Ярату, юксыну, сагыну

Ярату, юксыну, сагыну

Рабигуль-әүвәл ае. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шушы айда туганга күрә, аның исеме бу көннәрдә мөэмин-мөселманнар тарафыннан бигрәк тә күп телгә алына. Аллаһ илчесенең (с.г.в.) тормышына багышланган хөтбә-вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр уку, аңа салаватлар әйтү кебек чараларда кардәшләребезнең аңа булган мәхәббәте ачык күренә. Ел саен рабигуль-әүвәл аенда күңелләрдә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) карата булган олы хөрмәт һәм ярату хисләре яңара. Әлбәттә, җир йөзенә килеп киткән кешеләрнең иң хәерлесе булган Аллаһ илчесен яратмау мөмкин түгел. Мөхәммәднең (с.г.в.) пәйгамбәр икәнлегенә ышану кешенең иманлы булуын күрсәтә, ә аны ярату көче шул иманның дәрәҗәсен билгели. Ягъни һәркем үзендә иманның бармы-юкмы икәнен һәм аның никадәр тулы, камил икәнен Аллаһ илчесенә булган ярату хисе белән дә үлчәп белә ала.

Әнәс ибн Мәлик исемле сәхабә сөйләвенчә, пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: «Сезнең берегез дә иманлы була алмас, әгәр ул мине үзенең балаларын, әтисен һәм башка барлык кешеләрне яратканга караганда да ныграк ярата башламаса». (Бохари, 15).

Бервакыт шундый хәл була. Пәйгамбәребезгә иң якын булган сәхабәләрнең берсе Гомәр ибн Әл-Хаттаб аның янына килеп әйтә: «Әй Аллаһның илчесе, мин сине бик тә яратам, ләкин үземне күбрәк яратам!» Пәйгамбәребез аңа шул вакыт әйтә: «Әй Гомәр, син мине үзеңнән дә артык ярата башлаганчы, синең иманың камил булмас!» Бу сүзләр Гомәргә нык тәэсир итә, һәм ул берникадәр вакыттан соң пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп әйтә: «Әй Аллаһның илчесе! Мин сине үземнән дә артык яратам!» Пәйгамбәребез шул чакта аңа: «Менә хәзер синең иманың камил», – дип җавап бирә. Үзенең иманы камил булуын теләмәгән берәр мөселман бар микән?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында сәхабәләрнең аңа булган мәхәббәте шулкадәр көчле булган ки, алар аның артыннан утка-суга керергә әзер булганнар, һәлак буласылары билгеле булса да, сугышка барганнар, Аллаһ илчесен үтерергә дип атылган сөңге-укларга үзләренең күкрәкләрен калкан итеп куйганнар. Ягъни алар камил иманга ия булганнар, шул сәбәпле Аллаһ тарафыннан Җәннәт белән бүләкләнгәннәр. Пәйгамбәр (с.г.в.) җитәкчелегендә алар зур эшләр башкарганнар, аның кушуы буенча чит илләргә күчеп китеп, һәртөрле авырлыкларга сабыр итеп, саф исламны дөнья халыкларына ирештергәннәр. Хәзерге мөэмин-мөселманнар исә, Аллаһ илчесен күрмәгән килеш аны яратучылар, ислам диненең бүгенге хәле өчен борчылып, пәйгамбәрле шул чорны сагыналар, Мөхәммәдне (с.г.в.) юксыналар. Һәм бу юксыну, бу сагыну берьяклы гына түгел: пәйгамбәребез (с.г.в.) дә 14 гасыр элек үк инде бүгенге мөселманнарны юксынган, сагынган! Әбү Һүрайра исемле сәхабә бу хакта болай дип сөйләгән: «Бервакыт Аллаһның илчесе зиратка килде һәм әйтте: «Иминлек булсын сезгә, иманлы зират әһелләре! Дөреслектә, Аллаһ теләсә, без дә шушында килеп сезгә кушылырбыз… Мин үземнең дин кардәшләремне күрә алсам иде». Шунда кешеләр аннан сорый башладылар: «Ә без сиңа кардәшләр түгелмени, әй Аллаһның илчесе?» Аларга җавап итеп ул әйтте: «Сез – минем сәхабәләрем, ә безнең дин кардәшләребез – шул кешеләр, алар әле бу дөньяга килмәделәр». Кешеләр тагын сорый башладылар: «Әй Аллаһның илчесе, өммәтеңнең әле бу дөньяга килмәгән әгъзаларын син ничек танырсың соң?» Ул әйтте: «Әйтегез әле миңа, әгәр кемнеңдер чем-кара төстәге атлары булса, алар арасында берсенең маңгаенда ак йолдызы һәм аякларында ак боҗралары булса, ул аны таныр идеме?» Кешеләр әйттеләр: «Әйе, әй Аллаһның илчесе». Шуннан соң пәйгамбәр әйтте: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә Хөкемгә килгәндә аларның маңгайларында ак йолдызлар, кулларында һәм аякларында ак боҗралар шикелле эзләр булыр, ул эзләр аларның тәнендә тәһарәт алганнан калган билгеләр булыр. Мин ул кешеләрне үземнең сулыгым янында көтеп торачакмын…»

Пәйгамбәребез сәхабәләргә, тәннәрендә ак йолдызлар һәм боҗралар нурлырак булсын өчен, күбрәк тәһарәт алырга киңәш иткән, үзе дә шулай эшләгән. Әнәс ибн Мәлик бу хакта болай дигән: «Гадәттә пәйгамбәр (с.г.в.) һәр намаз алдыннан тәһарәт ала иде. Ә без, кагыйдә буларак, тәһарәтебез бозылмаса, аны яңартмыйча гына намаз укый идек». (Бохари, 214).

Башка хәдисләрдән билгеле булганча, кешеләр каберләреннән бик тә сусаган халәттә кубарылачаклар һәм сусауларын басар өчен пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сулыгына омтылачаклар. Шуннан бер йотым су эчкән кеше бүтән бер дә сусамаячак. Бу сулык Кәүсәр дип атала, аны пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Аллаһ Тәгалә бүләк иткән, бу хакта Ул 108нче «Кәүсәр» сүрәсендә хәбәр итә: «Иннәәәә әгътайнәәкәл-кәүсәръ». («Дөреслектә, Без сиңа Кәүсәрне бирдек»).

Әбү Һүрайра сүзләренчә, пәйгамбәребез әлеге әңгәмәсен дәвам итеп әйтә: «…Кайбер кешеләрне, адашкан дөяләрне куып җибәргән шикелле, минем сулыгым яныннан куып җибәрәчәкләр. Ә мин аларны чакыра башлаячакмын: «Килегез монда!» Ләкин шулвакыт миңа әйтеләчәк: «Дөреслектә, алар синнән соң ислам динендәге күп нәрсәне алыштырдылар!» Һәм шунда мин әйтәчәкмен: «Китегез моннан, китегез!» (Мөслим, 131).

Димәк, Аллаһның саф динен бозган, андагы гыйбадәтләрне башка гамәлләргә алыштырган мөселманнарны Кыямәт көнендә әнә шундый җәза да көтә икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга ачулы булачак.

Аллаһ Раббыбыз безнең һәммәбезгә дә ислам дине гыйбадәтләрен пәйгамбәребез өйрәткәнчә үтәп, Коръән һәм аның сөннәте белән яшәргә, Кыямәт көнендә аның сулыгы янында очрашырга насыйп итсә иде.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии