Бүре кыйссасы

Бүре кыйссасы

Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Нинди урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, хәтта күкләргә ашкан бик таза төзелгән бина эчендә булсагыз да», – ди (4:78). Гомумән бик күп аятьләрдә Аллаһы безне кисәтеп, билгеләнгән вакыт эчендә әҗәл киләчәген аңлата. Менә Аллаһы Тәгаләнең әйткән Сүзе һәрвакыт үтәләчәге хакында бәян ителгән бер гыйбрәтле кыйсса китерәсем килә. Бу кыйссаны олуг дин галимебез һәм татар халкының бөек шагыйре, Казан ханлыгы чорында яшәп халкына хезмәт иткән Мөхәммәдъяр үзенең «Төхфәи мәрдан» («Егетләргә бүләк») исемле поэмасында яза. Әлбәттә, поэма шигъри калыпта, әмма укучыларга аңлаешлы булсын өчен, эчтәлеген хикәяләп бәян итәргә булдым.

Бик атаклы падишаһ беркөнне үзенең тән сакчылары белән төнге шәһәрдә йөрергә чыга. Шулай иркенләп һава сулап йөргәндә ерак түгел бер йортта ут күрә. Шаһ кызыксынып, йорт эченә уза, анда бик зур туй бара. Бер читтә йорт хуҗасының бик чибәр, бик сылу үсмер кызын күрә. Әмма шул кыз янында ике кеше нәрсәдер язып утыралар. Бу кешеләр шаһның күзенә бер күренәләр, бер юкка чыгалар. Шаһ куркуга кала, болар бик шикле адәмнәр, дип, яннарына килеп сорый: «Әйтегезче Аллаһ хакы өчен, сезне кемнәр дип аңларга?» Алар: «Без – Аллаһының әмерен язучылар, шушы өй хуҗасының кызын ундүрт яшендә бүре ашаячак», – диделәр. Шаһ, бик каты хәсрәтләнеп, шушындый чибәр һәм гүзәл кызны бүредән ашатмыйсы иде, дип уйга кала.

Шаһ, әти-әниләренә зур мал биреп, кызны үзенә кыз итеп алып кайта. Ул аны үз баласы кебек бик нык ярата, сый-хөрмәттә генә яшәтә. Әмма аны бүре ашарга тиешлеге күңеленә тынгы бирми. Ул үзенең ханлыгында булган барлык осталарны чакыртып, бик матур бер сарай салдыра. Нигезләрен җирне тирән итеп казытып, бик ныклы тимер һәм ташлар белән ныгыттыра. Диварларда бер дә тәрәзә ясатмый, эченә бик күп шәмнәр куйдырта. Диварның эчке яклары энҗе-мәрҗән белән бизәлә. Бу сарайның эчендәге бүлмәләргә бик күп ризык һәм су, бал-шикәр китертә. Инде барысын да хәстәрләп бетергәч, кызны шушында китереп: «Кызым, сине ундүрт яшеңдә бүре ашарга тиеш иде, диделәр, син шушында бер ел торырсың, монда бүре керә алмас. Исән калсаң, мин сиңа күп байлык һәм тәхет бирермен, бәхетле булырсың», – дип аңлата. Кыз риза булып, шушы сарай эченә кереп урнаша. Сарайның тимер ишеген бик ныклы йозаклар һәм ташлар белән ныгытып бикләп куялар. Бераз вакыт узгач, шаһ, кызга ямансу булмасын өчен, бер гади генә кызны хезмәтче итеп тә, иптәш тә булсын, дип, аның янында торырга китерә. Ике яшь кыз бала бергә уйныйлар, җырлыйлар, бәетләр әйтешәләр, ашыйлар, эчәләр.

Көн арты көн узып, бер ел үтеп китә. Бер көнне иптәш кызы шаһ кызыннан: «Нигә сине шаһ үз сараеннан аерып, монда бикләп куйды, берәр ярамаган эш кылдыңмы әллә?» – дип сорап куя. Кыз, серне чишеп, үзенә ундүрт яшь тулгач, бүре ашарга тиешлеген һәм, бүредән яшереп, шушы сарайга урнаштырганын әйтеп сала. Теге хезмәтче иптәш кызы, көнчелегеннән дога кылып: «Йа Раббым, мине бүре итсәң иде», – дип, Аллаһыдан сорый. Аллаһы кызның догасын кабул итә һәм кызны бүрегә әверелдерә. Бүре шаһ кызын ашый, кыздан сөякләр генә кала.

Шаһ та, кызга ундүрт яшь тулып узды инде, дип, кызны сарайдан чыгарырга килә. Шаһның кызын күрергә халык җыела. Ишекне ачып җибәрсәләр, анда шаһ кызының сөякләре һәм бүре генә була. Килгән халык бүредән куркып качып бетә.

Шаһ, бүрене күргәч, үзенең ялгышлыгын аңлап тизрәк Аллаһыдан ярлыкау сорап сәҗдәгә төшә:

«Яратылмыш барча дәүләт, барча халык Синеке,

Кемгә бирсәң шәфкатең вә рәхмәтең – Синеке.

Син белмәс дип хаталы вә гөнаһлы эш эшләдем,

Тәүбә иттем инде менә, яманлыкны ташладым.

Син кичерә күр зинһар, йә Илаһым әүвәлин,

Син ярлыкагыл зинһар, йә Илаһым ахирин».

Мөхтәрәм мөселман туганнарым, кайберәүләр: «Язучы әллә ниләр яза инде ул», – дип әйтер. Әйдәгез, пәйгамбәрләр тарихына күз салыйк әле. Мисыр фиргавене төш күрә. Төш юраучылар аңа бәни Исраил кавеменнән булган бер малай үсеп җитеп, аны тәхетеннән бәреп төшерәчәген әйтәләр. Бу фиргавен шуннан соң бәни Исраил кавемендә туган һәрбер ир баланы үтертеп бара. Әмма, Аллаһының рәхмәте белән, бәни Исраил кавеменнән туган һәм фиргавеннең суда батып үлүенә сәбәпче булган Муса (г.с.)не фиргавен үзе тәрбияләп үстергәнен хәтерли торгансыздыр.

Әгәр үзебезнең бүгенге тормышыбызга әйләнеп кайтып уйлансак, шундый ук хәлне күрмибезме? Берәр якыныбыз чирләп яшьли үлеп китсә, «Менә табиблар гына карамады, ул яши иде әле», – дип, Аллаһы Раббыбызны узып сөйләшмибезме? Әлбәттә, кеше авырып китсә, дәваланмыйча гына, «гомере бетмәгән булса, терелер әле», дип кул кушырып утырырга ярамый, чарасын күрергә кирәк, әмма күргән чараның нәтиҗәсен Раббыбыз Аллаһы биргәнен дә онытмаска кирәк.

Берәр төрле каза килсә, «Шунда бармаган булсам, бу казаны күрмәгән булыр идем», – дип үкенеп сөйләшмибезме? Барыбыз да шулай сөйләшәбез, чөнки безне дөнья артыннан куган чакта Иблис мәлгунь Аллаһының безгә әйткән сүзләрен оныттырып җибәрә, һәм мәңгелеккә килгән кебек, бер-беребезне этә-төртә дөнья куабыз. Югыйсә: «Әгәр Аллаһы кешеләрне кылган гөнаһлары өчен дөньяда газап кыла торган булса, җир өстендә берсен дә калдырмыйча һәлак итәр иде. Ләкин һәлак итмичә, билгеләнгән вакытка чаклы кичектерә. Билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга калмас вә бер сәгать алдан газап ителмәсләр»(16:61), – дип, безне кисәтеп тора.

Безнең милләтебездән булган ислам галимнәре дә, халкыбызны Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп яшәргә чакырып менә шундый гыйбрәтле кыйссалар да, төрле үгет-нәсыйхәтләр дә, зур-зур хезмәтләр дә язып калдырганнар. Безгә тик үзебезнең галимнәребезне укып, Аллаһы Тәгаләнең туры юлына кайтып, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хакыйкый өммәтеннән булып яшәргә тырышлык кына куярга кала.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии