Яулыктамыни хикмәт

Казан шәһәрендә яшәүче туганыбызның биш яшьлек оныгы «Мәрҗани» мәчетенә йөреп милләтебезнең гореф-гадәтләрен, догаларын өйрәнде. Ара ераграк булгач, быел икенче – якынрак балалар клубына күчте. Сеңлесе белән икесе дини тәрбия алырга шушы клубка йөри башладылар. Балалар ике-өч айдан соң кинәт кенә үзгәрделәр, аяк терәп: «Бармыйбыз!» – дип киреләнеп елый башладылар. Сораштыра торгач, күп кенә аңлашылмаучанлыклар ачылды. Бактың исә, укытучы: «Яңа ел юк, Кыш бабай юк, бу уенчыклар белән уйнау сезгә хәрам, гөнаһ», – дигән икән. Ничә ел буе Яңа ел бәйрәмен көтеп алган балаларда бу тискәре уй-фикер тудырган, күрәмсең. «Балаларга, болай итмәгез, тегеләй итмәгез, болай итсәң – гөнаһ, дип кисәтеп кенә тора. Арттан кыеклап кына япкан яулыклы, яулыксыз әниләргә дә бөтенләй башка караш», – ди туганым. Хәзерге балалар да бик үткен шул, тәрбиячеләренә «Иншалла» дип кушамат такканнар.

Чынлап та, бер җөмләдә биш-алты тапкыр «Иншалла» төшенчәсен кушып сөйләшә. Ике-өч минутлык сөйләмдә 20-30 тапкыр «Иншалла» белән «Әлхәмделиллә»сен кабатлады. Дөрес, безне дә әти-әни: «Телегездән «Әлхәмделиллә»не төшермәгез!» – дип өйрәтте. Ә тиешле-тиешсез урында бу сүзләрне кабатлап торырга димәгән бит инде биш-алты яшьлек балаларга. Алардан да шулай таләп итә, ди.

Тәрбиячене дә аңларга була. Фужерлар күтәреп билгеләп үтүле Яңа елны оныттырырга, балаларны начар сүгенү сүзләреннән тыю теләге белән шушы сүзләрне еш әйттерергә телидер. Тирәнрәк уйлап карасак, бу рәвешле диннән биздерәбез генә түгелме? Матур гына йөргән, инде күп кенә догалар өйрәнә башлаган балаларның күңелләре сүрелде. Миңа калса, атның дилбегәсеннән генә тоталар. Балага динне, гореф-гадәтләребезне уеннар, кызыклы күренешләр аша өйрәтергә кирәк.

Без җиде бала үстек. Мәктәпкә кергәнче үк, әби-бабай намаз уку тәртибен өйрәтте, күп кенә догаларны ятлатты. Бабай: «Берәр кечерәк сүрә өйрәнсәң – 10 тиен, ә зуррагын өйрәнсәң, 20 тиен акча бирәм», – дип әйтә иде. Мәктәп буфетында бу 10 тиенгә күпме тәм-том тигәнен шул чор балалары яхшы аңлыйдыр. Көчләп тә, әрләп тә, гөнаһ була, дип тә куркытып өйрәтмәделәр.

Безне дә әти-әни: «Берәр матур әйбер күрсәң, «Сөбханаллаһ» дип әйт, кызым, «Аллага шөкер» дип шөкрана кыл, «Әлхәмделилләһ» дип сөен», – дип өйрәтте. Ул сүзләрне тиешле-тиешсез урында хәзерге «современный» абыстайлар бик еш кабатлыйлар. Мәҗлесләргә барсаң, тотыналар: «Болай эшләргә ярамый», «Тегеләй укырга ярамый». Нинди генә көлке ишетеп кайтмыйсың. Элегрәк түзә алмыйча дәшә идем. Хәзер авызымны ерам да, сөйләгәннәрен тыңлап, башымны җүләргә салып утырам.

Яңа ел көнне без колхоз һәм мәктәп биргән бүләкләрне түземсезлек белән көтеп, аннары бергәләшеп, шул бүләкләр белән чәй эчә идек. Яңа ел төнендә сәгать уникеләрдә әни: «Кызым, ике рәкәгать Яңа ел намазын укы, барлык теләкләрең кабул булыр», – дип әйтә торган иде. Язмамдагы тәрбияче дә Яңа ел көнне күчтәнәчләр белән чәй эчертеп, уенчыклар белән уйнатып, шигьри бәйрәм кебек кичә үткәрсә, дога сүрәләре укытып, бәйрәмнәр турында тормышчан хәдисләр укыса, балаларның күңелләрендә якты истәлек булып калыр иде. Хәзерге балаларны безнең кебек 10 тиенгә алдалап та, гөнаһ дип тә куркытып булмый, аларның күңелләренә башкача үтеп керә белергә кирәк. Үсә төшкәч, кайсы бәйрәм яраганын, кайсысы ярамаганын үзләре яхшы аңларлар.

Куркыту юлы белән балаларны, гомумән, олыларны да диннән биздерәләр генә кебек. Нәрсәгә генә тотынсаң да, менә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вәссәллам) болай эшләгән, тегеләй эшләгән, алай ярамый, диләр. Ә ник соң шул күп белгән акыллы кешеләр машиналарга утырып җилдерәләр? Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында машиналар да булмаган. Әнә дөягә йә булмаса атка атланып чапсыннар. Бу уйдырмалары белән динебезне авырайталар, яшьләрне биздерәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер-береңә өч көннән артык ачу сакламаска кушкан. Кайбер муллаларның, абыстайларның туганнарына, дусларына еллар буе ачу саклаганын, бер-берсе белән көрәшүләрен, акча байлык, дип кеше рәнҗетүләрен күрсәң, чәчләрең үрә баса.

Бервакыт мәҗлестә ике ханым хаҗга барулары турында мактанышып карадылар да инде. Шунда бер әби хаҗ турында ниндидер сорау биргән иде. «Үзеңә дә барырга кирәк», – дип әйтеп куймасынмы шул ханымнарның берсе. Мескен әбекәй агарынды, кызарды.

Шушы ак яулыклы заманча абыстайларның ак яулыкларын салдырып башта эчләрен чистартырга, калебләрен иманга китерәсе иде. Аннары гына яулыкларын матур итеп, әбиләребез, әниләребез япканча яптырасы иде. Әгәр дә яулыкта гына булса хикмәт…

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА,

Лаеш районы

Яулыктамыни хикмәт, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии