Коръән сабаклары – ике яшьтән үк

Коръән сабаклары – ике яшьтән үк

Габдулла Тукай бер шигырендә:

«Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән», – дип язган. Әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенүчеләр торган саен арта бара, дисәк – ялгыш булмас. Бүген мәчетләрдә актив рәвештә Коръән уку дәресләре булдырыла, теләге булган һәркем анда йөреп, дини белем туплый ала. Олылар үрнәгендә балалар да дин сабагына тартыла. Мәсәлән, Казанның «Гаилә» мәчетендә инде өченче ел рәттән балаларга Коръән дәресләре укытыла. Анда йөрүчеләр арасында хәтта дүрт яшьлек сабыйлар да бар.

«ДИННЕ УЕННАР АША ӨЙРӘНӘБЕЗ»

«Безнең дәресләр һәм, гомумән, дини тәрбия турында язуыгыз бик яхшы. Аның әһәмиятен халыкка ныграк сеңдерергә кирәк», – дип каршы алды безне кызларга Коръән сабаклары укытучы Әлфия ханым Яфарова. Үзе дә өч бала анасы буларак, тәрбия процессында диннең нинди урын тотуын яхшы белә ул. Тумышы белән Пензадан булган Әлфия ханым, мәчеттә укытудан тыш, инде җиденче елын Русия ислам институтында да укый икән.

Коръән сабаклары «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан оештырыла. Укуга дүрт-җиде яшьлек кыз балалар йөри. Дәрес кысаларында гарәп әлифбасын, сүрәләр ятлыйлар, укырга өйрәнәләр икән. «Дин турында берни белмәгән балалар да килә. Алар белән баштан башлыйбыз: ислам дине, Коръән, Пәйгамбәрләр турында сөйләшәбез, намазның нәрсә икәнен һәм аны ничек укырга кирәклеген өйрәнәбез, тәһарәт алуның әһәмиятен ачыклыйбыз», – ди Әлфия ханым.

Дәресләргә күбесенчә дини гаиләләрдән кыз балалар йөри икән. Алар үз теләкләре белән, әти-әниләреннән үрнәк алып килә. Мөгаллимә сүзләренә караганда, бүген 15 кыз дин сабагы ала.

«Дин серләрен аңлату авырмы? Иң кечкенә укучыгызга дүрт яшь, ул әле аңларга сәләтлеме соң?» – дип тә кызыксындык. «Материалны аңлату авыр түгел. Иң мөһиме – шушы дини белемнәр бала күңелендә саклансын. Ул әлегә аңламаска да мөмкин, тик белем сакланса, киләчәктә ул аның аңына барып җитәчәк. Укытканда төрле рәсемнәр, презентацияләр, уеннар кулланам. Аларның күбесен үзем ясыйм. Махсус рәсемнәр ярдәмендә кечкенәләр белән Аллаһның 99 исемен ятлыйбыз. Гарәп телендә кечкенәләр өчен махсус җырларны да балалар бик яраталар», – ди мөгаллимә.

Әлфия ханымның үз балалары да Коръән дәресләренә йөри икән. Укытучы моны аларның дингә мәхәббәтне тоеп, күреп үсүләре белән аңлата. «Балалар минем Коръән укуымны күреп үстеләр. Шуңа кечкенә вакытларында, көтмәгәндә, теге яки бу сүрәнең берәр сүзен әйтеп куялар иде. Минем ул вакытта сөенүләремне күрсәгез! Зурларныкы белән чагыштырганда балаларның хәтере уникаль. Алар «губка» кебек, һәр нәрсәне сеңдереп баралар. Балалар укыта башлагач, моны тагын бер аңладым: алар сине ишетмәгән кебек тоелса да, берничә минуттан шул сүзләрне килеп сөйлиләр», – ди ул. Киләчәктә балаларны ике яшьтән үк укытырга теләкләре бар: «Әни» сүзен әйткән икән, бала башка сүзләрне, шул исәптән сүрәләрне дә исендә калдыра ала!»

Әлфия ханым мәчеттә бушка эшли. «Ярдәм күрсәтсәләр, мин бик рәхмәтле, юк икән – хезмәтем барыбер юкка чыкмый, Аллаһы Тәгалә каршында кала бит», – ди ул.

КОРЪӘНМЕ, ДЗЮДОМЫ?

Малайларга Коръән сабакларын Сәид әфәнде Рахмаев укыта. Биредә укытудан тыш Сәид әфәнде дә Русия ислам институтында укый. Тумышы белән – Таҗикстаннан, Казанда өченче елын яши. Үзе дингә мәктәпне тәмамлагач килгән.

Сәид әфәнде төркеменә йөрүче малайларның барысы да дини гаиләләрдән түгел икән. Мәсәлән, гарәп телен өйрәнү өчен махсус килгәннәре дә бар. Малайларның уку программасы да кызларныкы кебек үк. Әлегә дәрескә барлыгы җиде малай йөри. Шуларның дүртесе – бертуган Гайнетдиновлар: иң олысы 5нче класста укый, ә иң кечкенәсенә биш яшь кенә. Шунысы кызык: иң олы Гайнетдиновның да исеме укытучысыныкы кебек – Сәид. «Монда башта әти алып килде. Аннары үзебезгә кызык була башлады. Хәзер ярыша-ярыша сүрәләр ятлыйбыз», – ди шәкерт Сәид. Коръән дәресләреннән соң Гайнетдиновлар дүртесе бергә «Гаилә» мәчете янында гына урнашкан спорт комплексына китә. Дзюдо түгәрәгенә! «Сезгә Коръән дәресләре кызыгракмы соң, әллә дзюдомы?» – дим. «Көн саен диярлек йөргәч, икесе дә кызык. Тик энеләрем кечкенәрәк булгач, аларга хәрәкәт күп кирәк. Алар дзюдога ашыга…» – ди олы Гайнетдинов.

Сәид әфәнде, балалар белән эшләү бик рәхәт, ди. Кызыклы хәлләр дә еш була икән. Шушы көннәрдә генә дәрескә йөрүче бер малайның әтисе килеп, өйдә булган бер хәлне сөйләгән: бу кеше улына гел: «Сүрәләрне өйрән, аларны яхшы бел, Сәид абыең сүз әйтерлек булмасын!» – дип кабатлап торган. Әйткән саен малай күбрәк укыган, ятларга тырышкан. Әмма әтисе тагын бер әйткәч, түзмәгән: «Минем урынга җәннәткә керәсең киләме соң синең? Үзең укы, әти!» – дип җавап биргән.

БАЛАГА ДИНИ ДӘРЕС КИРӘКМЕ?

2012нче елдан Русия мәктәпләрендә 4нче класс укучылары өчен «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» дигән яңа дәрес укытыла башлаган иде. Ул вакытта Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы түрәләре, 9-10 яшь – бала белән «җан» турында сөйләшә башлау өчен иң кулай вакыт, дип белдерделәр. 2014нче елда министрлык бу дәресне 10нчы класска кадәр укытырга кирәк дип белдерде. Әмма бу барып чыкмады, «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» дәресе мәктәпләрдә һаман 4нче классларда гына укытыла.

Әлеге дәрес программага кертелгән генә вакытта төрле фикер белдерүче ата-аналар булды. Алар арасында: «Мәктәптә дин сабагы укыту кирәкме икән соң?» – дип сорау куючылар да байтак иде. Ә менә имамнар әйтүенчә, мәктәптә дин укыту кирәк. Апас районы Каратун икмәк кабул итү бистәсенең «Нәҗип» мәчете имам-хатыйбы Гильфан хәзрәт Гыймадиев та шушы ук фикерне кабатлады. Чөнки бөтен бала да мәчеткә йөрми бит. «Мөселман булган һәр ата-ана үз баласын ислам дине тәрбиясе нигезендә үстерергә тиеш. Безгә Аллаһ Тәгаләнең барлыгына инанырга, Пәйгамбәребезнең аның илчесе икәнен танырга кирәк. Һәм боларның барысына да балачактан ук юл салынса яхшы», – ди ул. «Балаларга дини белемне өйрәнү авыр дип уйламыйсызмы?» – дигән сорауга хәзрәт: «Юк, балаларның хәтере, аңлау сәләте зурларныкыннан көчлерәк. Телевизордан һәрвакыт күреп торабыз: кечкенә балалар әллә нинди һөнәрләре белән шаккаттыра. Яшьтән өйрәтмәгәч, без аларны тагын кайчан өйрәтербез соң?» – дип җавап бирде. «Нәҗип» мәчетендә бүген бернинди дәрес тә үткәрелми икән. Өч ел элек булган, тик йөрүче кеше күренмәгәч, дәресне туктатканнар.

Актаныш районы мөхтәсибе, «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин да баланы дини тәрбиядә үстерүне хуп күрә. «Мәгънәсен аңламаса да, баланы гарәпчә хәреф танырга, укырга өйрәтергә кирәк. Киләчәктә аңа динне аңлау җиңел булачак», – ди ул. Район үзәгендә һәм Актаныш авылларында теләгән һәркем өчен дини дәресләр үткәрелә. Көн саен өйлә намазыннан соң 4-5нче класс укучылары мәчеткә килә, каникул вакытларында балалар өчен дини лагерьлар оештырыла, ястү намазыннан соң ир-атлар өчен Коръән дәресләре уза икән. Сентябрьдә генә ачылган «Гамбәрия» мәчетендә мөслимәләр өчен дәресләр бара. «Район халкы бу мәчетебезне яратып өлгерде. Якын арада тагын ике мәчет ачылачак», – дип, сөенече белән дә уртаклашты Руслан хәзрәт.

Мәсьәләгә дин белгечләре тарафыннан гына караш булмасын, дип, дөньяви өлкә вәкиле белән дә сөйләштек. Танылган психолог Ләлә Бәһрамшина әйтүенчә, кечкенә баланың дин дәресләренә йөрүендә бернинди куркыныч та юк. «Мин үзем дә кызымны дини түгәрәккә йөрттем. Бала бит дин дәресләренә үзенә төгәл бер динне сайлар өчен түгел, ә белем туплар өчен бара. Ничек кенә булмасын, һәрбер дин бары тик яхшылыкка гына өнди. Өстәмә йөкләмә булмыймы, дип борчылырга да кирәкми. Бала кечкенәдән тырышып, эшләп үсәргә тиеш. Әле ул дәресләрдә күпме яңа дуслар табыла. Мәчеттә табылган дуслар акыллы, саф күңелле була», – дип аңлатты ул.

Илгиз ШӘКҮРОВ

Комментарии