Картаябызмы, аңламыйбызмы?

Безнең буын кешеләре сиксәнне тутырып, туксанны ваклап баручылар. Авылда туып, авыл тәрбиясендә үскән кешеләр. Тора-бара КПСС тәрбиясен дә җитәрлек алдык. Үзебезне татар-мөселман дип әйтсәк тә, күбебез мөселман тәрбиясе ала алмадык. Шулай да авылдагы әбиләр азмы-күпме безне тәртиптә тота иде. Ул әбиләрнең күпчелеге, хәллерәкләре, чиста ак күлмәктән, башларына ап-ак яулык бәйләп йөриләр иде. Менә шуларның безгә биргән тәрбиясе, әйткән сүзләре, аларның үз-үзләрен тотышы әле дә күз алдында.

Телевизордан Сәйдә абыстайның чыгышларын күрергә туры килгәләде. Элегрәк Госман хәзрәтнең әнисе Рәшидә абыстайның чыгышларын тыңлаган бар иде. Менә бу ике абыстай да үз-үзләрен тотышлары, киемнәре, күңелгә ятышлы итеп сөйләүләре белән дә тыңлаучыларның җанын җылыталар иде. Рәшидә абыстай мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын. Сәйдә абыстай таза-сау булып, озак яшәсен, рәхмәт аңа.

Әлбәттә, теләгән кешегә хәзер динне рәхәтләнеп өйрәнергә була. Элеккеге кебек, бер кыенлыгы да юк. Менә Уруссу бистәсендә дә зур гына мәдрәсә бар. Укучылары да шактый күп. Күбесе яшьләр. Урамда төркемнәре белән очрыйлар. Кигән киемнәре исең китәрлек. Нәрсә генә ябынмаганнар да, нәрсә генә кимәгәннәр. Шуның өчен аларга сәлам бирергә дә читен. Үзебезнең Татарстанда ислам динен кабул иткәнгә мең елдан артык. Мең ел элек тә шулай киенгәннәр микәнни? Юк, алай булмагандыр.

Хәзер яшьләрнең күбесе Согуд Гарәбстанына бара. Шуларча киенергә тырыша дип уйлыйм. Ләкин бит ул татар киеме түгел. Аларның киеменнән көләсе дә килми, ләкин шәп киенгәннәр дип мактап та булмый.

Мансаф СӘЛАХОВ,

Ютазы районы, Иске Уруссу авылы

Комментарии