мин. "Сплетни" сузе татарчага "гайбэт очен тугел-гыйбрэт очен эйтэм" дип тэржемэ ителэ икэн бит хэзерге заманда. Минем уземэ мэчет яннарында гел ярдэмлэшергэ туры килгэнлектэн, "кунелне рэнжеткэн ифтар" мине битараф калдырмады. Эзерлэшуче дип уйлый курмэгез,юк ,мин гомумэн бу хэлне статьяны укып кына белдем...Декабрьда ук бастырылуга карамастан мина янарак кына килеп ирешкэнгэ алдарак яза алмадым. Узем шушы Арча "авылында"яшэгэнлектэн ботен Татарстан алдында бераз оялып та куйдым. Арча зур булса да халык бер-берсен яхшы белэ,аралашып яши. Авторны гаеплисем дэ килми,яклый да алмыйм. Эгэр узенчэ уткэрелуен телисен икэн ифтар мэжлесен- мин акчамны тулэдем дип кенэ тугел , э уз контролен астына алырга кирэк- рамазан ае гыйбадэт ае. Ашау-эчу кайгыртып утыргач гыйбадэткэ вакыт та калмый ,арып та бетэсен. Коне буе ураза тотып ,кичлэрен аягурэ тэрэвих аннан сон кыямуллэйли намазларын уткэру ин моhим эйбер бу изге айда. Ифтар мэчеттэ уткэрелгэн очракта кем ничек эзерли шуна риза буласын инде, оенэ жыймыйсын бит! "Кунак булсан тыйнак бул дилэр "татарда. Укыймы намаз эзерлэуче, эчкэнме ул элекке тормышында , ансы урыс эйтмешли " Бог ему судья"- без тугел. Эгэр элекке тормышында аракы эчеп ,бозык юлдан йореп Аллаh Раббыбыз аны мэчеткэ китергэн икэн димэк чистартырга,арындырырга тели . Э калганнар терэк булырга,ярдэмлэшергэ тиеш. Эллэ узегез "Алланын кашка тэкэсеме?" .Намазга басканчы бер гонаh та кылмадыгызмы?
Кайбер сузлэр белэн килешэм кон дэ яна ризык - шуна яшереп жыеп куясы юк. Олэш кемгэ кирэк ,иртэгесен янасын пешерерлэр . Тик шунысы борчый,бу ифтарлар модага кереп бара жэмэгать. Берничэ кеше ,мэсэлэн мосафирлар,яки башка жирлектэн сирэк кенэ ерак урнашкан мэчеткэ ифтарга килучелэр ,элбэттэ чакырылмаган булсалар, мэжлес хужалары сэерсенеп карый, без ул кешегэ расчёт ясамадык лэбаса,артык кашык,Аллаh сакласын. Котелмэгэн жирдэн биру шушы бит инде югыйсэ! Пэйгамбэребезнен(Ана Аллаhнын сэлэме булсын!)"бер кешелек ризык 2, э 2кешелек ризык 3кешегэ житэрлек бэрэкэткэ ия дигэн мэгнэдэге хэдисе бар. Ул бер кэсэдэн сот эчсэ. Шушы сот барлык мэжлес эhеллэренэ дэ житэ торган булган,берэу дэ мина буген конфет бирмэделэр дип кайтып китмэгэн мэчеттэн...Фикерем тэмам тугел эле. Тик ялгыш Суз язып статья авторын рэнжетэсем килми, барчагызга да иман ныклыгы телэп калам.

17.03.2022 19:44