Җәннәткә кемнәр керә?

Адәм балалары ике төргә бүленә: тәкъвалар һәм тәкъвасызлар, яки җәннәтлеләр һәм җәһәннәмлеләргә. Тәкъвалар – хисапсыз гына җәннәткә керүчеләр (риваять буенча 70 мең кеше) һәм, хисап дәфтәрләре уң якларыннан бирелеп, җиңел хисап алынып, җәһәннәмдә янмый гына җәннәткә керүчеләр. Әхмәтнең Айшәдән китергән хәдисе: «Мин Аллаһның илчесеннән (с.г.в.) җиңел хисап алынуның ничек булуы хакында сорадым. Ул әйтте: «Җиңел хисап бирүчеләрнең гамәл дәфтәрләрен карыйлар да, аннан барысын да сөртәләр. Ә кемнәрнең гамәл дәфтәрләрен шулук көнне тикшерәләр, алар – юкка чыгучылар». 84нче сүрә,7-8нче аятьләр: «7. Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән бирелгән кеше. 8. Тиздән ул кеше җиңел хисап ителер».

Тәкъва кешеләрне каян белеп була? Әхмәтнең Әбу Сәгыйтьтән китергән хәдисе: «Аллаһның илчесе (с.г.в.) әйтте: «Әгәр күрсәгез берсенең даими мәчеткә йөргәнен, шул вакытта аның иманлы булганына шаһитлык итегез. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Аллаһның мәчетләренә йөрүчеләр шулар: кемнәр Аллаһка һәм ахирәткә ышана».

Риваятьләр буенча гөнаһлы мөселманнар да бар. Гөнаһлы мөселманнар – алар намаз да укучылар, ураза да тотучылар, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында (анысын бер Аллаһ кына белә) бераз ниндидер гөнаһ та эшләүчеләр. Алар турында беркемнең дә төгәл җавап бирә алганы юк әле. Риваятьләр буенча, алар гөнаһлары кадәр (миллион еллар) җәһәннәмдә янганнан соң гына җәннәткә керүчеләр. Җәһәннәмне күз алдына китерә алган кеше, әлбәттә, анда бер секундка да керергә куркачак һәм анда керүне теләмәячәк. Адашучы һәм адаштыручылар, залимнәр һәм фасикълар сүзенә карап, кем дә булса, бераз янармын да, аннары чыгармын әле дип уйлап яки өметләнеп, Аллаһка буйсынмыйча, зур гөнаһлар эшләп йөри икән, белсен – ул бер юләр, тинтәк кеше! Анда акыл да, зиһен дә юк. Бәлки, кемнедер ниндидер изгелекләре аркасында җәһәннәмнән чыгарырлар да, сине ниндидер зур гөнаһларың аркасында мәңгегә җәһәннәмдә калдырырлар (кайда гарантия?).

Шуңа күрә акыллы кеше, әлбәттә, тәкъва мөселман булырга тырышачак. Хәдис: «Әгәр Адәм баласы бер мизгелгә генә булса да җәһәннәмне күрсә иде, ул шунда ук бер Аллаһка сәҗдәгә китәр иде дә, куркуыннан башка тормас иде. Аллаһы С.Т. әйткән: «Җәннәт фәкать тәкъвалар өчен генә яратылды. Ә тәкъвалар алар белүчеләр, галимнәр». Шуның өчен дә дини гыйлем алу һәрбер мөселман өчен фарыз гамәл. Һәр кеше үзе галим булыр өчен тырышырга тиеш.

Барыбызга да туры юлны табып, туры юлдан тайпылмыйча, бер Аллаһ С.Т.нең ризалыгын алып, тәкъва мөселманнар булып яшәп, җәннәтләргә дә керергә дә насыйп булса иде.

Наил СӨЛӘЙМАН,

Нурлат шәһәре

Комментарии