Болгар икенче «Мәккә»гә әйләнмәсен дисәк…

Болгар икенче «Мәккә»гә әйләнмәсен дисәк…

Коръән кабул итүне искә алу уңаеннан Болгарда ел да үткәрелә торган җыенга бару моңарчы насыйп булмаган иде. Быел, ниһаять, теләгемә ирештем, ничәмә-ничә тапкырлар макталган вә тәнкыйть утына тотылган чараны үз күзләрем белән күрдем. Минем белән бергә барган дустым, автобустан төшүгә: «У-у-у, чираттагы Сабан туе икән бу», – дип әйтеп куйган иде. Хәлләр без уйлаганнан да хәтәррәк булып чыкты.

Сүз дә юк, җыенның максаты изге. Тик аның асылын аңлап бетермәүчеләр байтак икән әле – быелгы җыенда шуңа инандым. Озын рәтләр булып тезелеп киткән кибетләрне, кая килеп эләккәннәрен дә аңлап бетермәгән кешеләрне тасвирлап тормыйм, аларына башка юлы әйләнеп кайтылыр. Менә кая килгәнен белеп тә, шәригать кануннарына каршы килә торган гамәлләр кылучыларның күплеге аеруча эчне пошырды.

Әллә миңа гына шулай тоелды, әллә дөресе шул – Болгар ташларын изгеләштермәү, алар тирәли әйләнеп йөрүнең бидгать булуы хакында шактый сөйләнелде кебек. Тик, ни кызганыч, Болгар ташларын сыпыра-сыпыра әйләнүчеләр бу юлы да күп булды. Бер ападан: «Ни өчен шулай эшләдегез?» – дип сорадым. «Халык әйләнгәч, мин дә әйләнгән идем дә, менә бер абыстай, болай эшләргә ярамый, дип китте бит әле», – ди бу. «Нәрсәгә әйләнгәнегезне белеп әйләнгәнсездер бит?» – дим, гаҗәпләнә башлап. «Болай инде, кешегә ияреп», – дигәннән ары җавап алып булмады. Аптыраудан җилкә сикертеп, таш яныннан китеп барганда, апаның: «Ә нәрсәгә әйләнергә кирәк иде соң аны?» – дигән соравы һавада эленеп калды.

Төньяк төрбәне дә «әйләнүчеләр» үз итә икән. Төрбә буенча тезеп куелган кабер ташларына орына-орына, нидер кабатлый-кабатлый йөриләр. Һәр кабер ташына тимер акча – сәдака калдыру да бар. Олылар да, яшьләр дә, хатыннар да, ирләр дә, биш-алты яшьтәге балалар да башкара бу гамәлне. Төрбә уртасына басып, биш минут тирәсе әлеге күренешне күзәтә торгач, башым әйләнә башлады. Секта диярсең, мин сиңа әйтим. Әле сектантлар үзләренең максат-бурычларын, гамәлләренең нәрсәгә китерәсен белеп сөйлиләр. Ә Болгардагы «әйләнүчеләр» анысын да төгәл генә әйтә алмый. Бөтен кабер ташларына тотынып чыгып, кем әйтмешли, Болгарга килгән миссиясенең бер өлешен үтәгән бер апага әлеге дә баягы соравымны бирдем: «Ни өчен болай әйләнеп йөрисез?» Апа миңа айдан төшкән кеше кебек карады да: «Шулай кирәк чөнки», – диде. Үз туксаным туксан: «Кем әйтте? Нинди догалар укыйсыз болай эшләгәндә?» – дим. «Бөтен кеше шулай эшли. Белгән бар догамны укыйм», – диде дә апа юлын дәвам итте. Икенче бер апаны туктатып: «Болай эшләү мәҗбүриме?» – дип сорадым. «Юк, матурым, дөрес эшләми алар әйләнеп», – ди апа. Алай дип уйлаучылар да бар икән әле монда! Шулай дип уйлап та бетермәдем, апа: «Мин әйләнмәдем, һәр кабер ташы янында сәдака гына калдырдым», – дип өстәп куйды. «Нүжәли», – дип әйтелә башлаган җөмләм тел очында эленеп калды.

Ниндидер магниты бар диярсең – юллар гел теге «әйләнүчеләр» ярата торган таш янына илтте. Бер килүемдә халык өере белән ташка орына-орына әйләнеп йөри, безнең милләттән булмаган өч-дүрт мөселман егете халыкка моның бидгать булуын аңлатырга тырыша иде. Теләсәң-теләмәсәң дә, шундый чагыштыру күз алдына килә: күзе-башы тонган бер көтү халыкка ниндидер яшь егетләр нәрсәдер төшендермәкче була. Шундыйларның берсе Сарманнан килгән Раил Фәттахов исемле егет булып чыкты. «Кызык та, кызганыч та күренеш бу. Мондый хәлне беренче тапкыр күрәм. Кешеләр, үзләре дә аңламыйча, ниндидер ташка табыналар, аннан бәхет, сәламәтлек сорыйлар», – дип сөйләде ул, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.

– Сез бит аңлатырга тырышасыз, ни өчен сезне тыңламыйлар икән?

– Без барыбыз да сакаллы бит, шуңадыр. Ваһһабитлар дип тә атадылар инде үзебезне.

Аңлату эшләре белән мәшгуль булган икенче егет янына бардым. «Лә илләһә илләАллаһу» дигән сүз «Аллаһтан башка бүтән Илаһ юк» дигәнне аңлата. Ә кешеләр шуны аңламый. Алар бу ташка дога кылалар, сәдака бирәләр икән, димәк, анда икенче Аллаһны күрәләр. Мәҗүсиләр кебек потка табыну була бит инде бу. Менә карагыз бу акчаларга (аяк астында аунап яткан сәдака акчасына күрсәтә. – Авт.). Кем ала инде аны җирдән? Сәдаканы мохтаҗларга бирәләр, ташка түгел», – ди исемен әйтергә теләмәгән егет. «Ярамый», «гөнаһ», «ширек» дип торган егетләргә бер апа «очып кунды»:

– Сез нәрсә монда антипропаганда алып барасыз әле? Нәрсә телим, шуны эшлим! Мужыт сез ваһһабиттыр, ник мин сезгә ышаныйм?

– Апа, сез намаз укыгыз, дога кылыгыз, Аллаһ кабул итәр.

Апага ярдәмгә бер ир-ат та килде. Күренеп тора: гыйлемле бу. Тик белеме генә дин әһелләре аңлата торганга капма-каршы:

– Ник комачаулыйсыз сез кешеләргә? Телиләр икән – әйләнсеннәр. Намаз укый белмәүчеләр нишләргә тиеш, алар шушылай итеп Аллаһ ризалыгын ала.

– Гөнаһ бит бу, абый…

– Нишләп гөнаһ булсын?! Алар шулай итеп Аллаһка якыная. Сез нинди милләттән, егетләр?

Егетләрнең: «Мөселман без», – дигән җавабы канәгатьләндермәде абзыйны, сорашуын дәвам итте. Безнең милләттән булмаган егетләрне ул да «ваһһабит» дип тамгалады булса кирәк. Абыйның сүзе үтемлерәк булды: «әйләнүчеләр» арта торды. Саулык, байлык, бәхет, бәрәкәт теләп шактый кул орынды ул көнне ташка.

«Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәевкә дә сорау белән мөрәҗәгать иттем. «Әйләнүчеләр»нең максат-ниятләренә дин күзлегеннән аңлатма ишетергә теләдем. «Изгелек эшлим, Ходай Тәгаләнең ризалыгын алыйм әле, дип, кайвакытта без менә шундый кирәкмәгән гамәлләр дә башкарабыз. Болгарда гына түгел, тагын бер районда шундый хәл белән очрашканым бар. Бер изге кешенең каберен халык башта зиярәт кыла торган булган. Бераздан соң, юк, болай гына булмый, әйдә әле без аны кочаклыйк, үбик, дип, берәүне җибәрәләр, шуннан аңа барысы да иярә. Безнең халык шундый инде: наданрак әби-бабайларның сүзенә ышанып, ташны әйләнә башлыйлар, автомат рәвештә фикер йөртәләр. Тыелган гамәл, әлбәттә, шәригать буенча болай эшләргә ярамый. Без әйләнергә тиешле таш бер – Кәгъбәтулла ташы. Бәлки, кешеләр потка табынабыз, дип табынмый да торгандыр. Үземнең имамнар өчен җавап бирәм, башка дин әһелләре өчен әйтә алмыйм. Казан мөхтәсибәте имамнары җомга вәгазьләрендә дә сөйләп тора, Болгарда нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый икәнен җыен алдыннан да аңлаттык», – дип сөйләде хәзрәт.

Таш янында «ярамый» дип басып торган берничә егетнең сүзенә караганда, танылган дин әһелләренең аңлатуы үтемлерәк, билгеле. Җыенны ачып җибәргәндә әйтелгән матур сүзләргә өстәп, ник «ярый-ярамый»ны да бераз аңлатып алмаска ди? Ташка төкереп үк китеп бармасалар да, «әйләнүчеләр» саны кимер иде. Югыйсә Рамил хәзрәт әйтмешли, кыен хәлдә калуыбыз бар. Ә хәзрәтнең фаразлары уйландырырлык: «Бу эшне туктатмасак, көннәрдән бер көнне берәү: «Моны әйләнү генә җитмәс, башыбызны иеп, сәҗдә кыла башлыйк», – дип әйтергә һәм автомат рәвештә бөтенләй зур гөнаһка, ширеккә кереп китәргә мөмкин».

Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии