Аллаһы безне фәнни гыйлемгә чакыра

безгә – Үзенең колларына биргән олы бүләге – Коръәни Кәримдә дөрес яшәү рәвешен генә өйрәтеп калмый, ә кешене белем алырга, уйланып фикер йөртергә өйрәнергә чакыра һәм төрле фәннәрнең нигезен тәшкил итәрдәй фикерләр тупланган аятьләр белән безгә теге яки бу фәнне үзләштерүдә җиңеллек тудыра, этәргеч ясый.

«Шик юк, күкләрнең, Җирнең яралтылуында, көн белән төн алмашуында, диңгезләрдә кешеләрнең йөкләрен төяп көймәләрнең йөзүендә, күктән иңеп үлгән туфракны җанландыручы яңгырда, Җир өстендә һәртөрле җан иясен булдыруда, Җир белән Күк арасында Аллаһының әмеренә буйсынып йөрүче болытларда һәм җилләрдә фикер йөртә белүчеләр өчен Аллаһының барлыгына дәлилләр бар». (2:164)

Менә шушы бер аятьтә генә дә астрономия, физика, биология, геология һәм метереология фәннәренең нигезен хасил кылган фикерләр ята.

Газиз мөселман кардәшләрем! Әйдәгез шушы аятьнең астрономия фәненә кагылышлы өлешен аерып алып, фикер йөртеп карыйк әле. Күкләрнең җиде кат итеп төзелүенә тукталып тормыйча, җирнең яралтылуына һәм көн белән төннең алмашынуына игътибар итик. Белгәнебезчә, җир кояш тирәли хәрәкәт итә һәм үз күчәрендә әйләнә. Көн белән төннең чиратлашып килүенә җирнең үз күчәрендә әйләнүе сәбәпче дә инде. «Моның шулай икәнен һәркем белә, җирнең кояшка караган ягында көн, икенче ягында төн була инде», – дияр кемдер. Алай тиз генә йомгаклап куярга ашыкмагыз, әйдәгез башта төптәнрәк уйлап карыйк. Әгәр җир үз күчәрендә әйләнгән хәлдә (әлбәттә, җирнең көпчәк күчәре кебек күчәре юк, бу шартлы төшенчә), аның күчәре кояшка төбәлгән булса, ягъни җирнең күчәре үзенең орбита яссылыгы белән тәңгәл килсә (параллель булса), әйтик, төньяк полюсы белән кояшка карап торса, җирнең бер ярымшарында – мәңгелек көн, икенчесендә мәңгелек төн булыр иде. Димәк, көн белән төн алмашынсын өчен җирнең үз күчәрендә әйләнүе генә җитми, әле ул күчәр белән орбита яссылыгы арасында төгәл бер почмак хасил булу шарт. Әйтик, бу почмак турыпочмак (90 градус) булса, ягъни җирнең күчәре орбита яссылыгына аркылы (перпендикуляр) булса, көн белән төн алмашынып торачак, әмма җир шарының һәр ноктасында көн белән төн һәрвакыт тигез – 12 шәр сәгать булыр иде. Аллаһы Тәгаләнең: «…көн белән төн алмашынуында…» дигән кәлимәсендә тәүлектәге көн белән төн турында гына түгел, ә ел әйләнәсендә көн кыскарып төннең озынаюы һәм төн кыскарып көннең озынаюы турында да сүз бара. Көн белән төннең озынлыклары үзгәреп торуына җирнең күчәре белән орбита яссылыгы арасындагы почмак сәбәпче. Белгәнебезчә, ул почмак 66,5 градуска тигез. Өстә әйткәнебезчә, әгәр бу почмак 90 градуслы булса, ел фасыллары да алышынмас иде һәм без яз, җәй, көз, кыш көннәрен күрүдән мәхрүм булыр идек. Җирнең шулай үз орбитасында авышып хәрәкәт итүе безгә матур ел фасылларын бүләк итә. Әмма елның фасыллары алмашынсын һәм көн белән төннең озынлыклары үзгәреп торсын өчен җирнең үз күчәрендә әйләнүе һәм кояш тирәли хәрәкәт итүе генә җитми әле. Моның өчен җир күчәренең үзенең дә урта ноктасына карата көньяк һәм төньяк полюсларның бер-берсенә каршы юнәлештә елына бер тапкыр әйләнеп чыгулары мәҗбүри. Әгәр җир күчәренең бу хәрәкәтен схематик рәвештә күз алдына китерсәк, ул схема ком сәгатен хәтерләтер иде. Икенче төрле әйткәндә, төньяк полюсның әле кояшка таба авышып, кояшка «сыртын» куеп хәрәкәт итүе генә ел фасылларының алмашынуына һәм көн белән төннең озынлыклары үзгәрүгә китерә. Шуның өчен төньяк полюста поляр көн булганда, көньяк полюста поляр төн була һәм киресенчә.

Без сезнең белән көн һәм төн турында гына фикер йөртеп тә, җир шарында тереклек яшәрлек шартлар булсын өчен бары тик Акыл Иясе һәм чиксез Кодрәт Иясе генә барлыкка китерә ала торган күренешләргә юлыктык, ягъни Җир шарының Кояшка карата төгәл бер ераклыкта, төгәл бер авышлыкта берьюлы 3 төрле хәрәкәттә булуы үзеннән-үзе генә килеп чыга алмавына төшендек. Бөек Акыл Иясе, чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы Тәгалә безне бертуктаусыз уйланырга, фикер йөртергә, фән гыйлеме белән ислами кануннарны өйрәнеп, дөньядагы башка җан ияләреннән аермалы буларак КЕШЕгә генә бирелгән акыл нигъмәтен югалтмыйча, хайван дәрәҗәсенә төшмичә яшәргә чакыра.

«Күкләрнең һәм Җирнең яралтылышында, төн белән көннең чиратлашуында акылы сәламәт кешеләр өчен гыйбрәт бирүче ачык дәлилләр бар. Һәм алар аяк өсте торып та, утырып та, яткан килеш тә Аллаһыны зикер итәрләр, күкләрнең һәм Җирнең яралтылышы хакында фикер йөртеп әйтерләр: Раббыбыз! Син боларны тикмәгә генә яралтмадың, Сине мактыйбыз, безне Җәһәннәм утыннан коткар!» (3: 190-191)

Рәсим ХӘБИБУЛЛААллаһы безне фәнни гыйлемгә чакыра, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии